Әниемә
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Габдулхакова

Аделя

Наиловна
7 класс МБОУ «Мамаширская средняя школа” Кукморского района Республики Татарстан Сафиуллина Нурзида Шайдулловна Стих к празднику

Әниемә

Мин тугачтын әнкәй сөенгәндер,

Яраткандыр зәңгәр күзләрем.

Кайчан сөйләшер дип көткәндер ул,

Минем әйткән тәүге сүзләрем.

Кайчан гына тәпи китәр диеп,

Көткәнсеңдер, газиз әнием.

Бишекләргә салып тирбәткәндер,

Йокла инде, дип , бәбием.

Төн йокламый мине баккандыр ул,

Авырыплар яткан чагымда.

Синең мине ничек яратуың,

Йөзләреңдә, әнкәй, чагыла.

Миңа авыр чакта борчыласың,

Юатасың, табып сүзләрен.

Синекедәй юктыр ла ул, әни,

Бик ягымлы синең күзләрең.

Мин шатлансам, син дә шатланасың,

Сабый бала кебек куанып.

Ятимлекләр бирмә берүк ,аллам,

Яши алсак иде юанып.

Әнием, бәгърем, миңа син бик кирәк,

Яратамын сине өзелеп.

Көз көннәре авыр була миңа,

Кыр казлары китсә тезелеп.

Кыз гомере- каз гомере, диләр,

Без дә шулай чыгып китәрбез.

Сагыныплар алсак, әнкәй, сезне,

Ә дигәнче кайтып җитәрбез.

Әти белән берүк тигез булып,

Яшәгез сез бергә-бергә.

Сезнең бәхеткә кушылып,

Яшибез әле без дә.

 

У вас нет прав для создания комментариев.