Математика дулкынында
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Математика дулкынында
(Математик уен-сәяхәт 7-8 сыйныф укучылары өчен.)
Арча районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче категорияле математика һәм информатика укытучысы Фәния Сәүдахановна Нуретдинова.

Уен – сәяхәтнең девизы: “Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!”
Максат: 1) Укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру. 2) Фикерләү сәләтләрен үстерү. Командалар составы: капитан, штурман, лоцман, радист, врач, кок, юнга. Командалар эмблема, сәламләү әзерлиләр.
Капитаннар чакырыла, аларга сораулар бирелә: 1. “Укытучы “2” ле куясын белсәң дә, кемнә контроль эш күчерергә бирер идең?” ( Капитаннар иң якын дусларының фамилияләрен әйтәләр – алар штурман була).
2. Штурманнарга сорау: “Үзеңә ышанган кебек кемгә ышанасың?” (Лоцман сайлана, аңа сорау):
3. “Кемгә теләсә нинди серне чишәргә мөмкин?” Радист сайлана, аңа сорау:
4. “Класста кем игелекле, яхшы күңелле?” (врач)
5. “Класста кем юмарт?” (кок)
6. “Класста кем иң җитез, иң күңелле һәм уйлап табучан?” (юнга)
I Сәламләү. II Капитаннарга сораулар.
1) Юнга сәяхәткә чыгар алдыннан кибеттә 8 дәфтәр, 4 сумнан берничә блокнот һәм 2 карандаш ала. Сатучы аңа 29 сум түләргә чек бирә. Юнга чекка карауга сатучының ялгышканын әйтә. Ул аны каян белә? (Җавап: 2 гә бүленми)
2) Корабльгә 36 кеше утырды. Анда ирләр хатын- кызларга караганда 3 кешегә күбрәк. Корабльгә ничә ир кеше һәм ничә хатын- кыз утырды? (Җавап: (36-3):2=16,5 - чишелеше юк)
III Җилкән күтәрү.
Ерак йөзүгә чыгар алдыннан корабльләрдә җилкән күтәрелә. Җилкән 4 бүлемтек белән күтәрелә. Һәр дөрес җавапка бер бүлемтек өскә. 1. 1) Нинди океанны бөек океан дип йөртәләр? (Тын океан)
2) Тын океан планета өслегенең нинди өлешен алып тора? ( ен )
3) Иң биек дулкын ничә метрга җитә? ( 30 м. га кадәр җитә. Искәрмә: 1964 нче елда Аляска ярларында цунами 66 м. га кадәр)
4) Кызыл диңгездә тозлылык иң югары дип санала. Анда ул ничә %? ( 42%)
2. 1) Иң кечкенә океан? ( Төньяк Боз океаны)
2) Тын океан- бөтендөнья океаны мәйданының нинди өлешен алып тора? ( ен)
3) Төньяк Боз океанында бозның калынлыгы ничә метрга җитә? (4м.)
4) Океанның гаять зур өслеге җиргә Кояштан килә торган җылының нинди өлешен ала? ( ен)
( Сораулар 7 класс- география китабыннан алынды, чөнки кичә 7,8 нче класслар өчен.)
IV Лоцманнарга сораулар.
Кайсы кисемтә озынрак? Таблицада бирелә.
1) 2)

V Врачлар конкурсы.
Врачлар физминутка ясата.
VI Штурманнарга сораулар.
1) Корабльгә заправка ясау өчен 10л. лы бидон керосин белән тулы. Тагын буш 7л. лы һәм 2л. лы ике савыт бар. 10л. керосинны ничек 5әр литр итеп ике савытка бүлергә? ( Җ: 10-7=3 л. 7-2=5 л. 3+2=5 л. )
2) Әгәр тәүлекнең калган өлеше, үткән өлешеннән ике тапкыр күбрәк булса, хәзер сәгать ничә? ( Җ: 8 сәг. ) Сораулар конвертларда бирелә. Штурманнар чыгып сайлап ала.
VII Көймә ясау конкурсы.
Диңгездә, океанда төрле хәлләр чыгарга мөмкин. Һәрнәрсәгә әзер булу кирәк. Шлюпкалар җитмәгән очрактан котылу юлы- көймә ясау. Һәр командадан 1әр укучы чыга. Кәгазьдән көймә ясыйлар һәм су белән тулы чиләктә өреп бер әйләндереп чыгаралар. Кайсы остарак һәм җитезрәк?
VIII Пиратлар чыга.
Корабльләрне пиратлар басып ала. Сораулар бирәләр. Җавапны дөрес әйтсәләр пиратлар җиңелә. Дөрес булмаган очракта пиратлар үзләре зыян сала: очколары кими.
1) Икене нинди санга бүлгәч дүрт була? ( )
2) Кайчан бүленүче һәм өлеш үзара тигез? ( бүлүче - 1)
IX Коклар балык тота.
Идәнгә сораулар язылган балыклар таратыла. Аларда берсе алтын- (сораусыз). Коклар урындыкка утырып кармак белән балык тоталар. Кем күбрәк тота һәм дөрес җавап бирә. Җавапны командалар белән бирергә мөмкин. Балыкларда сораулар:
1) Татарстанда ничә зур елга бар? Аларны санап чыгарга!
( Идел, Кама, Агыйдел, Нократ)
2) Иң тирән иңкүлек кайсы океанда, ничек атала һәм аның тирәнлеге күпме? ( Тын океан, Мариан иңкүлеге, 11022)
3) Иң зур күләмле Айсберглар Антарктидада. Озынлыгы 350 км, киңлеге 40 м га кадәр. Ә иң биек Айсберглар Төньяк ярымшарда. Атлантик океанда иң биек айсберг ничә метрга кадәр җитә? (300 м)
4) Россия ярларын юучы диңгез? ( Беринг)
X Радистларга сорау.
1) Бухтадагы корабльләр ничек узышырлар?

Җавап: берәм - берәм кереп торып узышалар.
2) Зур елгаларда корабльләр якын килмәсен өчен маяклар куялар. Аларның аралары 100м булса 1 км да ничә маяк булыр? (11)
XI Джин – шешәләр.
Океаннан ике шешә табып алалар. Аларга сораулар язып салынган була:
1) Утрауда ике кабилә яши. Аборигеннар һәм туземнар. Аборигеннар һәрвакыт дөресен сөйли, туземнар һәрвакыт ялганлый. Сәяхәтче утрауда яшәүче берәүне арадашчы итеп яллый. Утрауда йөргәндә аларга тагын берәү очрый. Һәм сәяхәтче аның нинди кабиләдән булуын белү өчен арадашчыны җибәрә. Арадашчы килә дә сәяхәтчегә ул абориген дип әйтте ди. Арадашчы үзе кем була? Аборигенмы әллә туземмы? (Абориген)
2) Ике казак ат чабышында ярышалар. Берсе гел җиңгәч: “Кемнең аты икенче булып килә,бүләк шуңа бирелә,”-диләр. Ярышка килгәч берсе дә урыныннан кузгалмый. Халык көлә. Шунда бер карт килә дә тегеләрнең колагына пышылдап ике сүз әйтә. Һәм алар бик каты узышалар. Кемнең аты икенче килә аңа бүләк бирелә. Карт нинди сүз әйткән?
( “Күчеп утырыгыз”)

XII Юнгаларга сораулар.
1. XV гасырда җилкәнле җиңел судно - каравелла төзелә. Каравеллага туры һәм кыек җилкәнле ничә мачта куела? Ни өчен туры һәм кыек җилкәнле?
2. 1912 нче елның 15 нче апреленә каршы төндә “Титаник” Британия супер- лайнеры бата. Аңа ничә кеше утырган була һәм ничәсе коткарыла? (2200: 1500 е үлә, 700 е коткарыла.)
XIII Бер-берсенә сораулар.
Командалар бер-берсенә 1-әр сорау бирешәләр.
Конкурс барышында җанатарларга да сораулар бирергә мөмкин. Мәсәлән:
1. Диңгездә 1 дельфин, 1 кит, 2 акула йөзә иде. Алар янына ике крокодил килде. Диңгездә барлыгы ничә җанвар йөзә? (4)
2. Елгада ике үрдәк йөзеп йөри иде. Алар янына 2 каз,1 әтәч, 3 тавык килде. Елгада барлыгы ничә кош булды? (4)
3. Тегүченең 16 м тукымасы бар. Ул һәркөнне ике м тукыма кисеп ала.Соңгы кисәкне ничә көндә кисә? (7)
4. Элек ни өчен сәяхәткә чыкканнар? ( Бу сәяхәтләр вакытында материклар ачканнар.)
5. Персия култыгында иң эссе диңгез – Гарәбстан диңгезе. Анда ничә градус? (+35°)
X IV Нәтиҗә.
Соңыннан нәтиҗәләр ясала. Җиңүче команда бүләкләнә. Укучыларның тырышлыгы өчен рәхмәт әйтелә. (Капитаннар моряк киеменнән. Пиратлар, радистлар, коклар да киенеп рольгә керәләр.)
Кулланылган әдәбият:
1. “Математика в школе” газетасы
2. “Мәгариф” журналы.
3. “География -7” дәреслеге

У вас нет прав для создания комментариев.