6 класста дәрес планы "Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе.
"Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу"
темасына
6 класс математикасыннан
дәрес планы.
Укытучы: Галиева Гөлзәйнәп Васил кызы.

Тема: Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу
Дәрес төре: гомумиләштерү һәм үзләштерүне тикшерү
Дәреснең максатлары:
1. Танып белү максаты:
Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү;
Кагыйдәләр үзләштерүне системалаштыру.
2. Үсеш максаты:
Укучыларның сөйләм телен, телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;
Логик фикерләүне үстерү.
3. Тәрбияви максат:
Математика фәненә кызыксыну һәм үз-үзеңә таләпчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау:
1. Интерактив такта, проектор, ноутбук;
2. Дәрес өчен Microsoft Power Point программасында әзерләнгән презентация;
3. Һәр укучы өчен төрле авырлыктагы биремнәр язылган карточкалар;
4. Математика 6 класс дәреслеге. Авторлары: Н.Я. Виленкин, А.С. Чесноков һ.б.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше
Өй эшен үтәлешен тикшерү.
2. Белемнәрне актуальләштерү
Интерактив тактада алдан әзерләнгән презентация тәкъдим ителә. Анда биремнәр бирелгән.
1 бирем. Таблица нинди кагыйдәгә нигезләнеп тутырылган?
Таблица тутырганда киткән хатаны тап.

5 -4 -9
-4 7 11
9 30 -21

1 һәм 3 багана кушылучылар, 2 багана сумма.
Хата : 9+(-21)= -12 яисә - 21 урынына 21 кирәк.

Нинди кагыйдәгә нигезләнеп эш алып барылды?
- төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәсе кабатлана.
2 бирем. Телдән исәплибез диеп атала. Тутырып бетер: (Тышта кыш, салкын, карлар ява. Зиләнең дә мисалларына карлар “яуган”. Ягез әле, бу кар көртләре астында нинди саннар калганнар икән?)
-14 + … = -37 (-23)
--4,8 + … = -8,6 (-3,8)
-2,1 + … = -17,2 (-15,1)
-38 + … = -47 (-9)
-51 + … = -60 (-9)
-9,5 + ... = -20 (-10,5)

3 бирем. Математик диктант
Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз.
1. Минус унсигез белән нульнең суммасын табыгыз (-18) + 0= -18
2. Минус алты белән минус унөч бөтен, уннан бишнең суммасын табыгыз
(-6) + (-13,5)=-19,5
3. Минус ун белән унның суммасын табыгыз -10+10=0
4. Минус сигез санын минус алтыга үзгәрттеләр. Нинди сан килеп чыкты? (-14)
5. Минус унбиш килеп чыксын өчен минус җидегә ничәне кушарга кирәк? (-8)
6. Тискәре санны кушудан теләсә нинди сан зурая дип әйтү дөресме?
7. Минус өч белән минус дүртнең суммасының модуле җидегә тигез дип әйтү дөресме?
8. Ике тискәре санның суммасы һәр кушылучыдан кечерәк дип әйтү дөресме?
Диктантны алмашып тикшерү

Дөрес җаваплар саны Билге
8 “5”
7 “4”
5-6 “3”

-Укучылар, менә бу мисалларны эшләү өчен, диктант язу өчен безгә нинди кагыйдәне кулланырга туры килде?

3. Белем һәм күнекмәләрне үстерү

4 бирем. Карточкаларда бирелгән биремнәрне башкарыгыз һәм туры килгән җавапларны хәрефләр белән алыштырып шифрланган сүзне та
быгыз.

М Р Б А У П Г Т Х
5/12 -8 -28 0,8 3,6 -2,5 -10,1 -8,1 0

Карточка биремнәре:
а) – 28 + 0

б) - 3 + (- 8)

в) 3- 2,2

г) 12 + ( - 12)

д)

е) -7 + 7,8

ж) -4,2 + (- 5,9)

з) 10 – 6,4

и) 5 + (- 7,5 )

к)- 3,5 + (- 4,6)

л)5 + (-4,2)

Сүзне укыйбыз: БРАХМАГУПТА.
5.Тарихи белешмә. Брахмагупта Һиндстан математигы.
VII нче гасырда ул уңай һәм тискәре саннарны куллана башлаган. Уңай саннарны “мөлкәт”, ә тискәреләрен “бурыч” диеп атаган.Уңай һәм тискәре саннарны кушу кагыйдәсен түбәндәгечә аңлаткан:
Мөлкәт + мөлкәт =мөлкәт
Бурыч + бурыч = бурыч
6.Реклама. Саннар турында күберәк белергәтеләгән укучылар өчен И.Я. Депман һәм Н.Я. Виленкинның “За страницами учебника математики” дигән китабын тәгъдим итәм.

7.Физкультминут.
“Әйе-юк” уенын уйнап алабыз Мин кагыйдәләр әйтәм: әгәр кагыйдә дөрес икән- уңга иеләбез, юк икән- сулга.

1. Бер берсеннән тамгалары белән генә аерыла торган ике сан капма-каршы саннар дип аталалар. +
2. Һәр сан өчен аңа капма каршы ике сан бар. -
3. а санының модуле дип координаталар башлангычыннан А(а) ноктасына кадәрге ераклыкны атыйлар. +
4. 0 санының модуле 0 гә тигез +
5. санның модуле тискәре сан була ала -
6. капма-каршы саннарның модульләре төрле -
7. ике тискәре санның модуле зуррагы кечерәк була +
8. 0 теләсә нинди тискәре саннан кечкенәрәк -
9. 0 уңай саннардан кечерәк була. +
10. теләсә нинди санга 0 не кушсаң, сан үзгәрми. +
8.Үзләштерүне тикшерү. №1098

-Мисаллар эшләү (слайд 6)

-Быелгы кыш шактый салкын булды . Температура -25 градустан түбән булса, Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәресләргә килмәскә рөхсәт ителә. Бу сезнең сәламәтлегегезгә зыян килмәсен, , туңу очраклары булмасын өчен эшләнелә.
Ә менә табигатьтә кайбер агачлар, кортлар тагы да түбәнрәк температурага түзәләр икән.

№1
Карлыган ботаклары -195 градуска “түзәләр” икән, ә чыныктыргач, 58 градуска түбәнрәк температурада да берни булмаган. Чыныктырганнан соң карлыган ботаклары нинди температурага түзгәннәр?

№2
Он кортлары -19 градуска, ә агач кортлары 1,4 градуска түбәнрәк температурага түзәләр. Агач кортлары нинди температурага түзәләр?
IV Хәзер кышкы карларны көрәп, күчкә өеп куярга кирәк. Менә сезнең алда кар таулары. Алар төрле биеклектә...Ә иң биек тауга иң тырышлар, белемлеләр генә менеп җитә. Сез үзегене кайсы тау башына менеп җитә алырсыз дип уйласагыз, шул мисалларны чишегез. (слайд 7)

- 14+(-9)=
- 23+(-15)=
- 62+(-19)= - 109+(-9)=
-22+(-29)=

Тау башына менеп җиттегезме?

Үзлектән эшне тикшерү.

9.Дәрес нәтиҗәсе. Дәрестә эшләнгән эшләренә укучылар үзбәя бирә.
10.Өй эшләре бирү. №1113, пункт 31-34

У вас нет прав для создания комментариев.