5 санының составы белән таныштыру
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы” тәрбиячесе Шайхулова Амина Галимардановнаның эш тәҗрибәсеннән.
Шөгыль: Мәктәпкә хәзерлек төркемендә математика.
Тема: 5санының төзелеше.
Максат:Сөйләмдә башта,соңрак кебек сүз төшенчәләрен куллануны ныгыту. Тәртип саннарын, предметларның санын чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, .5 санының төзелеше белән таныштыру.Ике кечерәк саннан зуррак сан төзергә өйрәтү.
Шөгыль барышы:
1слайд.-Балалар игътибар белән рәсемгә карыйбыз һәм сорауларга төгәл итеп җавап бирергә тырышабыз.
Бу геройлар кайсы әкияттән?
-Әйе, дөрес “Йомры икмәк әкиятеннән”
Йомры икмәк җырын кайсы җәнлек беренче тыңлый?
Йомры икмәк җырын куян беренче тыңлый.
-Башта нәрсә була?
-Башта әби йомры икмәк пешерә.
-Әсоңыннан нәрсә була?
- Иң Соңынан нәрсә була?
Иң соңыннан төлке йомры икмәкне ашый.
Бик дөрес җавап бирдегез.
2слайд.Рәсемдә нинди цифрлар яшерелгән?
(балалар күрсәтеп, әйтеп чыгалар)
-Өстәлдә эш.
Хәзер өстәлдәге саннарны тәртип буенча тезәргә кирәк.
Берничә баланы уңайга һәм кирегә санату.
3слайд:Предметларны саннар белән чагыштыру.
Помидор, кыярга караганда ничәгә азрак?
-балалар безнең төлке куянны ашамаган. Куян куаклар артына сикергән.ул ничә тапкыр сикергән.
-әйе, 4тапкыр сикергән, чөнки ул 4 цифры янында тора. Куян бераз ял иткән һәм тагы сикергән. Ул хәзер ничә тапкыр сикерде? 1тапкыр.Ә хәзер нинди цифр янында тора. 5санында. Димәк, безнең 5саны ничек барлыкка килде инде?
4 +1=5
4саны белән 5санын чагыштырыйк әле, кайсысы зуррак?
4тән 5зуррак .
Шулай итеп, безнең ике кечкенә саннан бер зур сан килеп чыкты.
Физ-минут
4слайд: Рәсемгә игътибар белән карыйбыз һәм мине тыңлыйбыз.
Өстәлдә 1китап 4карандаш. Барсы өстәлдә ничә әйбер ята?
1+4=5
Тагы ничек әйтеп була?
4+1=5
5слайд.Өстәлдә эш.
Уен “Өйне тутыр”(дәвам ит.)
6слайд белән тикшерү.
Дидактик уен “Күршесен әйт!”

У вас нет прав для создания комментариев.