8 саны. 8 цифры.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: 8 саны. 8цифры.
Сыйныф:1

1 нче квалификацион категорияле
укытучы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы.

2013 ел
Тема: 8 саны. 8цифры.
Максат: : 8 санын һәм цифрын танырга, укырга, язарга өйрәтү; 8 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү ; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; алда өйрәнгән саннарның ясалышын кабатлау; төркемнәрдә эшләгәндә төп мораль нормаларны үтәүгә ирешү.
Материал:
1. Оештыру өлеше.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, бер-беребезне сәламләп алыйк.
-Хәерле көн, уң күршем!
-Хәерле көн, сул күршем!
-Хәерле көн, дусларым!
-Хәерле көн, кунаклар!
-Укучылар, бер-беребезгә иҗади уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?

2.Белемнәрне актуальләштерү. Үткән дәрес материалын ныгыту, телдән исәпләү күнегүләре эшләү:
Тэйк Оф-Тач Даун структурасы
1.Турыга һәм кирегә санау. 1 дән 10 га
8 дән 2 гә
4 тән 9 га
10 нан 3 кә
1 дән 20 гә
20 дән 10 га
-санаганда 4 тән соң нинди сан килә?
-6 саны нинди саннар арасында урнашкан?
-1 белән 3 саннары арасында нинди сан тора?
-7 дән соң 5 саны килә дип әйтү дөресме?
-7 саны 6 дан зуррак. Бу фикер дөресме?
-җавапта 3 булсын өчен, 2 гә ничәне кушарга кирәк?
җавапта 6 саны калсын өчен, нинди саннан 1 не алырга кирәк?
Ә хәзер без сезнең белән берничә мәсьәлә чишәрбез. Игътибар белән тыңлыйк әле.
1. - 6 куян җиләк җыярга ашыга икән. Берсе арып артта калган. Ничә куян алга чапкан?(5)
2. – 1 сыйныфта 5 кыз һәм 2 малай укый . Барысы ничә бала? (7)
3. - Төлке оныкларына бияләйләр бәйләгән. Оныклары өчәү икән. Дәү әнисенә ничә бияләй бәйләргә туры килгән?(6)
Җаваплар санлы карточкалар ярдәмендә тактада күрсәтелеп барыла. (5,7,6)
Ә, хәзер шул карточкаларны үсә бару тәртибендә куегыз.
(5,6,7)
7 саны алдында кайсы кайсы сан килә?, 7 саныннан соң кайсы сан килә?
7 санының күршеләрен әйтегез.
3.Проблема кую.
Сезнең 8 саны турында беләсегез киләме?
- Бүген безнең дәреснең темасы - 8 саны. 8 цифры. Сан белән цифрны аңлату ( санны укыйбыз, ә цифрны язабыз)
8 цифрын күрсәтү. 8 цифрын нәрсәләргә охшатып була? (Башта балалар әйтеп карый,аннары рәсемнәр күрсәтелә)
Ә тормышта сезнең 8 саны белән кайларда очрашканыгыз бар? (үрмәкүч аяклары күрсәтелә һәм балалар үзләре дә мисаллар китерә, мәсәлән 8 нче сыйныф, 8 нче декабрь һ.б.)
4.8 санының составын тикшерү
Финк-Райт-Раунд Робин
7+... 1+7
6+... 2+6
5+... 3+5
4+... 4+4

1 таяк куегыз , 8булсын өчен тагын ничә таяк куярга кирәк? 1+7=8
2 таяк куегыз, 8 булсын өчен тагын ничә таяк куярга кирәк? 2+6=8
3 таяк куегыз, 3+5=8
4 таяк куегыз, 4+4=8
Тактага элү. Укучылар сезгә 8 санының составын истә калдырырга кирәк.
Физминутка Микс –Фриз-Груп
Ныгыту. 8 ле цифрын язарга өйрәнү.
Дәреслек --66 бит, №3
Дәфтәрләрдә эш-97 биттән башлап.

Йомгаклау. Бүгенге дәрестә ниләр белдек?
Конэрс структурасы (балаларга карточкалар өләшенә, җавапта 6 чыгучылар 1 почмакка, 7 чыгучылар 2 нче почмакка,8 чыгучылар 3 нче почмакка җыелалар)

Тэйк Оф-Тач Даун

Финк-Райт-Раунд Робин

Микс –Фриз-Груп

У вас нет прав для создания комментариев.