Математик уен-"Бәхетле очрак"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Максат:
1)математика буенча уку материалын фронталь кабатлау;
2)укучыларның танып белү активлыгын арттыру;
3) аралашу һәм сорауга җавап бирү культурасын үстерү;
4)укучыларның фән белән кызыксынуларын үстерү.
Уенда 10 һәм 11 класс укучылары катнаша.
Уен барышы:
1 нче гейм.
Һәр командага 2 минут дәвамында чиратлашып сораулар бирелә. Күбрәк сорауларга дөрес җаваплар биргән команда җиңүче була.
10 класс
1.1000 сумның 1%ы? (10 сум)
2. Диңгездә тизлек үлчәү берәмлеге? (узел)
3. Грек алфавитының 3 нче хәрефе?(гамма)
4. Турыпочмаклыкның диагональләре үзара перпендикуляр буламы? (юк)
5.200дән 200гә кадәр саннар суммасы ничә була?(нуль)
6.Арифметикадан беренче дәреслекнең авторы кем? (Магницкий)
7.1 пот ничә кг була?(16 кг)
8. Иң зур тискәре бөтен санны әйтегез.(-1)
9. Квадратның мәйданы 49 см2. Аның периметры ничәгә тигез? (28)
10. Билгесез киметүчене ничек табарга?(кимүчедән аерманы алып)
11. Яссылыктагы фигураларның үзлекләрен өйрәнүче фән?(планеметрия)
12. Ноктаның беренче координатасы ничек атала?(абсцисса)
13. Кайсы зуррак: 5 яки ?(5< )
14. 100не яртыга бүлегез? (100:0,5=200)
15. =-1 тигезләмәсен чишегез. (тамырлары юк)
16. у=кх+в функциясе ничек атала? (сызыкча)
17. 2 һәм 3 саннары арасына 2 дән зуррак 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен нинди тамга куярга кирәк? (өтер)
18. Нинди функциянең графигы парабола була? (квадратик)
19. Исәпләгез: (-4)
20. Нульдән зуррак берурынлы сан янына шундый ук цифрны язгач, сан ничә тапкыр арта? ( 11 тапкыр)
21. π саны ничәгә тигез? (3,14)
11 класс
1. Санның йөзенче өлеше ничек атала? ( процент)
2. Билгесез бүленүчене ничек табарга? (өлешне бүлүчегә тапкырлап)
3. Саннарны тапкырлаганда нуль чыга аламы? (Әйе)
4.Кыйммәтле ташларны үлчәү берәмлеген әйтегез? ( карат)
5. 200дән 200 гә кадәр саннарның тапкырчыгышы ничәгә тигез?(нуль)
6.Беренче хатын-кыз математик? (С.Ковалевская)
7.Иң кечкенә натураль сан ? (1)
8.3 саны квадратта булса 9 була, 4 саны квадратта булса 16 була. Ә почмак квадратта булса, нәрсәгә тигез була?( 900)
9. Саннарны бүлгәндә ноль чыга аламы? (әйе)
10. Исбатланмый гына кабул ителә торган раслау?( аксиома)
11. Пространстводагы фигураларның үзлекләрен өйрәнүче фән? ( стереометрия)
12. Яссылыкта ноктаның икенче координатасы ничек атала? (ордината)
13. Турыпочмаклыкның периметры 64 см.Периметры шундый ук булган квадратның ягы ничә булыр? (16 см )
14. Тамыр тамгасы ничек атала? (радикал)
15. х2=-8 тигезләмәсен чишегез? (тамыры юк)
16. у= ах2+вх+с функциясе ничек атала7 (квадратик)
17. Өчтән бере ярты булган санны табыгыз?(1,5)
18. Квадрат тигезләмәнең коэффициентлары арасындагы бәйләнешне чагылдыручы теорема кайсы математик исеме белән бәйле? (Виет)
19.Исәпләгез: (17)
20.Ромбның бер почмагы 2000 була аламы? (юк)
21. е саны ничәгә тигез?(2,72)
2 нче гейм.
Экранда формула күрсәтелә. Команда формуланы укырга һәм сүзләр ярдәмендә әйтергә тиеш.
10 класс.
1. (Ике почмакның синуслары суммасы. Ике почмакның синуслары суммасы бу почмакларның ярымсуммасының синусы белән аларның ярымаермасы косинусының икеләтелгән тапкырчыгышына тигез.)
2. (геометрик прогрессиянең н нчы буын формуласы, монда в1-беренче буын, q- геометрик прогрессиянең тапкырлыгы.
3. D2=a2+b2+с2 (Турыпочмаклы параллелепипедның диагонален исәпләү формуласы. Турыпочмаклы параллелепипедның диагоналенең квадраты аның өч үлчәменең квадратлары суммасына тигез.)
4. (x+y)2=x2+2xy+y2(Ике сан суммасының квадраты формуласы. Сумманың квадраты беренче сан квадраты, ике санның икеләтелгән тапкырчыгышы һәм икенче санның квадратының суммасына тигез)
5. S=Pосн h (туры призманың ян өслек мәйданы формуласы. Туры призманың ян өслек мәйданы нигез периметры белән биеклеге тапкырчыгышына тигез)
6. ( Дәрәҗәнең тапкырчыгышы формуласы.Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне тапкырлаганда нигезе шул килеш кала, ә дәрәҗә күрсәткечләрен кушарга кирәк.)
7. а2=в2+с2- 2вс cos a (Косинуслар теоремасы.Өчпочмакның теләсә кайсы ягының квадраты калган ике ягының квадратлары суммасыннан бу яклар һәм алар арасындагы почмак косинусы тапкырчыгышының икеләтелгәнен алганга тигез.)
8. Sбок=2πrh (Цилиндрның ян өслек мәйданы формуласы. Цилиндрның ян өслек мәйданы π саны белән цилиндрның нигез радиусы һәм биеклеге тапкырчыгышының икеләтелгәненә тигез)
9. ах2+вх+с=а(х-х1)(х-х2) (Квадрат өчбуынны тапкырлаучыларга таркату формуласы)
10. (Векторны координата векторлары буенча таркату формуласы.Теләсә нинди векторны координата векторлары буенча таркатырга мөмкин.)
11 класс.
1. ( Квадратлар аермасы формуласы. Ике санның квадратлары аермасы бу саннарның аермасы белән суммасы тапкырчыгышыны тигез.)
2. (Цилиндр күләме формуласы. Цилиндрның күләме нигез мәйданының биеклегенә тапкырчыгышына тигез.)
3.sin(a+b)=sina cosb+cos a sinb (Ике почмак суммасының синусы формуласы.)
4. .(Конусның күләмен исәпләү формуласы.Конус күләме нигез мәйданы һәм биеклеге тапкырчыгышының өчтән беренә тигез)
5. ( Арифметик прогрессиянең п-нчы буын формуласы.)
6. Р=2(а+в) (Турыпочмаклык периметры формуласы.Турыпочмаклыкның периметры аның иңе һәм буеның икеләтелгән суммасына тигез)
7. Трапециянең мәйданы формуласы. Трапециянең мәйданы нигезләре ярымсуммасы белән нигезенә үткәрелгән биеклеге тапкырчыгышына тигез.)
8. ( (Дәрәҗәне дәрәҗәгә күтәрү формуласы. Дәрәҗәне дәрәҗәгә күтәргәндә нигез шул килеш кала, ә дәрәҗә күрсәткечләре тапкырлана.)
9. (Синуслар теоремасы .Өчпочмакның яклары каршы ятучы почмакларының синусларына пропорциональ).
10. . (Ике нокта арасындагы ераклык формуласы)
3 нче гейм. “Әйткәнне дәвам ит...”
10 класс.
1. Әгәр ике турының берсе яссылыкта ятса, ә икенчесес бу яссылыкны беренче турыда ятмаган ноктада...
( кисеп үтсә, бу ике туры чалышма турылар дип атала).
2.Әгәр яссылыкта ятмаган туры, яссылыктагы нинди дә булса турыга ... булса, ул яссылыкка да .... була.( параллель)
3. Турыпочмаклы параллелепипед диагоналенең квадраты...( аның өч үлчәменең квадратлары суммасына тигез.)
4. Туры призма төзек дип атала, әгәр...(аның нигезендә төзек күппочмак ятса).
5. Яссылыкта авышманың нигезе аша үткәрелгән туры...(аның бу яссылыкка проекциясенә перпендикуляр булса, авышманың үзенә дә перпендикуляр була.)
6. Дүрт өчпочмактан төзелгән күпкырлык ничек атала?(тетраэдр)
7. ... нигезләренә параллель һәм аларның ярымсуммасына тигез.(Трапециянең урта сызыгы...)
8.Барлык якларының суммасы дигәнне бер сүз белән алыштырырга.( периметр)
9. Кайсы артык: өчпочмак, ромб, призма? (призма)
11 класс
1.Нуль булмаган ике вектор коллинеар дип атала, әгәр алар...(бер турыда яки параллель турыларда ятсалар)
2.Пространствоның .... торган өслек сфера дип атала.(бирелгән ноктасыннан бирелгән ераклыкта яткан нокталардан...)
3.Әгәр ике яссылыкның берсе икенче яссылыкка... (перпендикуляр туры аша үтсә, андый яссылыклар перпендикуляр була.)
4. Түгәрәк һәм коник өслек белән чикләнгән... (җисем конус дип атала.)
5.Әгәр пирамиданың нигезе...( төзек күппочмак , ә түбәсе белән нигезенең үзәген тоташтыручы кисемтә пирмиданың биеклеге булса,) пирамида төзек дип атала.
6. Әгәр бер яссылыктагы кисешүче ике туры...(икенче яссылыктагы ике турыга тиңдәшле рәвештә параллель булса, бу ике яссылык параллель була).
7.Квадратны ягы тирәсендә әйләндерүдән барлыкка килгән җисем.(Цилиндр)
8. ....нигезенә параллель һәм аның яртысына тигез. (Өчпочмакның урта сызыгы...)
9. Кайсы артык: цилиндр, конус, пирамида, турыпочмаклык (турыпочмаклык)
4 нче гейм. “Математик шарадалар”
Векторлар бит күп алар,
Булмый санап бетереп.
Кайсылары турында сүз
Әйтергә кирәк белеп.
Беренче иҗек –чүлнең җире,
Күзгә керә җил булса,
Икенчесен төзеп башла-
Бер эшең дә таркалмас.
Өченче иҗек мәйданнарны,
Үлчәү өчен берәмлек.
Элек еш кулланылса да,
Хәзер әйтелә сирәк. (Ком- план-ар)
Беренче иҗек этләрнең
Бер билгеле токымы.
Бу векторлар я параллель,
Я гел бер турыныкы.
Икенче иҗек төшем килеш
Сүзләренә өстәлә.
Өченчесе- халык та бар,
Мәйданнар да үлчәнә.(Колли-не-ар)
5 нче гейм. “Математика тарихыннан”
Командалар бер – берсенә каршы сораулар бирәләр.
1. Градус сүзенең тәрҗемәсе нәрсәне аңлата?(адым)
2. Гади саннар таблицасын төзегән борынгы грек математигы? (Эратосфен)
3. Архимедның кабере ташына нәрсә уеп ясалган? (Цилиндрга камалган шар)
4. “Логарифм” сүзе нәрсәне аңлата?
5.Борынгы Русьта миллион нинди сүз белән белдерелгән?(Тьма)
6. Унарлы санау системасында нинди цифрлар кулланыла.(гарәп цифрлары)
7.Конус сүзе нәрсәне аңлата.?(грекчадан тәрҗемәсе “нарат шишкасы”)
6 нчы гейм.
“Математик шарадалар” геймында командалар җавап әзерләгән вакытта җанатарларга сораулар бирелә.
1. Графигы гипербола булган функция ничек атала?(Кире пропорциональлек)
2. Өчпочмакның туры почмакка каршы яткан ягы ничек атала?(гипотенуза)
3. Кисешми торган ике туры ничек атала?(параллель)
4.Түгәрәкнең 360 нчы өлеше ничек атала? (градус)
5. Әйләнәнең үзәге аша үтүче хорда ничек атала? (диаметр)
6. 144 саныннан квадрат тамыр ничәгә тигез? (12)
7. Бер яклары уртак, калган ике ягы өстәмә нурлар булган ике почмак ничек атала? ( чиктәш)
8. Шарның чиге ничек атала? ( сфера)
9. Геометрия дәреслегенең авторы кем? (Атанасян)
10. Даими зурлыкны ничек атыйлар? (Константа)
11. ах4+вх2+с=0 тигезләмәсе ничек атала? (биквадрат)
12. Квадраттигезләмәнең тамырларын табу өчен нәрсәне исәпләргә кирәк? (Дискриминант)
13. у= функциясенең графигы ничәнче чиректә урнашкан? (1 нче)
14. Нинди призма туры призма дип атала?(ян кабыргалары нигезенә перпендикуляр булган)
15. Нинди өчпочмакта бер үк кисемтә өч исем белән атала? ( тигезъянлы, тигезъяклы)
16. Квадратның ничә симметрия күчәре бар? (4)
17. Уңай һәм тискәре саннарның тапкырчыгышы нинди сан була? (тискәре)
18. Сфераның яссылык белән кисеме нинди фигура була? (әйләнә)
19. Нинди теорема б.э.к.6 нче гасырда яшәгән борынгы грек галиме исеме белән атала? (Пифагор)
20. Турыпочмаклы өчпочмакны катеты тирәсендә әйләндерүдән барлыкка килгән фигура? (конус)
21. 3 саны гади сан буламы? (әйе)
22. Квадратта почмаклар суммасы ничә?(360)
23. 1м3 суның массасы күпме? (1т)
24. 1 фунт күпмегә тигез?( 400г)
25. Мисыр өчпочмагында яклар чагыштырмасы нинди?(3:4:5)
26. Тартылган җәя сүзенең борынгы грек теленә тәрҗемәсе ничек була? (гипотенуза)
27. Астролябия нәрсә ул? (Урында почмакларны үлчәү приборы)
28. 1 кг суның күләме күпме? (1 л)

У вас нет прав для создания комментариев.