Математика фәне буенча 8 класста “Санлы аралыклар” темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Яңа Кырлай урта мәктәбе

Математика фәне буенча
8 класста “Санлы аралыклар”
темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Үткәрде: I квалификацион категорияле математика укытучысы
Сәләхова Илгизә Гәбдрәис кызы

Март 2012

Тема: Санлы аралыклар.
Максат:
1. Санлы аралык төшенчәсен кертү,координаталар турысында санлы аралыкларны сурәтли белү һәм аралыкларны укый белү күнекмәләре формалаштыру.
2. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту.
3. Күнегүләр эшләү аша укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү
4. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре тәрбияләү
Җиһазлау: мультимедийный проектор, экран,колонкалар, биремнәр белән карточкалар,”Үз эшеңне бәялә “ карточкасы.
Материал: дәреслек п.30,154 бит,презентация ,интернет ресурс http://school-collection.edu.ru
Дәрес тибы : яңа материалны аңлату һәм ныгыту дәресе.
Дәрес барышы:
I.Оештыру моменты.
1.Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен барлау.
2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Бүген тигезсезлекләр чишүнең яңа этабына керәбез. Бүген без яңа төшенчәләр, яңа символлар өйрәнербез, санлы аралыклар карарбыз, аларны координаталар турысында сурәтләргә өйрәнербез.
”Үз эшемне бәялим “ карточкасын өләшү.
II. Белемнәрне актуальләштерү:
- Без сезнең белән санлы тигезсезлекләрне һәм аларның үзлекләрен өйрәндек.
Әйдәгез аларның берничәсенә тукталыйк:
1) 67 –презентацияне карау.(тапкырлау һәм кушу үзлеген кабатлау).Бирелгән мисалларны карау.Укучылар үзләре кыйммәт бирәләр һәм исәплиләр.
2) 68-презентацияне карау (периметрны һәм мәйданны бәяләү.
3) Санлы аңлатманы бәяләүне искә төшерү(.цор буенча- http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/f991b78c-525f-4dbc-8da9-9424ec498d7d/108411/)
III.Яңа материалны аңлату. Презентация.(слайд-1)-тема
- Санлы аралыклар төрле өлкәләрдә кулланыла: мәсәлән. тарихта, төрле даталар:кеше гомеренең озынлыгы:әйтик туган елы һәм вафат булган елы, монда аралык күрсәтелә.Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларда булган – бу санлы аралык; Көндәлек тормышта да санлы аралыклар кулланабыз, мәсәлән, “Минем кесәмдә 2-3 сум акча бар ” - дибез. Презентация.(слайд-2)
- Димәк, санлы аралыклар безнең тормышта мөһим роль уйный. Ә бүген без санлы аралыкларны математикада карарбыз. Дәфтәрләргә числоны, теманы язабыз.

-Координаталар турысында -3 һәм 2 саннарын билгелик.Бу ике сан арасында никадәр сан урнашуын төгәл генә әйтеп буламы? Презентация.(слайд-3)
-Билгеле,юк.Алда кабатлап үткәнчә, безнең саннарның төре чиксез күп,һәм бу ике сан арасында да,ягъни икенче төрле әйтсәк -3 тән алып 2 гә кадәр аралыкта ятучы саннар шактый.
Тигезсезлек итеп язганда без аны икеле тигезсезлек ярдәмендә язабыз(аналитик язылыш-аналитик модель дибез),
санлы турыда билгелибез-геометрик моделе була.(сызым).
Тамгалашышы(-3;2) укылышы:-3 тән 2 гә кадәрле аралык.Игътибарны ( ) ләргә юнәлтәбез.
Тигезсезлекләрнең шартларын канәгатьләндерүче барлык саннар күплеген санлы аралыклар дип атыйлар Презентация.(слайд-4)
тигезсезлеген карыйбыз - Презентация.(слайд-5)
тигезсезлеген карыйбыз - Презентация.(слайд-6)
тигезсезлеген карыйбыз - Презентация.(слайд-7)
Презентация.(слайд-8)
Презентация.(слайд-9)
Презентация.(слайд-10)
Презентация.(слайд-11)
Презентация.(слайд-12)
Презентация.(слайд-13)
Презентация.(слайд-14)
IV. Ныгыту: 1. Мисаллар: дөрес җавапларга туры килгән хәрефләрне сайларга.
Презентация.(слайд-15)
2. Мисаллар: дөрес җавапларга туры килгән саннарны сайларга.
Презентация.(слайд-16)
Җавапларны берләштерәбез: 2010 ел спорт елы,ә менә 2013 ел- Казанда Универсиада була Презентация.(слайд-17)
Әйдәгез хәзер ял итеп алыйк һәм Универсиада да без укучылар .яки студентлар үзләреннән нинди өлеш кертә ала икән шуны ачыклыйк.( https://edu.tatar.ru/cor/192) Ученику-творческая деятельность- Навстречу Универсиаде. Стань волонтером! (ч.2) (3 минут карыйбыз)
Дәреслек буенча эш: №761,763.
V. Мөстәкыйль эш :
Презентация.(слайд-18)

Ныгыту: №765,768, 769 .яки ГИА эшеннән мисал.,Санлы аралыклар-презентация-вакыт калса
VI. Тарихи материал :
В 1577г., когда Роберт Рекорд впервые ввел знак равенства, он мотивировал свое нововведение следующим образом: никакие два предмета не могут быть между собой более равными, чем два параллельных отрезка. Знак равенства Рекорда стал, однако, общеупотребительным лишь в XVIII веки, после того, как им стали пользоваться Лейбниц и его последователи.
Исходя из знака равенства Рекорда, другой английский ученый Гарриот ввел употребляемые поныне знаки неравенства, обосновывая (в «Практике аналитического искусства», вышедшей в 1631 г. Посмертно) нововведение следующим образом: если две величины не равны, то отрезки, фигурирующие в знаке равенства, уже не параллельны, а пересекаются. Пересечение может иметь место справа ( > ), или слева ( < ). В первом случае образованный знак неравенства будет обозначать «больше», во втором «меньше». Несмотря на то, что знаки неравенства были предложены через 74 года после предложенного Рекордом знака равенства, они вошли в употребление намного раньше последнего. Одна из причин этого явления коренится в том, что типографии применяли в то время для знаков неравенства уже имевшуюся у них латинскую букву V , тогда как наборного знака равенства (=) у них не было, а изготовлять его тогда было нелегко.
VII. Өй эше: №762, 764(а,б)
VIII. Йомгаклау. Билгеләр кую.

”Үз эшемне бәялим “
Исем ,фамилия
.................................................
Мин ничек катнаштым:

Телдән җавап бирдем

Тактада эшләдем
Дәфтәрдә мисал чиштем
Минем барлык уку әсбапларым да бар (линейка,карандаш)
Мин өстәмә сораулар бирдем
Иптәшемнең җавабын тулыландырдым
Укытучыны тыңладым
Теманы үзләштердем
Минем кәеф яхшы

У вас нет прав для создания комментариев.