Вакланмалар илендә. 6 класс
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Арча Районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе


“ Вакланмалар илендә”
( Математика 6 класс)

Аскарова Резеда Ахатовна
I категорияле математика укытучысы

Тема: “Вакланмалар илендә”
Максат: вакланмаларны тапкырлау, саннан вакланма табу, тапкырлауның тарату үзлеген куллана белүләренә ирешү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, үзара дуслык хисләре тәрбияләү, компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү.

Төре: белем күнекмәләрен ныгыту, дәрес – кабатлау.

Материаллар: дәреслек Н.Виленкин.Математика 6 класс
Җиһазлау: карточкалар

Дәреснең барышы:
I.Актуальләштерү: компьютерда теоретик белемнәрен тикшерү.
Тест.
1. Вакланманы натураль санга тапкырлау өчен
а) санаучысын шул санга тапкырлыйбыз, ваклаучысын
үзгәрешсез калдырабыз;
б) ваклаучысын шул санга тапкырлыйбыз, санаучысын үз-
гәрешсез калдырабыз.
2. Катнаш саннарны тапкырлау өчен
а) бөтен өлешләрне, аннары санаучыны санаучыга,
ваклаучыны ваклаучыга тапкырлыйбыз;
б) башта аралаш вакланма рәвешендә язабыз, соңыннан
вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсен файдаланабыз.
3. Саннан вакланма табу өчен
а) санны шул вакланмага бүләбез;
б) санны шул вакланмага тапкырлыйбыз.
“ Хатаны тап!” (уен)
мисаллардагы хатаны табарга һәм дөресләп эшләргә.
∙ = ; ( - )∙10 = ∙10 - 10
II. Ныгыту:

Карточка белән эш. ( Вакланмаларны тапкырлау )
Карточка 1 : а) турыпочмаклыкның яклары 2 м , 3 м. Мәйда-
3 5
нын табарга.
б) тизлеге 5½ км/ сәг, вакыт ¼ сәг. Үтелгән юлны табарга.
Карточка 2. а) поезд ¾ сәг. 80 км/сәг тизлек белән, 2½ сәг 70 км/сәг тизлек барган. Поезд күпме юл үткән?
б) квадратның ягы ¾ м. Мәйданын һәм периметрын табарга.

Физкульминут. Тактага язылган мисалны укучылар чиратлашып, ярышып эшлиләр.
( 4 + 3 )∙ 35 (беренче вариантка), ( 2 + 4 ) ∙ 42 (икенче)
5 7 3 7

Дәреслек белән эш.
№ 528. Аңлатманы гадиләштерергә һәм кыйммәтен табарга.
№ 529. Мәсьәләне чишү өчен аңлатма төзергә, гадиләштерергә һәм кыйммәтен табарга.

Шифрлы мисалларны чишәргә. ( мисалларны чишәргә һәр җавапка туры килгән хәрефләрдән сүз төзергә)
1. Тапкырларга. 3 ∙ 11
5 6
2. 4 ( 5 - ¼ ) Тарату үзлеген кулланырга.
3.Параллелепипедның күләмен табарга. 3 см, 4 см, 2 см.
4 5 3
4. Тигезләмәне чишәргә. 3 х = 3
7 7
Җаваплар: я - 11 , а – 1 , х - 19, и – 14, ш – 2 , к – 1 ,
10 10 5 5
ы – 1, б – 1
2
“ Яхшы “ сүзе килеп чыга.
Өстәмә: № 533. Гамәлләрне эшләргә.

III. Дәресне йомгаклау. Вакланмаларны тапкырлау, саннан вакланма табу, тарату үзлеген кабатлау.
IV. Өйгә эш. № 544, 555. Мәсьәләрне чишәргә. 95 бит.
Белемнәрне бәяләү.

У вас нет прав для создания комментариев.