Математик бизнесмен темасына интеллектуаль уен эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 

Максат: Укучыларның интуициясен, эрудициясен һәм математик методларны дөрес куллануларын үстерү;
Мәсьәләләрне үзлектән чишү күнекмәләрен ныгыту;
Бизнес, эшмәкәрлек белән кызыксынучанлыкларын һәм инициативаларын үстерү;
Математик фикерләү культурасын ныгыту һәм укучыларны заман таләбенә туры килерлек итеп тәрбияләү.
Үткәрү формасы: интеллектуаль уен.
Җиһазлау: видеопроектор, компьютерлар, калькуляторлар, тактага элү өчен бөек кешеләрнең сүзләре язылган плакатлар, PowerPoint программасында эшләнгән банкларның презентацияләре, мәсьәләләрнең бирелешләре һәм җаваплары күрсәтелгән презентация, Excel электрон таблицасында эшләнгән банкларның керемен һәм чыгымын исәпләп баручы программалар, истәлек бүләкләре, 1, 2 гейм сораулары, кунаклар өчен мәсьәләләр язылган карточкалар.
Барышы
I. Оештыру өлеше.
Укытучының кереш сүзе.
- Безнең 8-9 сыйныф укучылары, мәктәп базасында, 2 финанс–кредит оешмасы төзеделәр. Бу оешмалар акча табу юллары, үз “капиталларын” үстерү өстендә, шулай ук хәйрия һәм спонсорлык эше белән шөгыльләнәләр. Аларның үз банклары бар. Банклар “Эрудит” һәм “Интеллект” дип аталалар.
Хөрмәтле банкирлар, сез акча, керем һәм табыш белән бәйле булган экономик һәм логик мәсьәләләрне чишеп үзегезнең беренчел капиталыгызны арттырырга тиешсез. Сезнең акционерларыгыз сорауларга дөрес җавап биреп, үзләренең һәм сезнең капиталыгызны үстерәчәкләр.
У Е Н Н Ы Ң КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
1. Һәр банкның старт капиталы – 1000 сум.
2. Һәр банкка чират буенча 50, 100, 150, 200, 500 сумлык мәсьәләләр бирелә.
3. Мәсьәләне дөрес чишкән очракта банкның капиталы мәсьәлә бәясенә арта.
4. Әгәр җавап дөрес булмаса:
а) Бу мәсьәләгә икенче банкның да дөрес җавабы булмаган очракта, беренчесенең капиталы мәсьәлә бәясенең 50% кадәр кими;
б) Икенчесенең дөрес җавабы булган очракта, беренчесенең капиталы мәсьәлә бәясенең 100% кадәр кими, икенчесенең капиталы мәсьәлә бәясенең 100% кадәр арта;
в) Җавап биргәнче банк үзенең мәсьәләсен сата ала. Ул вакытта мәсьәләсен саткан банкның капиталы сату бәясенә арта, сатып алган банкның капиталы мәсьәләнең үз бәясенә арта.
5. Һәр акционер үзенең банкына ярдәм итә ала:
Акционерның дөрес җавабы 100 сум белән бәяләнә.
6. Җиңүче булып иң күп “акча” туплаучы банк саналачак.
Һәр банкның акчалары Excel электрон таблицасында эшләнгән түбәндәге программаларда исәпләнеп барыла. Программа формулалар кулланып эшләнелгән, бары тик кергән керем яки чыгым суммасын гына ячейкаларга урнаштырып барырга кирәк. Ә банкның күпме капиталы булган, хәйрия һәм спонсорлык эшенә күпме киткән, акционерларга күпме дивидент бирелгән, соңыннан банкның күпме капиталы калуы автоматик исәпләнеп барыла. Соңыннан нәтиҗә ясалачак.
Һәр этапта да, мәсьәлә дөрес чишелгәндә, банкның “акчасы” арттырылып, дөрес чишелмәгәндә ул мәсьәлә икенче банкка һәм акционерларга тәкъдим ителә. Нәтиҗәләр вакытында ясалып барыла. Соңыннан гына акционерларның “акчалары” кушыла, аларга дивидентлар исәпләнелә, фондларга “акчалар” күчерелә һәм банкның чиста капиталы күрсәтелә.
8. Акционерлар өчен сораулар. Һәр дөрес җавап өчен - 100 сум.
I гейм
1.Капма-каршы мәгънәле сүз табарга:
Кыйммәт – арзан
Күпләп – азлап
Керем – чыгым
Сатучы – алучы
Табу – югалту
Бай – ярлы
2. Сания әби носкилар бәйләп, базарда аларны җеп бәясеннән арзангарак сатып үзенең нәрсәсен арттыра? (чыгымнарын)
3. Дивидент алу өчен кешедә нәрсә булырга тиеш? (акция)
4. Керем китерүче эшне ничек атыйлар? (бизнес, коммерция, эшмәкәрлек)
5. Товарны күбрәккә сатуга нәрсә ярдәм итә? (реклама)
6. Акчаның сатып алу кыйммәте кимү нәрсә дип атала? (инфляция)
II гейм
Чит ил акчасы ничек дип атала? (валюта)
Иран – риал Кытай – юань Төркия – лира
Россия – рубль Финляндия – марка АКШ – доллар
Бразилия – реал Германия – марка Һиндстан – рупий
Афганистан – афгани Япония – иен Австрия – шилинг
1 доллар - ? рубль
1 евро - ? рубль

Кунаклар өчен сорау-мәсьәләләр. Һәр дөрес җавапка - 100 сум. Соңыннан кунаклар үзләренең мәсьәлә чишеп тапкан “акчаларын” теләгән банкларына салып, шул банкның акционеры була алалар.
1. Илшат һәм Айдар Галиев һәм Әмиров фамилияләренә ия. Әгәр дә Илшат Галиевтан 1 яшькә зуррак булса, һәр малайның фамилиясе ничек?
2. Ир белән хатын, абый белән сеңел баралар иде. Алар 3 алманы тигез итеп бүлеп ашадылар? Ничек итеп тигезләп бүлгәннәр?
3. Мәскәү шәһәренең өй эшен хәзерләмәгән 7 сыйныф укучысы түбәндәге сорауны бирде: “ 5 кә бүлгәндә 7 калдык калучы санны ничек итеп гомуми рәвештә язарга?” Ничек җавап бирерсез?
4. Өч карлыгач бер ноктадан очып китте. Алар кайчан бер яссылыкта булырлар?

III. Йомгаклау.
- Кадерле дуслар! Уеныбыз ахырына якынлашты. Сез бүген үзегезнең интеллектуаль мөмкинлекләрегезне, белемле булуыгызны күрсәттегез. Ә хәзер соңгы суммаларга карап, җиңүче банк билгеләнелә.
Җиңүче, шулай ук җиңелгән банк хезмәткәрләренә дә рәхмәтләр белдерелә, истәлек бүләкләре тапшырыла. Уен тәмамлана.

У вас нет прав для создания комментариев.