Зурлыкларның үзгәрүе 6 класс
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Дәреснең максаты:

1. Зурлыкларның артуын – уңай, кимүен тискәре саннар белән күрсәтелүен төшендерү.
2. Уңай, тискәре саннар турында өйрәнгәннәрне ныгыту .
3. Укучыларда дисциплиналык, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, ЖК-телевизор.

Дәреснең структурасы:1. Дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын кую.
2. Кабатлау. Яңа материал өйрәнүгә әзерләнү.
3. Яңа тема өйрәнү.
4. Өйрәнгән материалны ныгыту.
5. Өй эше бирү.
6. Дәрескә нәтиҗә ясау.
Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе.

Әдәбият: Дәреслек: «Математика. 6 класс»;
Дидактик материаллар: «Математика 6» А.С.Чесноков; ”Сборник тестовых заданий. 6 кл.” И.Л.Гусева.
Интернет ресурслар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше. (1нче слайд)
-Исәнмесез, укучылар. Дөрес итеп утырыгыз. Математика дәресен башлыйбыз.
Бүгенге дәреснең темасы “Зурлыкларның үзгәрүе”. Без бүген сезнең белән зурлыкларның математикада һәм башка өлкәләрдә ничек үзгәрүен өйрәнербез. Шулай ук уңай һәм тискәре саннар турында белгәннәребезне ныгытырбыз.
2. Узган материалны кабатлау.
- Яңа теманы өйрәнә башлаганчы алдагы дәресләрдә өйрәнгән билгеләмәләрне кабатлап китәрбез һәм телдән берничә күнегү эшләрбез.
- 2 нче слайд. “Теоретик белемнәрне тикшерәбез”
1. Нинди туры координаталар турысы дип атала?
2. Уңай, тискәре санга билгеләмә бир.
3. Санның модуле нәрсә ул?
4. Нинди саннар капма-каршы саннар дип атала?
5. Нинди саннар бөтен саннар дип атала?
6. Саннарны чагыштыру кагыйдәләрен әйт.
-3 нче слайд. Телдән эш. “Бу саннар арасында нинди бөтен сан урнашкан?”
-1 һәм 1 -2 һәм 0
-7,3 һәм – 6,7 -0,5 һәм -0,2
-0,2 һәм 0 -1,5 һәм 0
-3,6 һәм -2,9 -2,3 һәм -1,3

- 4 нче слайд. Телдән эш. -12; 35; 3\5; -2,1; 8; -56; 4,5; -7\9; 18; 0,001; -32
Бирелгән саннар арасыннан
а) уңай саннарны;
б) тискәре саннарны;
в) бөтен саннарны;
г) вакланмалы саннарны әйт.
д)бирелгән саннарга капма-каршы саннарны әйт.
е)бирелгән саннарның модульләре.
- тестлар эшләтү (1,2 вариант), бәяләү.

3. Яңа теманы өйрәнү
-5, 6, 7 нче слайдлар. “Термометр күрсәткечләрен дөрес укы!”



- 8 нче слайд
Термометр күрсәткечләрен +, - тамгалары ярдәмендә язу.
- 9 - 15 нче слайдлар.
Температураның үзгәрүен уңай, тискәре саннар ярдәмендә күрсәтү.
- 16 нчы слайд.” Җөмләләрне тәмамла” биремен эшләү.
- 17 – 19 нчы слайдлар. “Координаталар турысында саннарның үзгәрүе” . Нәтиҗә ясау.
-


4. Физкультминут. Минем арттан кабатла! ( 20-34 слайдлар)

5. Яңа теманы ныгыту

- Дәреслек белән эш: № 1005 (35 нче слайд)
- 36 нчы слайд “Төшеп калган саннарны куй.”


6. Йомгаклау (37, 38 нче слайдлар)

-Өйгә эш:
П. 30 ны укырга;
№ 1015,1017 (телдән), № 1016(язмача)
- билгеләр кую;

- Температураның үзгәрүе нинди очракта уңай, нинди очракта тискәре?
- Ноктаның координаталар турысында сулга һәм уңга күчүе нинди сан белән күрсәтелә?

У вас нет прав для создания комментариев.