УРОК МАТЕМАТИКИ В 6 КЛАССЕ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ «Гаҗәеп саннар дөньясында»
Рейтинг:   / 20
ПлохоОтлично 
МБОУ «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа»
Арского муниципального района РТ

УРОК МАТЕМАТИКИ В 6 КЛАССЕ
НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
«Гаҗәеп саннар дөньясында»

Ганеева Альмира Михайловна
учитель математики
I квалификационная категория

2013 год
Дәреснең девизы:
Фәннең куәте һәм көче белемнәрнең күплегендә түгел,
ә аларны гомумиләштерүдә.
Д.И. Менделеев.
Максат: 1. Гади вакланмалар буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм
системалаштыру;
2. Алган белемнәрне күнегүләр эшләгәндә куллана белү һәм ныгыту;
3. Укучыларда логик фикерләүне үстерү, фәнгә кызыксыну уяту.
Җиһазлар:
1. Математика дәреслеге 6 класс Н.Я.Виленкин.
2. Мультимедийный проектор, ПК.
3. Презентация.
4. Видио ролик “Числа Фибоначчи в природе.”
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
II . Сорау- җавап.
1. Вакланманың төп үзлеге?
2. 10 га бүленүчәнлек билгесе?
3. Үзара кире саннар дип нинди саннарны атыйлар?
4. Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны ничек чагыштыралар?
5. Вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсе?
6. 5 кә бүленүчәнлек билгесе?
7. 3 кә, 9 га бүленүчәнлек билгеләре?
8. Нинди саннарны гади саннар дип атыйлар?
- Тарихи мәгълүмат “Саннарны кайда һәм ничек кулланганнар.”
Борынгы Египетта һәм Вавилонда саннарны бары тик практик мәсьәләләр чишкәндә генә кулланганнар. Вавилон математигына ниндидер санны 15кә тапкырларга кирәк булган. Ул моның өчен өчкә һәм бишкә тапкырлау таблицасы ала һәм беренче таблица буенча башта санны өчкә, ә аннан соң икенче таблицадан файдаланып бишкә тапкырлый.
Гади һәм төзелмә саннар турындагы теорияләрне Египетлылар да, Вавилонлылар да башта белмий.
Хәл математика белән греклар шөгыльләнә башлагач үзгәрә. Алар кулында математика чын фәнгә әверелә. Алар кыйммәтләр генә исәпләп калмыйча, бу кыйммәтнең каян һәм ничек чыкканын исбатлап ук биргәннәр. Мәсәлән египетлылар да пирамиданың күләмен таба белгәннәр, ләкин ни өчен шулай булганын алар аңлата алмаганнар. Ә Греклар бик талантлы халык булганнар һәм һәр очракны аерым тикшергәннәр. Алар архетектура ягыннан бик матур булган гаҗәеп храмнар, дворецлар төзегәннәр.
III. Мәсьәләр чишү.
(Һәр командага карточкалар бирелә)
1. Өйдән мәктәпкә кадәр юлны Белмәмеш сәгатьтә үтә, ә кирегә сәгать.
Кайсы юлны белмәмеш тизрәк уза?
2. Бертөрле ике банкада юкә һәм чәчәк балы була. Юкә балының сын Винни- Пух ашый, ә Пятачок чәчәк балының ен ашый. Банкаларның кайсысында күберәк бал кала?
3. Фабрика 4300 пар аяк киеме теккән. Аларның 0,4 е натураль мехлы булган. Ничә пар аяк киеме натураль мехлы булган?
- Тарихи мәгълүмат. Эратосфен иләге турында.
Гади саннар башка саннарны өйрәнүдә зур роль алып торганга, аларның списогын төзү белән кызыксына башлыйлар.
Моның турында безнең эрага кадәр яшәче галим Эратосфен уйлана һәм гади саннарны табу матодын уйлап чыгара.
Метод бик гади. 100 дән кечерәк барлык гади саннарны табарга кирәк ди. 2 дән 100 гә кадәр барлык саннарны язып чыгыйк. 2 санын калдырып барлык җөп саннарны төшереп калдырабыз. Моның өчен 3 саныннан башлап “бер, ике!” дигән команда бирергә һәм “ике!” командасына туры килгән саннарны төшереп калдырырга кирәк. Дәвам итеп “бер, ике , өч!” командасын бирәбез, ягъни 3 кә бүленә торган саннар төшеп кала. “бер, ике , өч, дүрт, биш !” командасын биреп 5 кә бленә торган саннарны төшереп калдырырга. Нәтиҗәдә: 2,3,5,7, 11, 13, 17, 19, 23, 29, 31, 37, 41, 43, 47, 53, 59, 61, 67, 71, 73, 79, 83, 89, 97 гади саннары калачак.
Борынгы заманнарда балавыз сыланган такталарда очлы таяк белән язганнар. Эратосфен саннарны сызу урнына алары очлы таяк белән тишкәләп барган, барлык төзелмә саннарны тишкәләү нәтиҗәсендә балавыз сыланган такта иләккә охшап калган. Шул заманнан Эратосфенның гади саннарны табу методын “Эратосфен иләге” (“Решето Эратосфена”) дип атый башлаганнар.
IV. Телдән эш
(Тигеләмә чишү)
А К Л С Ь П
1. 409+ y=511 12 201 112 205 920 102
2. 802- x= 416 386 385 1218 396 286 1217
3. 9x-7x=210 98 70 87 105 104 17
4. x:7=6:
48 21 12 42 84 1
5. 18(15-x)=216 3 7 5 210 12 18
6. 198: n=18 105 101 11 8 9 13
7. 23х-27=2250 101 78 109 91 99 19

1. 2. 3. 4. 5. 6. 7.
102 386 105 21 3 11 99
П А С К А Л Ь

- “Яшь математиклар” турында –Паскаль
Математика тарихында математик сәләтләре бик яшьтән ачылган очраклар билгеле. Кайберләре турында сөйләп китик.
17 нче гасырның француз галиме Блез Паскаль математика фәне белән шул хәтле яшьтән үк кызыксына башлый, хәтта әтисе аның бу шөгелен ташларга мәҗбүр итә. Ләкин кечкенә малай, ни генә эшләсәләр дә, күпмедер вакыттан соң бу шөгеленә кире кайта. Һәм мөстәкыйль рәвештә Евклид геометриясендәге беренче теоремаларны исбатлап чыга.
Паскаль шулай ук беренче хисаплау машинасын төзи, арифметика, алгебра буенча эшләр яза һәм математика фәненә зур өлеш кертә.
Паскаль кебек, 19 гасырның бөек математигы Карл Гаусска да математика белән кызыксыну бик иртә килә. Ахырдан аны хәтта “математиканың патшасы” дип тә атый башлыйлар. Ул беренче классларда укыганда ук әтисенең исәпләүдә җибәргән хаталарын тапкан һәм үзеннән күпкә зуррак класслардагы укучылар эшли алмаган мисалларны чишкән. Үсә төшкәч математикада бик әһәмиятле ачышлар ясаган.
Физкультминутка “Яшь спортчылар”- җыры куела 1 куплет төрле хәрәкәтләр ясала.
V. Тест. Ике вариантта тест биремнәре өләшү.
Видио карап китү Фибоначи саннары табигатьтә.
VI. Эстафета.
(Һәр командадан чиратлашып 1 әр укучы такта янына чыга)
1 команда 2 команда 3 команда



















VII. Йомгаклау .
-Укучылар бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
VIII. Билгеләр кую. Өй эше.
Гади вакланмалар бүлегенә кергән төшенчәләрне кертеп
 Ребуслар
 Красвордлар төзергә.

Литература:
1. Математика дәреслеге 6 класс Н.Я.Виленкин.
2. Видио ролик “Фракталы в природе - Золотое сечение и числа Фибоначчи” [www.starkoff.com.ua]
3. Тарихи мәгълүмат
- http://ru.wikipedia.org
- http://phyart-pascal.narod.ru/biography.html

У вас нет прав для создания комментариев.