“Культура и изобразительное искусство Японии. Изображение природы.”
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Кадырова Ильгамия Вилдановна
учитель начальных классов
МБОУ “Казакларская СОШ Высокогорского
муниципального района Республики Татарстан

Класс: 4
Урок изобразительного искусства по теме: “Культура и изобразительное искусство. Изображение природы.(1-й урок)”

Бүлекнең темасы: һәр халык рәссам
Дәреснең темасы: Япония мәдәнияты һәм сәнгате. Табигатьне сурәтләү. (1нче дәрес)
Максат. 1.Укучыларга борынгы Япония мәдәниятының үзенчәлеге
турында белешмә бирү.
2.Япония сынлы сәнгатенең үзенчәлеге белән таныштыру.
3.Акварель буяулар белән турыдан-туры кәгазьгә рәсем ясау
күнекмәләрен камилләштерү.
4.Япония халкына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар.1.Япония сынлы сәнгатендә пейзажны сүрәтләүнең төп
үзенчәлеген әйтә алырга.
2.Сызыклар ярдәмендә кечкенә детальләрдән турыдан-туры
акварель буяулар ярдәмендә рәсем ясый алырга.
Кулланылган технологияләр: информацион-коммуникатив
Җиһазлау. Презентация “Япония мәдәнияты һәм сәнгате. Табигатьне
сурәтләү”, сүзлек эше өчен язылган сүзләр, укытучы ясаган
үрнәк рәсемнәр, акварель краскалар, А3 форматындагы рәсем
битләре, пумалалар, палитра, музыка (mp3): “Чия” – япон җыры,
төрле кәкре, нечкә ботаклар.
Дәреснең планы.
I.Оештыру.
Балалар белән исәнләшү. Аларның кәефләрен сорашу. Хәерле көн теләү.
II.Актуальләштерү.
Дәреснең темасы максаты белән таныштыру (1 слайд)(1мин)
III. Яңа материал белән таныштыру
Япония сәнгате белән таныштыру, укучыларда бу ил сәнгатенең үзенчәлеге, аның халкы турында беренчел күзаллау булдыру.
Презентация карау, фикер алышу
1)ил һәм анда барлыкка килгән сәнгать төрләре белән таныштыру (2-11 слайдлар) (4мин);
2)табигате белән таныштыру (12-24 нче слайдлар)(2мин);
3)пейзажны сурәтләү үзенчәлеге, традицион стильнең XVII – XIX гасыр рәссамнарының иҗатында чагылышы, шигърият белән тәңгәл килүе (25-35 нче слайдлар)(5мин)
-кечкенә детальләрне сурәтләү, тормыштагы һәр кечкенә детальнең, предметның күрелмәгән тиңдәшсез матурлыгын күрү һәм соклану, әйтелмәгәнгә колак салу;
-пейзажны сурәтләгәндә аерым предметлар (ассимметрия) нәфис, зәгыйфь (хрупкий) сызыклар (графичность) ярдәмендә ачык (лаконичность) итеп ясала;
-предметлар бер почмактарак урнашкан (стиль “одного угла”). Кинәт кенә җил исеп куйган кебек. Мәсәлән диңгезнең киңлеген тою өчен, бер почмакта, дулкыннар арасында тирбәлүче көймә рәсеме ясау да җитә.
Көзне сүрәтләү өчен – коры, шәрә ботакта утыручы ялгыз кошны;
-аерым предметларны табигатьтән күчереп түгел, ә үзеңнең эчке дөньяңа тәңгәл китереп ясау;
-гади, ясалып бетмәгән сызыклар белән ясау, хәрәкәтне күрсәтү;
-акварель буяуларны аз, суны күп алып, үтә күренмәле итеп ясау;
-яфрак һәм чәчәкләрне берәм-берәм түгел, ә бер җиргә туплап ясау;
-аз төсләр куллану, иң кулае – өч төс. Кара төсне куллану;
-тушь, темпера белән сүрәтләү;
-турыпочмаклык формасындагы кәгазьгә яисә ефәк тукымага (батик) ясалган рәсемнәр;
IV.Практик эш. Тар озынча битләрдә кечкенә детальләрне сүрәтләү.
1.Фон төшерү. Алган белемнәрне искә төшерү (1мин).
2.Алгы пландагы предметларны ясау. Нечкә пумала һәм акварель буяулар белән үлән, слива ботагы һәм чәчәген сүрәтләү алымнарын күрсәтү (укытучы), (3мин) .
2.Шигырьләрне кабаттан уку.
3.Мөстәкыйль ясау.(27мин)
Эш барышында “Чия” япон җырын тыңлау
V.Йомгаклау. (2мин)
1.Ясалган рәсемнәрне карау, фикер алышу.
2.Япония рәсем сәнгатенең төп үзенчәлекләрен әйтеп чыгу.
3.Өй эше бирү.

Дәрес барышы
I.Оештыру.
Балалар белән исәнләшү. Аларның кәефләрен сорашу. Хәерле көн теләү.
II. Актуальләштерү.Дәреснең темасы максаты белән таныштыру.
Һәр халыкның үзенең гаҗәеп зирәк художество дөньясын – үзенең сәнгатен барлыкка китерә, төрле сәнгать әсәрләре иҗат итә.
-Узган дәресләрдә кайсы халыкларның сәнгатен өйрәндек? (Рус, татар, борынгы грек)
-Сәнгать ни өчен кирәк, төрле халыклар үзләренең сәнгать әсәрләрен нинди максатта иҗат итәләр?
(Сәнгать аша ул үзенең дөньяга карашын чагылдыралар, дөньяны ничек аңлауларын, карашларын күрсәтәләр.)
- Ә бүген без сезнең белән уйларыбыз белән генә булса да, ерак сәяхәтебезне дәвам итәрбез.
III. Яңа материал белән танышу.
Япония сәнгате белән таныштыру, укучыларда бу ил сәнгатенең үзенчәлеге, аның халкы турында беренчел күзаллау булдыру.
Презентация карау һәм фикер алышу, яңа очраган сүзләргә аңлатмалар бирү.
1)ил һәм анда барлыкка килгән сәнгать төрләре белән таныштыру (2-11 слайдлар);
1 слайд.
2 слайд .
3 слайд
Япония – бик борынгы ил. Япония халкы үз илен кояшны каршылаучы ил (страна восходящего солнца) дип әйтергә ярата,
-Ни өчен? (Укучыларның фикерләре тыңлана?
чөнки ул Тын океан утрауларының берсенә урнашкан , шунлыктан алар таңны башкалардан алданрак каршылыйлар, иң беренче булып кояшны сәламлиләр.
4 слайд .
Бу кыю халыкларны бу җирләргә, бәлки, кояш алласы Аматераса чакырып китергәндер. Үзләренең илләрен алар Ямато – “тауларга юл” дип атаганнар.
Хәзерге көнгә кадәр алар кояшка баш ияләр, кояш чыкканда кызган шарның диңгез төбеннән күтәрелүен күзәтергә яраталар
5 слайд
Япония - бай тарихлы, кабатланмас сәнгать әсәрләренә бай, гаҗәеп табигатьле ил. Аның тынгысыз, матурлык яратучы халкы күп кенә сәнгать төрләренә нигез салган.
-Ни өчен эш сөючән?
“Әкият сөйләү - эш көне тәмамлаганнан соң ял итү ул. Көндез әкият сөйләп утырсаң, тычканнар көләр”, дип әйтә японнар.
-Япониядә барлыкка килгән нинди сәнгать төрләрен беләсез?
(Укучыларның фикерләрен тыңлау)
6 слайд.
Оригами
-Нәрсә ул оригами?
Япониядә барлыкка килгән кәгазьдән төрле фигураларны бөкләп ясау сәнгате
7 слайд.
Нецке
Бу кечкенә (миниатюр) скульптура әсәрләре, алла, аксакал яки җырчының, хайван яки кошларның агачтан, металлдан яки фил сөягеннән ясалган фигуралары.
Японнар аның ярдәмендә үзләренең киемнәренә кирәкле әйберләрен: кисет, трубка, ачкыч һ.б.ны беркетеп йөргәннәр. Нецуке - брелок
Әгәр дә өйләрендә бик күп нецке булса, кара көчләр аларга тимәячәк дип уйлаганнар.
8 слайд .
Курчак ясау. (Рәсемне күрсәтү)
-Бу курчакны ничек дип атыйлар? Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
Иң беренче матрешкалар да Япониядә ясалган. Бу – кысык күзле, бераз усалрак япон карты булган
9 слайд.
Икебана
-Нәрсә ул икебана? (Фикерләр тыңлана)
Букетлар, композицияләр ясау сәнгате. Композицияләр чәчәк, агач ботагы һәм керамик савыттан тора. “Ике” - тормыш, “бана” – чәчәк дигәнне аңлата. Японнар иң беренче үзләренең икебаналарын храмнардагы аллаларга алып килгәннәр.
Оста, икебана аркылы, үз фикерләрен, кәефен, дөньяга карашын чагылдыра. Максаты – табигатьнең матурлыгын чагылдыру
10 слайд.
Каллиграфия
-Нәрсә ул каллиграфия? Сез өйрәндегезме? (Фикерләр тыңлана)
Бу матур һәм эчтәлекле итеп язу сәнгате.
-Кешенең язуына карап нәрсәләр әйтергә була?
Почерк (язу) текстның кәефен чагылдырырга тиеш.
Язуларны (иероглифларны) пумала һәм тушь ярдәмендә озын төргәкле кәгазьләргә (свиток) яки тукымага язганнар һәм борынгы язуларны хәтта өй стеналарына да элгәннәр.
Тикмәгә генә алар “үткәнен белгән – хәзергене дә белә” дип әйтергә яратмыйлар.
Японча “какемоно” дип атала. Ә һәр өйдә бу язуларны элү өчен махсус урын (уем) – такемона бар.
Татарларда бу сәнгать төре ничек дип атала? (Шамаилләр язу).
Берничә шамаилне күрсәтеп китү.
Өстәмә. Япон сәнгате – мәгънәле хисләрне сүзсез, барысын да әйтеп бетермичә аңлатып бирүне максат итеп куя.
“Язулардагы буш урыннар андагы пумала белән язылганнарга караганда күбрәк мәгънәгә ия”
11 слайд.
Япония сәнгатендә табигать образын сурәтләү
Үзенчәлеге – табигать белән аһәңле (аваздаш) булырга омтылу
2)табигате белән таныштыру (12-24 нче слайдлар);

-Ә нинди соң япониянең табигате? (Фикерләр тыңлана)
12 слайд. Япония – очсыз-кырыйсыз океан,
13-14 слайд.
Диңгез фотосы һәм рәсемнәре.
15 слайд.
Диңгез төбеннән күтәрелүче чылбыр кебек тезелеп киткән очлы түбәле биек таулар
16-17 слайд.
Тау фотосы һәм рәсеме.
18 слайд.
Вулканнар иле.
Андро Хиросиге. Мэгуро Син-Фудзи
19слайд.
Тау елгалары тау түбәләреннән ташлар, агач тамырлары арасыннан юл ярып диңгезгә ашыгалар.
Мэгуро. Инеш. Тиёгаикэ
20слайд.
Ирекле җилләр тау түбәләре арасыннан рәхәтләнеп үтеп йөри, ә тау битләрендә үскән агачларга алар белән көрәшергә туры килә. Шуңа да аларның ботаклары һәм тамырлары кәкре-бөкре булып беткән, шулай да бик матурлар.
Андро Хиросиге. Слива бакчасы
21 слайд.
Өрәңге агачының фоторәсеме.
-Бу нинди агач? Безнең якларда үскән туганына охшаганмы? (Танымасалар, коелган яфрагына игътибар итәргә кушам.)
22 слайд.
Япониянең табигате безнекеннән аерылмый да, аерыла да кебек. Ә нәрсәсе белән аерыла? (фотолар күрсәтелә, укучыларның җаваплары тыңлана.)
23 слайд.
Анда дымлы, шуңа да томаннар бик еш була. (фоторәсем)
24 слайд
Иртән яки яңгырдан соң чыксаң, тирә-як шундый матур: якындагы предметлар аермачык күренә, ә ерактагысы юылган, көмешсыман йомшак күләгә кебек.
Японнар үзләренең пейзажларын нәкъ шулай күрәләр һәм шулай сурәтләргә яраталар да.
Хианд Минг Зенд (Пейзажлар).

3)пейзажны сурәтләү үзенчәлеге, традицион стильнең XVII – XIX гасыр рәссамнарының иҗатында чагылышы, шигърият белән тәңгәл килүе (25-35 нче слайдлар)

25 слайд.
Япония сәнгатенең сере.
Тормыштагы һәр кечкенә детальнең, предметның күрелмәгән тиңдәшсез матурлыгын күрү һәм соклану, әйтелмәгәнгә колак салу

Бу шигырьләр япон теленнән русчага тәрҗемә ителгән. Күбрәк тәрҗемә иткән саен аның матурлыгы, мәгънәсе югала. Шуңа күрә ул шигырьләрне мин сезгә русча укырга булдым
Придет пора
И облетят цветы у горных вишен,
Но разве тот наряд хорош, что пышен?

Гляжу опавший лист
Опять взлетел на ветку,
То бабочка была.
26слайд.
-Нәрсә ул кечкенә деталь? (Фикерләр тыңлана)
Бу – кошчык кунган ботак, күбәләк һәм чәчәк, энә карга кунган үлән, ерактагы таулар фонындагы чәчәк аткан сакура ботагы. Предметлар төшерелгән фоторәсемнәр).
27 слайд.
Зарыгып көткән табигатьнең уянуы монда көтмәгәндә, ташкын кебек чиянең чәчәк атуы белән башланып китә. (Сакура ботагы ясалган картина).
28 слайд.
Аның алсу чәчәге күплеге белән генә түгел, ң озак тормавы белән дә сокландыра, дулкынландыра. Аның таҗлары шиңми, ә кар кебек бөтерелеп аз гына җил исүгә җиргә очып төшә.
Бу бәйрәм сакураның чәчәк атуы дип атала (Сакура куагының фоторәсеме).
29 слайд.
Таулар һәм су, чәчәкләр һәм кошлар, үлән һәм бөҗәкләр гади һәм серле. Нәкъ япония шигъриятендәге кебек. Һәр шигырь –кечкенә картина.
На голой ветке
Ворон сидит одиноко.
Осенний вечер. (хокку)
Соперничая с белизною снега,
Упавшего с небесной высоты,
У дома моего
На ветке сливы зимней
Цветут сегодня белые цветы. (хайку)
Отомо Якомоти.
Огата Корин. Цветущая слива. (Картина)
Кано Эйтоку. Ястреб на сосне. (Картина)
Кано Мотонубу. Пейзаж с водопадом и аистом. (Картина)

30 слайд.
Пейзажны сурәтләгәндә аерым предметлар (ассимметрия) нәфис, зәгыйфь (хрупкий) сызыклар (графичность) ярдәмендә ачык (лаконичность) итеп ясала.
Предметлар бер почмактарак урнашкан (стиль “одного угла”). Кинәт кенә җил исеп куйган кебек
Кацусика Хокусай картинасы. (Диңгез. Камыш )
Өстәмә. Мәсәлән диңгезнең киңлеген тою өчен, бер почмакта, дулкыннар арасында тирбәлүче көймә рәсеме ясау да җитә.
Көзне сүрәтләү өчен – коры, шәрә ботакта утыручы ялгыз кошны. Бу безгә үзебезнең шушы дөньяга килгән бер кунак кына булуыбызны искәртә.
31 слайд
Турыпочмаклык формасындагы кәгазьгә яисә ефәк тукымага ясалган рәсемнәр суримоно дип атала
Охадо Косон картиналары
32-34 слайдлар.
Хәзерге заман рәссамнарының япон стилендә эшләгән эшләре.
35 слайд Ел фасылларын тукымага чигеп ясалган рәсемнәр.
- Һәр ел фасылының үз матурлыгын күрә һәм аңа соклана беләләр Кыш дип әйтмәсә дә, рәсемдәге нарат ылысын күргәч кышны күз алдына китерә. Бу ботакка ап-ак кар яуган. Яңа яуган ак кар аларны битараф калдырмый.
Язын-сакура, слива, азалиянең чәчәк атуына.
Көзен тауда үсүче өрәңгеләрнең кызгылт яфрагына, хризантема чәчәгенә һәм айга.
Җәен көнбагыш һәм ак төнбоекларга.
36 слайд. Гадәтигә кара да –
гаҗәепне күр,
Гадигә кара да –
катлаулыны күр,
Ямьсезгә кара да –
гүзәлне күр,
Кечкенәгә кара да –
бөекне күр
IV.Практик эш. Тар озынча битләрдә кечкенә детальләрне сүрәтләү.

-Без бүген сезнең белән Япония пейзажын яки үзебезнекен Япония рәссамнары кебек, пумалалар белән генә, аларның табигатьне сурәтләү кагыйдәләрен истә тотып, ясап карарбыз.

-Алар табигатьне ничек сурәтлиләр? (Үзенчәлекләр санап кителә(Ачык төстәге томан кебек фонда аерым предметларны ачык итеп ясап))
Рәсем ясауны нәрсәдән башларбыз (Фон төшерүдән)
1.Фон төшерү. Алган белемнәрне искә төшерү.
-Фон өчен нинди буяулар кулланырбыз? (Йомшак. Кышны сурәтләсәк – зәңгәрсу, язны – ал, җәйне – яшькелт, көзне - саргылт яки бераз сорырак.)
-Бу төсләрне ничек барлыкка китерәбез? (Ачык төсләргә ак буяуны кушып).
Салкын төсләргә ак буяуны кушканда агын күбрәк, ә ,мәсәлән зәңгәрне аз гына алырга кирәк. Чөнки салкын төсләр ак төсне басып китә.
Еракта күренгән таулар, агачларның шәүләләрен ясарга да була.

2.Алгы пландагы предметларны ясау. Нечкә пумала һәм акварель буяулар белән үлән, слива ботагы һәм чәчәген сүрәтләү алымнарын күрсәтү (укытучы).
-Бераз кипкәннән соң алдагы, якындагы предметларны ясыйбыз. _Алар ничек ясала? (Ачык, зур итеп)
Бу слива ботагы, кош, күбәләк, камыш һ.б. булырга мөмкин.
Укытучы балаларга ярдәм итә, киңәшләрен бирә.

V. Йомгаклау.
1.Ясалган рәсемнәрне карау. Укучыларның фикерләрен тыңлау.
2.Япония рәссамнарының пейзажны сурәтләү үзенчәлекләре.
3.Өй эше бирү. Иҗади бирем. Хокку стилендә шигырь иҗат итү. (Биремне барлык укучыларга үтәү мәҗбүри түгел. Теләк буенча гына эшләнә.)
-Киләсе дәрескә без сезнең белән Япониянең архитектурасы һәм бакча ясау сәнгате белән танышырбыз. Өйдә үзегезнең бакчагыз турында искә төшереп, өйдәге предметлар һәм җиһазлар, аларның ничек урнашуын күзәтеп килегез.

Әдәбият: 1.Каждый народ-художник. 4кл. Учебник по изобразительному
искусству для нач.шк./Л.А.Неменская; Под ред. Б.М.Неменского.-
5-е изд. – М.: Просвещение, 2009
2.ОстровскаяО.В. Уроки изобразительного искусства в начальной
школе:1-4кл. Пособие для учителя. – М.:Гуманит.изд.центр
ВЛАДОС,2003
3.Изобразительное искусство и художественный труд:1-4.: Кн.для
учителя/Б.Н.Неменский, Н.Н.Фомина, Н.В.Гросул и др.- М.: Прос
вещение, 1991.

У вас нет прав для создания комментариев.