Гөмбәләр
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Гөмбәләр
Автор: Кашапова Г.Г.
Утырабыз урманда
Соры эшләпә киеп.
Пешерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.
Шампиньон.
Ашарга яраклы бик тәмле гөмбә.Яшелчә , җиләк-җимеш бакчаларында , болыннарда июльдән сентябрьгә кадәр үсә.Эшләпәсе итләч, шома, аксыл төстә.Сырлары ал ,сабында ак боҗрасы бар.Агулы
томсык гөмбәдән сырлары белән аерыла, агулы гөмбәнең сырлары ак төстә генә була.Шампиньонны махсус урыннарда ел әйләнәсендә үстерәләр.
Опята.
Опяталар күксел-сары төстәге гөмбәләр. Аяклары бик озын түгел, ә астан боҗрасыман түгәрәкләре бар. Аны тозлап та, киптереп тә, кыздырып та ашап була. Ул иң тәмле гөмбәләрдән санала. Агачларда үскән опяталар куркыныч, аларны ашамаска кирәк.
Подберёзовик Подосиновик
Каен һәм усак гөмбәләре бер төркемгә керә. Каен гөмбәсенең эшләпәсе күк, ә усак гөмбәсенең кызгылт төстә. Аның аягы зәңгәрсу булып та тора. Бу гөмбәләрне себер урманнарында, тундрада күп диләр. Киптергәндә алар кара төскә керә, шунлыктан аларны күбрәк кыздырып ашыйлар.
Боровик (белый гриб).
Ак гөмбә ул, гөмбәчеләрнең хыялындагы гөмбә. Ул бик тәмле, итле гөмбә, аны киптереп тә, тозлап та була. Аннан хуш ис килеп тора. Бүтән гөмбәләр киптергәндә каралалар, ә бу гөмбә төсен үзгәртми. Шуңа күрә аның исемен ак гөмбә дип атаганнар. Ә чынлыкта аның эшләпәсе караңгы кызгылт, аягы аксыл сары. Һәр елны да ак гөмбә мул уңыш бирми. Ак гөмбәнең двойниклары бар. Ул имән гөмбәсе белән охшаш. Имән гөмбәсенең эшләпәсен сындыргач, эче зәңгәрсу була. Шуның белән аерып була.
Лисички.
Әтәч гөмбәсе- төлке төсендәге гөмбә. Шуңа күрә аны русча « лисичка» дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала. Очраганда без аны рәхәтләнеп җыярбыз.
Мухомор.
Иң матур гөмбәләрнең берсе мухомор. Аны, безнеңчә, чебен гөмбәсе дип йөртәләр. Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар, шул билгеләре буенча аны җиңел генә башкалардан аерып була. Кеше өчен бу куркыныч гөмбә, аны ашарга ярамый. Әгәр Кеше аны ашаса, ул исерек кебек әйләнгәләп йөри башлый. Элек чебеннәрне үтерү өчен аның суын кулланганнар. Шуннан аның исеме дә килеп чыккан- чебен гөмбәсе. Ул хайваннарга кайбер чирләрдан арынырга ярдәм итә. Мәсьәлән, аны пошилар ашый
Поганка гөмбәсе- иң агулы гөмбәләрдән санала. Кеше аны ашаса үлә. Ул аксыл төстә, аягы нечкә, озын. Астарак түгәрәк боҗра кигертелгән кебек өлеше бар. Эшләпәсе яшькелт ак булып та торырга мөмкин. Иске гөмбәләрдән черек бәрәңге исе килеп тора. Аларны гөмбәчеләр шампиньоннар, яшел төстәге сыроежкалар белән бутарга мөмкин.
Кагыйдәләр
1.     Гөмбәләрне таптамыйча гына йөр.
2.     Аларны пычак белән генә кисеп ал.
3.     Урманда һәрнәрсәгә игътибарлы бул: агачларны сындырма, җәнлекләр тормышын күзәт, яшь агачлар утырт.
4.     Табигатьне яратучы һәм саклаучы яшь натуралист бул!

У вас нет прав для создания комментариев.