Әйләнә-тирә дәресеннән 1-3 класслар өчен ачык дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  Симетбаш башлангыч

гомуми белем мәктәбе “

 

 

 

 

 

 

Әйләнә-тирә дөнья  дәресеннән

1-3нче класслар өчен

ачык дәрес эшкәртмәсе

 

 

 

 

Тема: Табигать һәм без  (1кл.)

Икътисад һәм экология (3кл.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Гыйлаҗева Лилия Зиннур кызы

2013 нче ел

Укытучы__Гыйлаҗева Лилия Зиннур кызы. Класс 1-3   Предмет  Әйләнә -тирә дөнья

 

Тема: Табигать һәм без.

Тема: Икътисад һәм экология.

Тема максаты:

-дару үләннәре турында өйрәнгәннәрне ныгыту; табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен формалаштыру; кешеләрнең үз-үзләрен тотышларын бәяләргә өйрәтү; “эколог”, “экология”төшенчәләре турында күзаллау булдыру; табигатькә сакчыл караш, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

 

 

Максат:

-икътисад турында өйрәнгәннәрне кабатлау; табигатьнең торышы турындагы белемнәрне системалаштыру; икъ-тисадның әйләнә-тирәлек-кә нинди зыян китерүен аңлату; экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләрен эзләү; табигать байлыкларын саклау буенча җавап-лылык хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

-дәрестә алынган информацияләрне тормышта куллана белү.

Предмет буенча белемнәр:

-тема буенча термин һәм төшенчәләрне белү, дөрес куллану;

- табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдә-ләрен белү.

Шәхси:

-табигатькә карата шәхси мөнәсәбәт ту-дыру.

 

 

Җиһазлау:

тест; карточка-схемалар; презентация; китаплар күргәзмәсе; кит рәсем-нәре.

Регулятив:

-куелган сорауга максатчан җавап эз-ләү.

 

 

 

Дәрес тибы:

яңа материалны өйрәнү.

Укыту методы:

репродуктив метод.

Танып белү:

-табигать һәм ке-шеләрнең тыгыз бәй-ләнешен аңлаулары.

 

 

 

Материал:

дәреслек – 80-85битләр; методик ярдәмлекләр; интернет материаллары.

Коммуникатив:

-үзеңнең фикереңне, уйларыңны телдән матур итеп әйтә белү.

 

 

Төп төшенчәләр: эколог, экология, кисәтү тамгалары

 

Пространство оештыру

 

Предметара:

әйләнә-тирә дөнья; әдәби уку; физик тәрбия

 

 

Эш формасы:

фронталь, парлап, индивидуаль

Ресурслар:

дәреслек–62-62б.;

эш дәфтәре–39б.;

күрсәтмә материал-лар; кипкән дару үләннәре, интернет материаллары; төсле карандашлар;дидактик уеннар

 

Дәрес барышы

I этап. Эшкә кызыксыну тудыру

 

 

Укытучы эшчәнлеге

-оештыру өлеше, психологик уңай халәт тудыру (балаларның кәефләре белән кы-зыксыну);

-проблемалы сорау кую (дәресебез нәрсәгә багышлана?)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

-тест эшләү: ”Акча. Бюджет”

 

 

 

Укытучы эшчәнлеге

-мөс. эшне тикшерү

(4слайд)

 

 

 

 

-туган авыл турында слайдлар карау;

-проблемалы сорау кую(авылыбыз тагын да матур булсын өчен нишләр идегез?)

 

Укытучы эшчәнлеге

-Эмоциональ мохит булдыру:

–       Исәнмесез, укучылар! Бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?Хәзер көзгеләрне алыгыз да, үзегезнең йөзегезгә карагыз әле. Көзге сезнең йөзегезне ничек күрсәтә? Димәк, сезнең кәефләрегез шундый яхшы, күңелләрегез күтә-ренке. Бер-беребезгә елмая-быз, “хәерле иртә!” те-либез(хор белән).Тыныч кы-на утырабыз.

-Уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәрес тибын атауны оештыру: дәресебез нәрсәгә багышлана? (яңа әйбер өйрәнүгә)

-Актуальләштерүне оеш-тыру.

 

 

 

 

 

 

 

-туган як турында шигырь уку:

Нинди матур, иркен, саф              һавалы,

   Нинди     күркәм    безнең             ягыбыз.

     Кайда бар соң бездәгедәй яклар,

      Гүзәл       дә     соң   туган   ягыбыз.

Һәр почмагы аның, һәр         сукмагы

   Тиңсез   матур,   чиксез ягымлы.

Җирнең   һәрбер   гүзәл урынына да

 Алыштырмам     туган   ягымны.

 

Укучы эшчәнлеге

-көзгегә карап кәефне күтәрү, елмаю,”хәерле иртә!” теләү;

-дәреснең девизын уку, тибын әйтү (1слайд)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Мин нәрсәләр беләм? (2,3слайд) ,”Дару үләннәрен таныйсыңмы?” уены; русча исемнәрен әйтеп карау.

-дару үләннәре турында кабатлау, шигырьләр сөйләү, дару үләннәрен исеннән тану.

 

 

“Туган авылым”( 5-11 слайдлар)

 

 

II этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру

 

Укытучы эшчәнлеге

–Бүген миңа ярдәмгә килүче дусларым бар. Алар: табигать, экология, икътисад. Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк әле. Сүз сезгә, дусларым.

табигать,экология, икъ-тисад булып килгән укучыларның чыгышы:

Табигать:  Табигать ул – безне чолгап алган тирәлек. Табигать ул – җир-сулар, һава, үсем-лекләр һәм хайваннар. Кеше кулы белән эшлән-мәгән һәммә нәрсә табигать була.

Экология:Мин тереклек ияләре һәм аларны чолгап алган тирәлек арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүче фән. Экология сүзе грекча, ике сүздән ясалган. “Экос”- йорт, “логос”- фән дигәнне аңлата. Димәк, экология – йорт турындагы фән. Безнең уртак йортыбыз – табигать.

 Икътисад: Икътисад – минем яраткан предметым. Сез миннән башка яши алмыйсыз.     Табигатьтә булмаган әйберләрне сезгә мин бирәм. Икътисад ул– хуҗалык итү дигәнне аңлата. Минем төп

бурычым – кешеләрнең төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Минем өч “кит”ым бар. Алар миңа товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәк.

(тактага 3 “кит” куела)

–Әгәр бер “кит” юкка чыкса?

(Икътисад эшләми башлый, туктый)

 

Укучы эшчәнлеге

-индивидуаль эш (карточка-таблицаларны уклар белән тоташтыру);

-төркем белән эш (“Чылбыр төзе”! 3 “кит” та катнашырга тиеш)

су – электр – инженер (электр энергетикасы)

туфрак – үсемлекләр – агроном (авыл хуҗалыгы)

тимер рудасы – корыч – металлург (металлургия)

Укытучы эшчәнлеге

-яңа белемнәргә игътибарны юнәлтү:–Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

–Без мәктәптә, дәрестә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен  беләбез инде.Ә табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре бармы икән? Без бүген шул кагыйдәләр белән танышырбыз.

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

-Мин нәрсәләр белмим?

-укытучы ярдәмендә дәрес-нең темасын ачыклау;

-табигать турында слайдлар карау (12-19слайдлар)

 

 

 

III  этап. Физкультминутка

 Кош кебек – “очабыз”;

    Балык кебек – “йөзәбез”;

Агач кебек – “үсәбез”;

         Хайван кебек – “сикерәбез”.

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

–Укучылар, әйдәгез әле, табигать турында сөйләшеп алыйк. Табигатьнең нәрсә икәнен 3 нче класслар сезгә әйтеп киттеләр инде. Табигать ул – безне чолгап алган тирәлек. Табигать ул – җир-сулар, һава, үсемлекләр һәм хайваннар. Кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, кошлар сайрый, хайваннар йөри.  Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Ул безне җылыта, азык, кием бирә. Шуңа күрә без табигатьне сакларга тиешбез.

 -яңа төшенчәләр бирүне оештыру;

-“эколог”, “экология” төшенчәләре белән таныштыру;

Әгәр барлык кешеләр дә табигатьне сакласа, бик яхшы булыр иде. Ләкин табигатькә зыян китерүчеләр дә бик күп шул. Сезнең бәлки телевизорлардан “экология” дигән сүзне ишеткәнегез бардыр инде. 3нче класслар әйтеп үттеләр инде. Экология ул – табигатьне саклау турындагы фән. Экология сүзе грекча, ике сүздән ясалган. “Экос”- йорт, “логос”- фән дигәнне аңлата.Димәк, экология – йорт турындагы фән. Безнең уртак йортыбыз – табигать.

(таблицаны элү, әйтеп карау)

“Экология” сүзеннән “эколог” сүзе килеп чыккан.

(таблицаны элү, әйтеп карау)

Экологлар  алар – табигатьне күзәтәләр, аны өйрәнәләр,саклыйлар. Алар безне дә шуңа өйрәтәләр. Без дә нәни экологлар булабыз . Шулай булгач, без нишләргә тиеш булабыз инде?

-дәреслек белән эш (дәреслектәге тыю билгеләренә игътибар иттерү); кирәкле мәгълүматларны алу;

-кисәтү билгеләре белән таныштыру;

-проблемалы сорау кую(табигатьтә үзеңне ничек тотарга?);

-“Яхшымы әллә начармы?” уены (20 слайд),үз фикерләрен әйтү, дәлилләү;

 

-“Табигатькә зыянны нәрсә ясый?”(21 слайд)

IV этап.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Укытучы эшчәнлеге

-икътисадның барлык тармакларының да зыян китерүе турында фикерләшү:

-Бүген без сезнең белән икътисадның икенче, куркыныч һәм күңелсез ягы турында сөйләшербез. Аның беренче ягын сез беләсез инде. (кеше-ләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү)

Ә икенче ягын бүген белербез.

(таблицаларны элү)

Әйберләр күрсәтү: пакет,юу средствосы савыты һ.б.

–Аларны куллангач без савытларын нишләтәбез?Кер юган, савыт-саба юган сулар кая китә? (туфракны зарарлый)

Икътисадның барлык тармаклары да табигатькә азмы-күпме зыян китерә. Төгәлрәк итеп экранга карап белербез.

-“Экологик һәлакәт” – слайдлар карау(22-32 слайдлар);

-нәтиҗә ясау: икътисад куркынычсыз булырга тиеш.

Укытучы эшчәнлеге

-мөстәкыйль эшне оештыру;

-дәфтәрдәге эшне контрольдә тоту;

-үзбәяләүне тәкъдим итү;

-төркемнәрдә эшләүне оештыру.

 

 

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

Репродуктив бирем:

-дәфтәрдә эшләү: кисәтү билгеләре ясау.

Импровизацияле бирем:

-«Адашкан яфраклар» уены;

(Табигатьне саклагыз! Ул безнең дустыбыз.)

-төркемнәрдә эшләүнең авырлыгын билгеләү, үзбәя.

V этап. Физкультминутка

Җәйге урманга килдек, бик матур җирләр күрдек,

Бик зифа каен уңда, ямь-яшел чыршы сулда.

Күп күбәләкләр оча, әйләнеп җирне коча.

Әнә куян утыра. ул бүредән качкандыр,

Сикер, сикер син куян, без сакларбыз бүредән.

VI этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

Укытучы эшчәнлеге

-белемнәрне тикшерүгә уеннар оештыру

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

-логик фикерләүгә уеннар (”Хат уку”, “Ярый-ярамый”);

-“Белемнәрне тикшерик” уены (фишкалар белән)

Укучы эшчәнлеге

-дәреслек белән эш (эчтән уку күнегүләре)

VII этап.  Йомгаклау

 

Укытучы эшчәнлеге

-рефлекцияне оештыру.

 

Укучы эшчәнлеге

-укытучының сорауларына җавап бирү;

 

Укытучы һәм укучы  эшчәнлеге

-мөс.эшне тикшерү

 

-Схема буенча нәрсәне өйрәнгәннәрне һәм булдыра алуны сөйләү.

              белдем

Мин –   истә калдырдым

              булдыра алам

 

-Йомгак ясау.

 

 

 

-схема буенча нәрсәне өйрәнгәннәрне һәм булдыра алуны сөйләү.

 (сорауларга җавап); (33 слайд)

-проблемалы сорау кую: мин үзем нәрсә эшлим?

-нәтиҗә чыгару: җиребезне саклауны беренче чиратта үзеңнән башларга кирәк (34 слайд);

-шигырь уку, йомгаклау;

-билгеләр кую;

-өй эше: экологиягә карата рәсем ясарга.

             

У вас нет прав для создания комментариев.