Татарча да яхшы бел!(дәрес-сәяхәт)
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

 Муниципаль  гомуми белем  бирү учреждениясе

“ТР  Буа шәһәре  2 нче лицей”

                                 

       

Тема:

“Татарча да яхшы бел!”

әрес-сәяхәт)

                  Төзеде : татар теле һәм                 

                  әдәбияты    укытучысы

                  Вилданова Гүзәлия

                  Фәяз кызы      

                                                        Буа, 2011 нче ел

Тема: Татарча да яхшы бел! (3 нче сыйныф рус төркеме)

(дәрес-сәяхәт)

Максат: Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;

Элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү;

Балаларда туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү, туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: Татарстан республикасы картасы, дәүләт символлар, шәхси карточкалар, рәсемнәр, музыка коралы, Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигыре язылган плакат, җырлар җыентыгы,

Дәрес барышы:

  1. I.      Оештыру өлеше.
    1. 1.     Укучыларны дәрескә кабул итү.
    2. 2.      Исәнләшү.
  2. II.   Дежур укучының чыгышы.
    1. III.           Яңа теманы өйрәнү.

           1. Сорауларга җавап бирү.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә барлыгы ничә укучы?

- Бүген ничәнче февраль?

- Атнаның нинди көне?

- Ә иртәгә нинди көн була?

- Көн җылымы, суыкмы? (көн суык)

- Ни өчен суык? (Чөнки урамда кыш. Кыш көне суык була)

- Рәхмәт, утыр.

2. Өй эшен тикшерү (кыш темасына өйрәнелгән шигырьләрен тыңлау).

- Укучылар, сез кыш турында  шигырьләр беләсезме? (өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр)

 

 

 

1нче укучы

Урамда буран,                                                                                Әй, җил выжылдый,

Мин өйдә торам.                                                                            Буран дуылдый.

Тәрәзә аша                                                                                       Ачулы песи

 Тик авыз ерам.                                                                               Кебек мырылдый.

2нче укучы

Урамда нишләгәннәр?

Әллә он сипкәннәрме?

Әллә зур мичкәләрдән,

      Бик күп сөт түккәннәрме?

   Бөтен җирдә ак юрган...

     Белдем – белдем кар яуган!

       Әй шәп булган, шәп булган –

Без шуарбыз таулардан.

              

- Укучылар, бүген без сезнең белән Татарстан буенча сәяхәткә чыгабыз.

- Поездны кабызабыз: чух-чух-чух!

- Күрсәтегез әле, балалар,

  Поездлар ничек йөриләр?

- Менә шулай, менә шулай

 Поездлар йөриләр(поезд хәрәкәтләрен ясыйлар, ике кат кабатлана).

 

 Беренче тукталыш – “Мәктәп”

                       

Буа шәһәре 2 нче лицей  мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары.

- Мине, вакытлыча, “Сабантуй” газетасы хәбәрчесе дип уйлагыз. Мин сезнең мәктәп турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Шуңа күрә сезгә кунакка килергә булдым. Ә хәзер танышып китик. Мин Вильданова Гүзәлия Фәяз кызы.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Даша.

- Даша, син укучымы?

- Әйе, мин укучы.

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

- Мин 2нче лицей мәктәбендә укыйм.

- Рәхмәт.

 - Синең исемең ничек?

- Минем исемем Дима.

- Дима, сезнең мәктәп кайда урнашкан?

- Безнең мәктәп Ефремов урамында урнашкан.

- Мәктәп директорыгыз кем?

- Мәктәп директорыбыз Ахметов Ранис Раисович.

- Сыйныф җитәкчегез кем?

- Сыйныф җитәкчебез Татьяна Николаевна.           

- Рәхмәт.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Валерия.

- Валерия, сез мәктәптә нинди фәннәр өйрәнәсез?

- Мәктәптә без күп фәннәр өйрәнәбез: математика, рус теле, татар теле, табигать белеме чит тел һәм башкалар.

- Татар теле дәресендә сез нишлисез?

- Дәрестә без язабыз, укыйбыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез,  игътибар белән тыңлыйбыз.

- Рәхмәт.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Витя.

- Виктор, син үзегезнең мәктәбегез турында нәрсә әйтә аласың?

Укучының чыгышы: Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Ул матур, чиста, зур. Безнең мәктәп ике катлы. Беренче катта ашханә, спорт заллары, икенче катта актлар залы  урнашкан. Безнең мәктәптә зур китапханә бар. Китапханәдә  бик күп китаплар бар. Анда татарча китаплар да бик күп. Алар безгә татар телен өйрәнү өчен бик кирәк. Мәктәп – безнең өчен белем чыганагы.

- Зур рәхмәт! Сез бик матур татарча сөйләшәсез икән. Татар теле дәресендә “без язабыз”, дигән идегез. Әйдәгез әле, яза сүзен зат-сан белән  белән төрләндерик.     

 ( ике укучы тактада, калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр)

 Икенче тукталыш  - “Урман”

            

- Әйтегез әле, укучылар, ни өчен урман,  урман дип атала? (чөнки агачлар күп)

- Безнең урманнарда нинди агачлар үсә? (имән, каен, усак, чыршы, нарат, өрәңге агачлары үсә; миләш һәм шомырт  агачлары да бик күп

 

- Урманда нинди җәнлекләр, кошлар яши? (керпе, куян, төлке, аю, бүре )

 

- Әйдәгез әле, балалар, кышкы урманны карап кайтыйк.

                              

IV. Физминутка

                      “Йомшак кар”

 Кар, кар, кар ява

Бураннарны туздыра  (кар очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра   (туңу хәрәкәте).

Йомшак карны алабыз  (иеләләр),

Аннан туплар ясыйбыз   (кар йомарламнары ясау хәрәкәтләре),

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез  (хәрәкәтләр белән).

                                

V.  Ә хәзер Татарстан картасына күз салыйк. Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Ул бай, матур, күпмилләтле республика. Татарстанда борынгы һәм заманча шәһәрләр дә, зур һәм кечкенә авыллар да, район үзәкләре дә күп. Татарстан елгаларга, күлләргә, чишмәләргә бик бай. Анда калын урманнар да, тигез далалар да бар.

           

   

-         Укучылар, һәр дәүләтнең нинди символлары була? (һәр дәүләтнең үз флагы, гимны, гербы була)

-         Әйе, дөрес әйттегез. 1991 нче елның ноябрендә - Татарстанның флагы, 1992 елның февралендә - гербы, ә 1993 нче елның июлендә гимны кабул ителде.

                         

VI. Дәреслек буенча эш.

- Ә хәзер дәреслекләрне ачабыз. 95 нче биттәге “Татарстан Республикасы” тексты белән танышыбыз, аннары сорауларга җавап бирәбез.Сезнең алдыгызда Татарстанның зур шәһәрләре, авыллары, табигатен күрәсез.

- Әйтегез әле, укучылар, ни өчен дәреснең темасы “Татарча да яхшы бел!“ ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары)

- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә  тиеш. Бу турында Шәйхи Маннурның шигыре дә бар. Никита, сөйләп күрсәт әле безгә шуны.

”Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

  Икесе дә безнең өчен

         Иң кирәкле затлы тел ... ”

- Рәхмәт, Никита.

  Өченче тукталыш  - “Казан” 

Тизрәк барып җитәр өчен җырлап барыйк. “Мин яратам сине, Татарстан” җыры башкарыла

- Менә башкалабыз Казанга да килеп җиттек. Казан – зур, матур, борынгы шәһәр. Анда бик күп татарлар яши. Сез татарча сөйләшә белерсезме икән?

       

Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез тәрҗемә итеп әйтегез (шәхси карточкалар таратыла)

-         Извините, это какая улица?

-         Скажите, пожалуйста, аптека где находится?

-         Можно спросить это гостиница?

-         Далеко ли до школы?

-         Скажите, пожалуйста, как добраться до центра города?

-         Извините, эта улица куда ведет?

-         Скажите, пожалуйста, как добраться до продуктового магазина?

     - Вы говорите по-татарски?

     - Я правильно иду к вокзалу?

    - Рәхмәт, укучылар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез.

 Диалогик сөйләмне үстерү. (төркемләп эшләү)

Восстановите диалог.

1нче төркем. - Кичә килдем.

                       - Казан ошадымы соң?

                       - Дима,  син Казанга кайчан килдең?

                       - Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр

2нче  төркем.         - Әлбәттә, була.

                                - Автобус яки самолет белән килеп була.

                                - Ә поезд белән буламы?

                              - Казанга ничек килеп була?

3нче төркем.      - Син троллейбус белән бар.

                            - Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

                            - Сиңа кайсы аптека кирәк?

                            - 14 нче.

4нче төркем.        - Юк, ерак түгел.

                              - Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

                              - Урамны аркылы чык та уңга борыл.

                              - Миңа анда ничек барырга?

VII. Дәресне йомгаклау.

- Безнең сәяхәтебез, укучылар, ахырына якынлаша. Әйдәгез әле, дәрестә үткәннәрне йомгаклау ясыйк.

1нче укучы:  Өйрәттеләр безне монда

                      Туган илне сөяргә.

                      Өйрәттеләр саф татарча

                      Матур итеп сөйләргә.

2нче укучы:  Бергәләшеп без уйнадык,

                      Матур шигыйрь сөйләдек

                      Тәртипле, тырыш булдык

                      Укытучыны тыңладык.

VIII. Өй эше: “Татарстан Республикасы”;  “Татарстан – минем Ватаным” дигән темаларга  рәсем ясап килергә.

-         Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә уңышлар телим, тырышып укыгыз, русча да, татарча да яхшы белегез. “Кояшлы ил” җырын тыңлап, сау буллашыйк.  

У вас нет прав для создания комментариев.