Балаларга үгет-нәсихәт
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«ТАТАР ЯНТЫГЫ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

Балаларга
үгет –нәсыйхәт
(тәрбия сәгате)

Класс җитәкчесе: Н.Р.Шакирова.

Максат: Укучыларга киләчәк тормышның, язмышның, бәхетле яки бәхетсез булуның-һәркайсының гаять дәрәҗәдә гыйлемгә, үз-үзеңне тотышка, әхлаклылыкка һәм холыкка бәйле икәнлеген төшендерүне дәвам итү; укыганнардан нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддин портреты, үгет-нәсыйхәтләр язылган плакатлар; укучылар чыгышы язылган тезислар
Кулланылган материал: Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы
Тәрбия сәгатенең төре: телдән журнал

Тәрбия сәгатенең планы
1.Тәрбия мәсәләсен кую. Бәхетле яшәүнең сере нидә?
2.Тәрбия мәсәләсен чишү:
1бит- Ризаэддин Фәхреддинн-татар халкының күренекле фикер иясе
2бит-"Гыйлем -нур, наданлык-хур"
а)-Нәрсә ул гыйлем?(шәкертлек әдәбе)
б)-Гыйлемгә ничек ирешеп була?(балаларга үгет-нәсыйхәт)
3бит-"Әдәп тәрбия, гүзәл әхлак, нәзакәтлелек димәктер"
а)-Нәрсә ул әхлак?
б)-Р.Фәхреддин хезмәтләреннән алынган тәрбияви мисаллар буенча фикер алышу
4бит- Аралашу-үзтәрбиянең иң мөһим чарасы
а) -"Аралаша беләсеңме?"-тест
б)-Аралаша белүнең төп 10 кагыйдәсе
3.Рефлексия
4.Йомгаклау

Тәрбия сәгатенең барышы
1.Тәрбия мәсәләсен кую
-Исәнмесез, балалар! Тәрбия сәгатен башлыйбыз.
Халкыбыз борынгыдан ук аң-белемгә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне зурлаган, китап сүзен хакыйкать сүзенә тиңләгән. Дөньяны танып белү, белем алу зур тырышлык, түземлелек, ихътыяр көче таләп итә. Кем үз-үзен тәрбияләү, үзлегеннән белем алу, үзенә-үзе анализ ясау белән шөгыльләнә, шул кеше үзен танып белә. Мин кем, нәрсәгә сәләтле, нәрсә беләм дигән сорауларга җавап бирә ала. Андый кеше үзен үзгәртүгә, белем алуга ихътыяр көче дә таба. Шуңа күрә һәр кеше, мөмкин кадәр яштән үк, үз алдына көче җитәрдәй максат куярга, киләчәктә үзен кем итеп күрергә теләвен ачык белергә һәм шуңа омтылырга тиеш.
"Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек
гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер"
Ризаэддин бине Фәхреддин
Бүгенге җәмгыятьтә дә белем алу һәм әхлак мәсьәләләре иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Димәк, укучылар, без бүгенге тәрбия дәресендә нәрсә турында сөйләшербез?
Көтелгән җавап:
-Без бүген татар халкының күренекле фикер иясе-Ризаэддин Фәхреддин мирасына күзәтү ясарбыз
-Аның белем, әхлак, тәрбия турындагы фикерләрен укып өйрәнербез
-Үз-үзебезне танып-белү юлларын эзләрбез
Сүзлек эше:
Гыйззәт-данлы, хөрмәтле

2.Уку мәсьәләсен чишү
1бит
Укытучы: Укучылар, кем соң ул, Ризаэддин бине Фәхреддин? Укучы: Ризаэддин Фәхреддин-татар халкының күренекле фикер иясе.
Ул күп еллар дәвамында Диния Нәзарәтен җитәкли, татар дөньясында иң мәшһүр саналган "Шура" журналының мөхәррире була. Риза Фәхреддин үз милләте өчен янып яши. Ул шулай ук "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ата", "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе", "Мәктәп әдәбе" һәм башка исемдәге китаплар бастырып чыгара. Р.Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең төп максаты дип саный. Хезмәтләрендә милләтне аң-белемле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
"Кеше булу өчен, -ди ул, -гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм боларны бер-берсеннән аеру дөрес булмас." Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 80 гә якын. Бу китапларның тиз арада таралып, халык арасында яратылып укылуларының төп сәбәбе шунда: хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән баетып язылган. Моның өчен, әлбәттә, бик зур тәҗрибә кирәк булган. Р.Фәхреддин исә 20 ел буе мәдрәсәдә укыган, аннары үзе төрле мәдрәсәләрдә укыткан.

2бит
Укытучы: Гыйлем -нур, наданлык-хур, дигән халкыбыз. Нәрсә икән ул гыйлем? Ул кешегә нәрсә өчен кирәк?
Укучы: Мин Риза Фәхреддиннең "Шәкертлек әдәбе" китабындагы белем турындагы фикерләрен укып өйрәндем. Бу фикерләрне без белергә тиешле дип саныйм, чөнки белем алу-безнең төп эшебез. Галим әйтүенчә "Гыйлем-белү дигәнне аңлата. Димәк белем дигән сүз. Гыйлем алу- кешеләр өстендә булган олы бурыч. Гыйлем- күңел күзен ачар, наданлыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә ирештерер. Тереклекне саклар. Дөньяда яшәргә өйрәтер. Белмәгән нәрсәләрне белгән кешеләрдән өйрәнегез, гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялыгыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калудан оялыгыз, чөнки монысы гаеп эш" -дигән фикерләре бүгенге көн өчен аеруча мөһим дип саныйм.
Укучы: "Һәрбер кешенең һәм шулай ук аерым бер милләтнең бәхетле булуына төп сәбәпче-белем. Ашлыклар өчен яңгыр никадәрле кирәк булса, адәм баласы өчен дә белем шул рәвештә кирәкле. Белемле халыклар сәгатләп вә минутлап үскәндә, белемсез халыклар юкка чыгып бетәрләр."ди галим үзенең язмасында. Укытучы: Шулай итеп Риза Фәхреддин зур кыйммәткә ия булган фикерләрен аерым кешеләр өчен генә түгел, ә үз халкы, үз милләте бәхетен кайгыртып та алдан әйтеп калдырган.
Укытучы: Ничек гыйлемле булырга соң?
Укучылар бүлеп сөйлиләр: Риза Фәхреддин әсәрләренә нигезләнеп төзелгән "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабында мәктәп әдәбе турында сөйләнелә. Мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр без туганчы ук язылган булган. Безнең әби-бабаларыбыз да, әти-әниләребез дә аларны төгәл үтәгәннәр. Димәк ул кагыйдәләрне без дә бозмаска тиеш. Менә ул кагыйдәләр:
1."Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне салып билгеле урынга куегыз, мәктәптә икенче аяк киеменнән йөрегез",-ди Р.Фәхреддин. Бүгенге көндә дә бу таләпләр сакланган, без ул таләпләрне үтибез.
2."Дәрес башланыр алдыннан әдәп белән урыннарыгызга утырыгыз, дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз ",-ди галим.
3."Дәрестә укучы иптәшенә комачауламаска, вакытны үзеңә файдалы итеп уздырырга тырышырга тиеш, күркәм холыклы булуны зур бәхет дип белегез"
4."Бертөрле дәрес биргәндә икенче дәресне карап утырмагыз. Укытучы бирә торган дәрескә күңелегезне салыгыз. Һәрбер сүзне зиһенегезгә урнаштырыгыз. 5.Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез. Шулай булсагыз, остазларыгыздан ризалык алырсыз.
6.Укытучы сораганда басып ачык тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән сораган сүзгә рөхсәтсез катышмагыз",- ди Р.Фәхреддин. Димәк, бер-беребезне бүлеп, кычкырып утырырга ярамый.
7.Мәктәп әдәпләренә керүче тагы бер кагыйдә: дәрес калдырмау. Дәрес калдырдыңмы-бу инде синең бушка үткән көнең дигән сүз. Күпме яңалык, мәгълүматны белмичә каласың.
8."Гыйлем алыр өчен тырышырга кирәк. Тырышлык-акыл һәм фикергә, шулай ук тән һәм сәламәтлеккә зыян китермәс рәвештә тырышу ул. Күңелдә яхшы урнашып калсын өчен дәресләрне кат-кат укырга тиешле. Бүгенге сабакны кабатлап кына калма. Үткән көн сабакларын да бер кагыйдә буенча кабатла. Белмәгән яки шөбһәле булган урыннарны остаз һәм мөгаллимнәрдән яки башка белүчеләрдән сорарга тиешле. Сораганнардан яшерү һәм сораудан гарьләнү-укучы өчен гаептер.
9.Гыйлемлекнең яхшы саклануы өчен һәрвакытта яныңда китаплар, дәфтәрләр булырга тиешле. Үзлегеңнән өстәмә әдәбият укырга кирәк. "Тамчыдан күл җыелыр",-дигән кебек, аз-азлап җыелган гыйлем-соңрак күп булыр, диелә Р.Фәхреддиннең "Балаларга үгет нәсихәт" дигән китабында.
Укытучы: Димәк ,укучылар, гыйлемле булыр өчен нишләргә кирәк?
Көтелгән җавап (укучылар фикере):Мәктәптә яхшы белем үзләштерү өчен мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзеңне дөрес тотарга, белемле булыр өчен тырышып укырга кирәк.
Укытучы:
"Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр,
ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.
Шулай булса да, очы - бәхеткә,
ахыры камиллеккә барып туктыйдыр" дигән сүзләре белән Р.Фәхреддин гыйлемне ихлас һәм зур тырышлык белән өйрәнергә кирәклеген аңлата.
3бит
Укытучы: "Әдәп тәрбия, гүзәл әхлак, нәзакәтлелек димәктер", дигән Р.Фәхреддин. (Нәзакәт- нәфис, әдәпле булу) "Бик зур гыйлемгә ия булып та, кешенең әхлагы түбән дәрәҗәдә булса, ул кеше алга барудан бигрәк, артка таба бара" - дип язып калдырган бер борынгы акыл иясе. Бу фикерләр бүген дә үз көчендә. Укучылар, нәрсә соң ул әхлак?
Укучы: Әхлак - үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кешегә җәмгыяттә кирәкле рухи һәм эчке сыйфатлар, аларның гамәлдәге үтәлеше ул. Р.Фәхреддин сүзләренчә, кеше өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе гыйлем булса, икенчесе-әдәп. Әгәр кешеләрдә әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкатъ күрсәтер. Әдәп кешеләрне ямьсез эшләрдән туктата, ялгышлардан саклый.
Укытучы: Р.Фәхреддиннең "Балаларга үгет нәсыйхәт" дигән хезмәтеннән алынган тәрбияви мисаллар буенча сезнең фикерләрегезне тыңлыйк әле, укучылар:
- Үзегездән буй һәм акыл ягыннан кечеләрне түбән күрмәгез, гакылыгыз вә байлыгыгыз белән мактанмагыз.
-Кешеләр турында күркәм фикердә булыгыз, яхшы эшләрен сөйләгез, яман эшләрен яшерегез, әмма үткәннәрне изгелектән башка нәрсә белән искә алмагыз.
-Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.
-Кешеләргә йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.
-Ата-аналарыгызга, әби-бабайларыгызга игелек кылыгыз.
-Һөнәргә өйрәнегез.
(Укучылар аңлата)
Укытучы: Заман гел алга бара. Хәзерге вакытта техник яктан алга киткән заманда яшибез. Һәр баланың өендә компютер, кәрәзле телефон. Ләкин әхлак төшенчәсе беркайчан да үзгәрми, элек-электән нинди мәгнәгә ия булса, хәзер дә шулай ук кала бирә.Туар көнгә ышаныч булсын дисәгез, тәртипле булыгыз, ата-бабаларыбызның акыллы сүзенә, аксакалларның киңәш- үгетләренә, вәгазьләренә колак салырга өйрәнегез, балалар!
"Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дигән Р. Фәхреддин.
4бит
Укытучы: Әхлакның нигезен әдәплелек, шәфкатлелек белән бергә аралашу матурлыгы, тыйнаклык кебек сыйфатлар да тәшкил итә. Аралаша белү кеше өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Аралашу дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз, укучылар?
Укучы: Безнең күп вакытыбыз мәктәптә сыйныфташларыбыз, укучылар, укытучылар белән аралашып үтә. Сыйныфташларыбыз белән дә, укытучылар белән дә без тыныч, әдәпле, матур сүзләр белән генә сөйләшергә тиеш.
Укытучы: Аралаша белү- чын сәнгать ул, балалар. Дөрес аралаша белү- кешенең үзенә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә дөрес бәя бирә белүенә бәйле. Безнең мәктәптә дә кайбер укучылар уйлап кына, әңгәмәдәшен авыр хәлгә куймыйча гына сөйләшә белә. Эш-гамәлләрне дөрес хәл итә, аралашканда үзен лаеклы тота. Андый укучыны үз хисләренә ия була белә, диләр. Тормыш катлаулы. Тормышта кешеләр арасында төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кемдер каршылыклы хәлләрне тыныч юл белән хәл итә белә, кемдер кызып китә, сугышуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Каршылыклы хәлләрдә һәркем үз-үзенә "уйлап эш ит, хисләргә бирелмә, кешелек сыйфатларыңны югалтма" дип әмер бирә белергә тиеш
Тест ярдәмендә үзегезне танып белергә тырышып карагыз әле. Нинди кеше икән сез, аралаша беләсезме?Хисләрегезгә хуҗа була аласызмы?
Тест
Уңай җавап (әйе)-3балл; "Әйе" дә, "юк" та-2балл; "юк" -1балл.
1.Синең дусларың күпме?
2.Син алар белән бәхәсләшә аласыңмы?
3.Кеше белән ачылып сөйләшә аласыңмы?
4.Берүзең генә калганда күңелсезме?
5.Озак вакыт күрмәгән дустың белән сөйләшергә сүз таба аласыңмы?
6.Кәефең начар булганда башкаларга уңай мөнәсәбәттә кала аласыңмы?
7.Дустың белән ачуланышканнан соң беренче булып дәшә аласыңмы?
8.Дусларың, якыннарың белән аралашканда кискен кисәтүләр ясаудан, үз фикереңне генә өстен куюдан туктап кала аласыңмы?
9.Син иптәшләрең белән килешүгә сәләтлеме?
10.Кешеләр белән аралашканда үз фикереңне тыйнак кына яклый аласыңмы?
11.Иптәшең белән килешмәвеңне үзенә әйтә аласыңмы?
12.Берәр кызык хәл турында белсәң, башкаларга сөйләү теләге уянамы?
Нәтиҗә:
30-39 балл- син аралашучан, башкалар белән очрашып сөйләшүдән тәм таба торган кеше. Кызыклы әңгәмәдәш, коллективның җаны; танышларың, дусларың сине башкаларны тыңлый, аңлый белүең, киңәш бирә алуың өчен ихтирам итәләр. Кайчак син күп сөйләшәсең. Әңгәмәдәшләреңә карата игтибарлы бул, аларның фикерен дә тыңла.Үз фикереңне көчләп такма.
20-20 балл-син аралашуда кайбер кыенлыклар кичерәсең; Синең дусларың әз, танышларың белән һәрвакытта да уртак тел таба алмыйсың. Кайвакыт әңгәмә вакытында кызып китәсең. Әңгәмәдәшләреңә карата игтибарлы бул. Үз-үзеңә ышанмаучанлыкны да җиңәргә кирәк. Димәк кызып китү- үз-үзеңә ышанмаган-лыкны белдерә.
20 дән ким балл-сине оялчан, үз-үзеңә бикләнгән, танышларың арасында сөйләшүгә катнашмый торган, вакытны үзең генә үткәрергә ярата торган кеше дип санарга була. Әмма бу синең дусларың юк дигән сүз түгел. Күп кеше сине
башкаларны тыңлый, аңлый, гафу итә белүең өчен ихтирам итә. Кеше белән актив аралаша алыр өчен сиңа оялмаска кирәк. Үз-үзеңә кирәгеннән артык тәнкыйтчел карама.
Укытучы: Кешенең язмышы, тормыштагы уңышлары аның аралаша белү осталыгына бәйле булырга мөмкин. Әгәр дә син әңгәмәдәшеңдә үзең турында уңай фикерләр калдырырга телисең икән төп 10 кагыйдәне истән чыгармаска тырыш:
1.Башка кешеләр белән чын күңелдән кызыксын!
2.Башкаларда яхшы тәэсир калдырасың килсә-елмай!
3.Исеңдә тот-кешенең исеме аның өчен иң татлы һәм иң мөһим аваз, шуңа күрә үзеңнең әңгәмәдәшеңә күп вакыт исеме белән эндәш!
4.Кешене тыңлый бел!
5.Әңгәмәдәшеңне кызыксындыру өчен, аңа һәм үзеңә кызык булган нәрсәләр турында сөйләш!
6.Кешеләрнең ышанычын яулап алу өчен, аларда уңай хисләр уята торган вакыйга-хәлләр турында сөйлә!
7.Тыңлаучыны озак сөйләп ялыктырм, үз фикереңне кыска һәм ачык итеп әйтергә өйрән!
8.Оппонентыңның да хис-фикерләрен хөрмәт ит. Аның ни өчен шулай эшләгәнен яки ни өчен шулай әйткәнен аңларга тырыш!
9.Бәхәсләшкәндә, шуны истән чыгарма: син сүз ярышында кем кемне җиңәр дип түгел, хәл ителәсе мәсәләне ничек уңай чишәргә дип уйларга тиеш.
10.Үзеңнең гаебеңне танысаң, гафу үтен!
3.Рефлексия
1.Без бүгенге тәрбия дәресендә нәрсәләр эшләдек?
Көтелгән җавап:
-Без бүген Риза Фәхреддиннең мәктәп тормышына караган нәсыйхәтләре белән таныштык.
-Галимнең гыйлем һәм әхлак турындагы хезмәтләрен укып өйрәндек.
-Мин кем, нәрсәгә сәләтле, тәртибем нинди? - дигән сорауларга нәсыйхәтләрдән җаваплар эзләдек.
-Үз-үзеңне танып белү өчен үзебезнең сыйфатларыбызга анализ ясарга тырыштык.
2.Бүгенге тәрбия дәресеннән нинди нәтиҗәләр ясадык?
Көтелгән җавап:
-Белемле булыр өчен яхшы укырга, дәресләргә әзерләнеп йөрергә, үзлегеңнән өстәмә әдәбият укырга кирәк.
-Үзеңне тәрбияләү өстендә даими эшләргә, тәртипле булырга, мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәргә, укытучыларны тыңларга кирәк.
-Акыл ияләренең тормыш юлын, эшчәнлеген, акыллы гыйбарәләрен, зирәк кисәтүләрен укып, өйрәнергә, истә тотарга, тормышта кулланма итеп алырга.
-Р.Фәхреддин иҗаты белән танышуны дәвам итәргә
4.Йомгаклау:
Укытучы:
Журналыбызның соңгы битен япканда, сезгә Р.Фәхреддин сүзләре белән мөрәҗәгать итәм: "Балалар! Сабак вә дәресләрдә мәшәкатьләр булса да, һич авырсынмагыз, бәлки яхшы укыгыз вә тәрбияле булыгыз. Алдыгызда олуг сәгадәт белән бәхет сезне каршылап көтеп тора. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын, хәзер ихлас вә мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дип, бабаларыбыз дөрес әйтмештер. Балалар! Әгәр бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез-файдасы да үзегезгә, кабул итмәсәгез -зарары да үзегезгә булыр..."
Сыйныф сәгате тәмам.

Кулланылган әдәбият:
Р. Фәхретдинов хезмәтләре: Шәкертлек әдәбе. Балаларга үгет-нәсыйхәт.

У вас нет прав для создания комментариев.