Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Балтач районы
МБГББУ «Пыжмара гомуми урта мәктәбе”

Тема:
Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
1категория

2013

Тема: Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар.
Максат:
- Укучыларның башлангыч сыйныфларда алган тел гыйлеме буенча белемнәрен системага салу; -белгәннәрне гомумиләштереп кабатлау;
-дөрес язу һәм уку күнекмәләре формалаштыру;
- көз ел фасылының үзенчәлекләрен барлау, көзге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;
Эш төре: аудиал, визуал, кинстетик укучылар өчен ишетеп, күреп, тоемлау белән укучының белем һәм күнекмәләрен үстерүгә биремнәр
Җиһазлау: компьютер, экран, җыелма чәчәкләр, теләкләр ябыштырылган көзге яфраклар.
Материал: индивидуаль карточкалар, белемнәрне тикшерү материалы, дәреслек Р.А. Юсупов,К.З. Зиннатуллина, Ч.М. Харисова, Т.М. Гайфуллина
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар! Хәерле, имин көннәр теләп, чираттагы туган телебез буларак та, дәүләт теле буларак та өйрәнелә торган татар теле дәресен башлыйбыз.
Укучылар, тәрәзәгә игътибар итегез әле! Үзенең алтынсу яфраклары, болытлы һавалары, тымызык яңгырлары, мул уңышлары белән җиһанда көз хакимлек итә. Көз ул бик сыный торган ел фасылыннан санала. Быелгы сыный торган көз үзе белән безгә кунаклар алып килгән. Әйдәгез, әле,дусларым, көз алып килгән барлык сынауларны да уңышлы үтәргә тырышыйк, барлык белемнәребезне тырышып күрсәтик.
СЛАЙД № 1
Укучылар, көз сынаулары белән бергә үзенең теләкләрен дә җибәргән. Әйдәгез, алдыбызга түшәлгән яфраклардан теләкләрне барчабызга ишеттереп укыйк.
(Һәрбер укучының психологик үзенчәлегенә карап дәрестә үсендереп җибәрә торган теләкләр языла һәм өрәңге яфраклары артына ябыштырып куела)
- Сиңа уңышлар телим!
- Игътибарлы булырга онытма!
- Бүгенге дәрестә кыюрак бул!
- Белемеңне күрсәтүдән курыкма!
- Башкаларга булышырга әзер бул!
2. Актуальләштерү өлеше.
Әйдәгез, укучылар, көзнең беренче сынавына игътибар итик.(Тактада баганалап бирелгән сүзләрдән, морфологик үзенчәлекләрдән чыгып, артык сүзне табу . Аудиаллар өчен сүзләр укыла, визуаллар өчен экранга җибәрелә. Артык сүзләр баганалап бирелә һәм юкка чыгарылып барыла. Ахырдан артык сүзләрдән нинди җөмлә чыкканлыгы сорала. (Көзнең бер көне ел туйдыра) Мәкальне дәфтәрләргә язу, морфологик яктан тикшерү. Укучыларның визуалы җөмләне бик тиз әйтте, аудиал булдыра алмады, кинстетик тактага чыгып язды.)
Көзнең без сары көннәр утырткан
Урманда бер яшел агачлар чәчкән
Бакчада сез көне басулар җыйган
Юлда алар күгелҗем ел туйдыра
СЛАЙД № 2-6

- Укучылар, әлеге сынау аша тел гыйлеменең нинди бүлеген искә төшердек?
(Морфология сүзе әйтелә һәм такта кырыена эленә)
СЛАЙД №7

3. Төп өлеш.

А) Укучылар, көзнең тагын бер сынавын үтәп алыйк.
Сүзлек диктанты.
Бертуктаусыз, табигать, уңыш, уҗым, тавыш, яңгыр, эңгер-меңгер, алмагач, матурлык,хис
(көз белән бәйләнешле сүзләр яздырыла)
- Сүзләрнең дөрес язылышын, дөрес укылышын ныгыту.
- Орфография, орфоэпия сүзләре тактага эленә.
- Иҗади яктан сәләтләре ачылган укчыларга, шушы сүзләрне кертеп, җөмләләр төзергә, ә калган укучыларга сүзтезмәләр әйтергә.(Кинстетик укучы тактага чакырыла. Визуаллар тактадан тикшереп бара.)

Ә) Көз безнең өчен сынауларны яудырып кына тора. Үзенә карата язылган текст җибәргән.
Төрле төстәге буяулары белән алтын көз килә. Көндез җылы, җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары, аз гына кагылуга, төрле төстәге күбәләкләр кебек, җиргә сибелә башлыйлар. Бу чорны халыкта “Әбиләр чуагы ” дип йөртәләр. Урман саргая башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре- бал кортлары- кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр. Җәнлекләр, хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның кәефе яхшы.
Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын.
Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән. Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль.
(Аудиаллар өчен текст укыла, визуаллар өчен экранга җибәрелә. Билгеләнгән сүзләрнең ясалышын язарга. Эшләр дәфтәрдә башкарыла.)
СЛАЙД № 8
ЯЛ МИНУТЫ
Көз безне бакчага кунакка дәшә. Кыраудан калган чәчәкләрне җыю. Чәчәкләр артына укучылар тарафыннан еш җибәрелә торган хаталы сүзләр язылган була. (Мәсәлән, ал(ь,ъ) япкыч, һәр(бер), ты(н,ң)лык һ.б.) (Балалар ишетеп, күреп, тоемлап хаталар өстендә эшлиләр)
Б) Әлбәттә, сынамышлардан башка көз безне сынап бетерә алмаячак.
(Сынамышның беренче өлеше укыла, экранга җибәрелә. Укучылар икенче өлешен белергә тиешләр. Кинеститиклар язып баралар, калганнар экрандагы белән эшли. )
Көз көне пәрәвез очса,.......
Көз озын килсә,....
Суган кабыгы калын булса,...
Көз көне тычкан-күсе күп
булса,....
Кыр казлары иртә китсә,...
СЛАЙД № 9
( Җөмләләрдән баш кисәкләрне язып алырга. Тел гыйлеменең нинди бүлеге кабатлануы искә төшерелә. Синтаксис сүзе такта кырыена эленә.)

В) Дәреслек белән эш. (Эш барлык укучылар эшләрлек итеп уйланылган)
- шигырьне сәнгатьле итеп укытучының укуы,
- укучылардан укыту,
- шигырьдән алгы рәт сузыкларына башланган сүзләрне язып алырга,
- тел гыйлеменең кайсы бүлеге кабатлануы сорала фонетика сүзе тактага эленә.

Г) Белемнәрне тикшерү эше
1.Татар телендә сүз төркемнәрен .................. бүлеге өйрәнә.
2. Сөйләм авазларын тел гыйлеменең ......... бүлеге өйрәнә.
3. Дөрес язылыш кагыйдәләрен ............. өйрәнә.
4.Җөмлә һәм җөмлә кисәкләре тел гыйлеменең ...... бүлегендә өйрәнелә.
5.Тел гыйлеменең дөрес укылыш кагыйдәләре ........ бүлегендә өйрәнелә.
6.Халык авыз иҗаты икенче төрле ...... дип атала.
(Аудиаллар өчен укыла, визуаллар өчен экранга җибәрелә. Укучыларның җаваплары эшләгәннән соң экрандагы белән тикшерелә. Визуаллар каршыдагы таблицадан карап бик тиз эшләделәр.)
4. Йомгаклау
- дәрестә сиңа нәрсә ошады?
- Мин сезгә ярдәм итә алдыммы?
- Ә сез миңа ничек ярдәм иттегез?
( билгеләр кую)
5. Өй эше
- хикәя яки шигырь язарга( иҗади яктан сәләтле укучыларга)
- көз темасына рәсем ясарга(рәсем сәнгатенә сәләтле укучыларга)
Нәтиҗә: Сочинение, рәсем ясап, без 5 нче класс укучыларын тикшерүне, диагностикалауны дәвам итәбез. Балаларның мәктәпкә адаптация чоры бара.

У вас нет прав для создания комментариев.