Безнең күңелләрдә син, Тукай!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Безнең күңелләрдә син, Тукай!)

Кышлар үтеп, язлар килгәч,
Кошлар каткан бер мәлдә.
Халык сагына сине, Тукай,
Туган көнең җиткән көннәрдә.

Шигырьләрең һәрчак истә синең,
Күпме вакыт үтеп китсә дә.
Синең иҗатыңны белмәгән бер татар да
Юктыр безнең бистәдә.

Еллар үткән саен якын син,
Гомер үткән саен кадерле.
Һәрбер әйткән сүзең ышанычлы,
Һәр эшләгән эшең кирәкле.

Калдырдың син безгә гаҗәеп байлык-
Шигырь, җыр, әкият дисеңме.
Бары да якын, бары да кызык
Әллә каден белеп бетермибезме?

Бала бәхете укуда дип,
Син укырга безне чакырдың.
Кечеләргә һәм зурга хөрмәтне
Кече яшьтән бездә тудырдың.

Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият иленә син әйдәдең.
Алар аша балаларны
Олы тормышка әзерләдең.

Синең телдә кошлар сайрый,
Синең телдә чишмәләр чылтырый,
Синең телдә җырлыйбыз, сөйләшәбез,
Һәм киләчәк буынга өйрәтәбез

Горур булдың, баш имәдең,
Авыр булса да заман.
Дөресен генә сөйләдең
Хәлең булса да бик яман.

Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә
Аның шигырләре мәңгелек.
Шуңа күрә халкым күңендә
Урын алган ул иң элек.

Син үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син һәрвакыт безнең арада.
Яшәү көче биргән шигырьләреңнән
Туган халкың илһам, көч ала.

У вас нет прав для создания комментариев.