[а] авазы һәм А а хәрефләре
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Олы Әтнә балалар бакчасы
Тема: [а] авазы һәм А а хәрефләре
Тәрбияче:Шакирова Гөлнара Тәлгать кызы
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Сөйләм үстерү һәм граммотага хәзерлек” буенча “Туган телне өйрәнәбез” бүлегенең оештырылган эшчәнлеге
2013 ел
Максат:[а] авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булдыру; А а хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү; әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итүкүнекмәләрен үстерү,сүз байлыгын арттыру;балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм дөрес итеп сөйли белергә омтылыш тәрбияләү.

Материал һәм дидактик җиһазлар:
Р.К.Шәехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”-методик кулланма; Р.К.Шәехова Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы:авазларны уйнатып: эш дәфтәре:2 кисәк:мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен; проектор;иллюстратив рәсемнәр,фишкалар.

Эшчәнлекнең барышы
I.Оештыру моменты.
Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Акыл һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
Уен “Тылсымлы каурый”дип атала. Каурыйны һәрбер бала ала,исемен, беренче авазны һәм нинди аваз икәнен әйтә.
II.Төп өлеш
1. Рәсем буенча эш. (тактадага рәсем эленә) Бүген сезгә кызыклы рәсем алып килдем.Нәрсәсе белән кызыклы соң? Рәсемне алма, яфрак, бабай, камыш,карлыгач,каз, тавык, балык, эт рәсемнәре белән тулыландырып бетерергә кирәк. Рәсемнәрнең һәрберсен үз урыннарына урнаштыру.Сүзләрдә бертөрле нинди аваз ишетәсез?
-[а] авазы.
-Ә кайсы сүз артык?
- Эт сүзе.
-Ни өчен?
-Чөнки анда [а] авазы юк.
Шөгыльнең темасын әйтү. Бүген без [а] авазы һәм А а хәрефе белән танышырбыз.
2.Уен “Төрле кәеф”. [а] авазын җырлап һәм төрле интонация белән әйтеп карыйбыз: соклану,курку, шатлык.
Бу авазны әйткәндә авыз зур итеп ачыла һәм аны җырлап та була.Иреннәрнең кырые теш казнасына якын тора. [а] авазы – сузык аваз.
3. Хәзер шушы аваз кергән тизәйткеч өйрәнербез.
1) Ак карга ала карга кунган.
Тизәйткечне 3-4 баладан сөйләтү.
4.Хәрәкәтле уен”Игътибарлы бул».
[а] авазын башка авазлардан аерып алырга: [а] авазы булса сикерәсе,булмаса чүгәлисе..
А)сузыклар арасыннан: а,у,и.о.а,и,а,у,а,ы
Б)сүзләр арасыннан:ат,ипи,арыш,имән.агач.
5. А авазы белән эш.
Авазның сүздә урнашуы. Рәсемнәр арасыннан [а] авазын сүз башында,уртасында,ахырында килгән рәсемнәрдән табарга. (компьютер экраныннан)
Аккош каз кысла
Аучы карбыз куртка
Аю балан тотка
Алъяпкыч китап сумка

6. Дәфтәр буенча эш.
Балаларга дәфтәрләрен ачтыру. 4 нче биттәге шигырьне сөйләү. Алмасы да алмасы
Өзеп кен аласы
Өзмим әле- баллансын!
Бераз гына аллансын.
7. Хикәя төзү. Балалар белән иллюстрацияне карау .Чылбыр рәвешендә җөмләләр төзү.
Бу-алма бакчасы .Бакча зур. Бакчада алмагачлар үсә. Алмагачның алмалары яшел. Алмаларны өзәсе килә. Алмалар яшел,баллансын әле.Мин алма бик яратам.
8.“Тере модельләр” уены.
-Ә хәзер уйнап алабыз.Сез хәзер алма сүзенең авазлары буласыз.Сүзнең беренче авазы нинди?Җавап биргән бала такта янына чыга,ул фишканы ала, [а] авазы була.Шул рәвешле,схема буенча сүзне укып,икенче,өченче,дүртенче авазлар билгеләнә һәм такта янына чакырыла.
-Әгәр дә монда фишкалар булмаса яки авазлар тәртип белән басмасалар,без сүзне укый алыр идекме?Ягез әле, “авазлар” тәртип буенча басыгыз.Балалар, “авазларга” үз урыннарына басарга ярдәм итегез.Аннан соң,күрсәткеч белән фишкалар буенча йөртеп,сүзне күмәкләп укырбыз.
9. А,а хәрефләре белән таныштыру. Зур һәм кечкенә А а хәрефләрен күрсәтү.Баш хәреф белән нинди сүзләрнең язылуын аңлату.(кешеләрнең исем-фамилияләре,хайван кушаматлары,шәһәр, авыл ,елга атамалары).
-Безнең төркемдә кем А хәрефен ярата?( исемнәрендә а авазы булган балалар)
-А хәрефе нәрсәгә охшаган?
Охшаган ул ракетага да
Ул басуда багана.
Аны белә һәрбер бала:
Алфавитны башлый ич А.
Алма сүзенең моделенә а хәрефен кую.
А хәрефен санау таякчыкларыннан төзү.
III. Йомгаклау
-Шөгыльгә нәтиҗә ясау.

У вас нет прав для создания комментариев.