Иң көчле звено (башлангыч сыйныф укучылары өчен викторина)
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе
«ТР Буа шәһәре 2 нче лицей»

Иң көчле звено
(2-3 сыйныф укучылары өчен викторина)
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Вилданова Гүзәлия Фәяз кызы

2013 нче ел


Максат: укчыларның күзаллап фикерләүләрен үстерү; яңа төр уеннарда катнашырга кызыксыну уяту; 2-3 класс укучылары арасында җиңүче укучыны билгеләү.

Материал: төрле фәннәргә карата уйлап һәм төрле китаплардан алып язылган сораулар.

Җиһазлау: уен үткәреләчәк зал бәйрәмчә бизәлә.

УЕН ТӘРТИБЕ:

Уенда 10 укучы катнаша. Беренче тур 2 минут бара, аннан соң вакыт акрынлап кими. Шул вакыт эчендә укучыларга сораулар бирелә. Билгеләнгән вакыт төгәлләнгәч, бер укучы уеннан чыга, уен шулай дәвам итә. Кемне чыгарырга кирәклекне уенчылар үзләре сайлый һәм тиешле уенчының исемен язып күрсәтә. Күпчелек кемне сайлый, шул уеннан чыга.

СОРАУЛАР

Синең исемең ничек?
Сыйныфыгызда ничә укучы?
Мәкальнең ахырын әйт. “Кем эшләми...”
Тактага нәрсә белән язалар?
10 һәм 9 саннарының суммасы?
Атнаның 7 көне?
Светофорда ничә төс?
Безнең якларда үсә торган иң озын ылыслы агач?
Дәрес башында без нәрсә ишетәбез?
Су кайда коры була?
Бер елда ничә ай?
Сиңа ничә яшь?
Нәрсәне кыш көне иләк белән ташып була?
Кайсы кош бала чыгармый?
Сыйныфыгызда ничә тәрәзә бар?
Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
Җомга көнне ничә дәрес укыйсыз?
Апрель аеннан соң нинди ай килә?
Сезнең сыйныф җитәкчегез кем?
Кыш көне бозда уйнала торган уен?
Кайсы ай календарьда юк?
Мәктәп завучының исеме кем?
Уку китабының авторы?
Исем нинди сорауларга җавап бирә?
Өйгә нәрсәдән керәләр?
Иң яраткан дәресең?
Кешегә иң кирәк әйбәр?
25 тән соң килүче сан?
Өйгә кергәч боз нишли?
Нәрсәне акчага сатып алып булмый?
Уң кулыңда ничә бармак?
Бу ничәнче ел?
Кыштан соң нинди ел фасылы килә?
Мәкальне дәвам ит “Егет кешегә...”
Физкулҗтура дәресеннән кем укыта?
Табышмакка җавап әйт: Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән.
Җиңел машинаның ничә көпчәге бар?
Тиздән нинди бәйрәм була?
Кара карга җылы якка китәме?
Яңа җөмлә нинди хәрефтән башлана?
Вакытны нәрсәгә карап белеп була?
“Бала белән күбәләк” шигырен кем язган?
Суга төшкәч таш нишли?
Хезмәт турында бер мәкаль әйт.
Уку беткән ай.
Бер атнада ничә көн?
20 санының күршеләре.
Мәктәптә укулар кайсы айда башлана?
Ни өчен Су анасы малайның артыннан куган?
Мәктәп директорының исеме ничек?
Ашаганда иң кирәк әйбер?
Аю кайда яши?
“Куян кызы” әкиятен кем язган?
Чиләккә башта нәрсә салалар?
Татар телендә ничә килеш бар?
Килешләрне сана.
Татарстан флагында ничә төс бар?
Иң кыска ай.
Сезнең өйдә ничә кеше?
11 белән 17 нең суммасы.
Сорау җөмлә ахырында нәрсә куела?
Нәрсәне урыныннан күчереп булмый?
Ашап туйгач нәрсә әйтәләр?
Фигыь нинди сорауларга җавап бирә?
Кыска Й тартыкмы, сузыкмы?
“Шүрәле” әкиятен кем язган?
Атнаның җиденче көнен әйт.
72 не 1 гә киметкәч ничә кала?
Безнең район исеме?
Россиянең башкаласы нинди шәһәр?
Г.Тукай кайсы авылда туган?
Нинди әкият героен төлке ашый?
Сезнең сыйныфта ничә малай?
Светофорның нинди уты янгач урам аша чыгарга ярый?
Китап сүзенең башында нәрсә бар?
Кайсы сүз артык: алма, чия, груша, бәрәңге, җиләк.
Кар сүзе русча ничек була?
Нинди агачсыз Яңа ел булмый?
Ташу кайчан була?
Аю кышын нишли?
Ашарга яраксыз гөмбәне ата: каен гөмбәсе, майлы гөмбә, ак гөмбә, чебен гөмбәсе.
Мәктәп ничә этажлы?
Яз көне кайсы кош алдан килә?
Татар алфавитында ничә хәреф бар?
Нинди үлән чага?
Үзе йөри, үзе урыныннан кузгалмый торган әйбер?
Ял көненең икенче төрле исеме ничек?
Җиңү бәйрәме кайчан була?
Сыйфатның билгеләмәсен әйт?
Кар кызының бабасы кем?
Шалкан тартканда кыз кемне чакыра?
Укучы сәгать ничәдә йокларга ятарга тиеш?
Сыер нәрсә бирә?
Сезнең күрше район?
Яз көне суда нәрсә йөздерәләр?
Әлифба китабы нинди хәрефтән башлана?
Без һәр көнне дәфтәргә нәрсә язабыз?
Сәгатьнең ничә теле бар?
Салкын тигәннән эчә торган дару үләннәрен әйт.
Су буенда нинди агач үсә?
Гөлне нәрсәгә утырталар?
Болан бездә яшиме?
Күгәрченнең аягы нинди?
Тауга менгәч нишлиләр?
Бананны нинди хайван ярата?
Тургай оясын кая ясый?
Әниләр көне кайсы айда билгеләп үтелә?

Җиңүчене билгеләү өчен сораулар:

Татарстан президентының исеме ничек?

КАМАЗ машиналары кайсы шәһәрдә чыга?

Ел башыннан дүртенче айны ата?

Нинди кыргый хайван чебен гөмбәсен дару итеп куллана?

Россиянең президенты кем?

Алфавитта Р хәрефеннән соң нинди хәреф килә?

Кәҗә 7 яше тулгач нишли?

Күлмәкне икегә аерсаң ни була?

Бер генә сүз белән әйт: чалбар, күлмәк, итәк, тун.

Балалар өчен куелган кичке тапшыруның исеме ничек?

Татарстанның башкаласы?

Г. Тукайның туган көне кайчан?

Җөмләнең баш кисәкләре?

Ахырдан җиңүчене билгеләү. Грамота һәм истәлекле бүләк тапшыру.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре – Казан: Мәгариф, 2000
2. Мәктәп балалары өчен хрестоматия.
3. “Мәгърифәт” журналлары
4. Төрле дәреслекләрдән алып файдаланылган сораулар.

У вас нет прав для создания комментариев.