Әминәнең туган көне
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре
1нче гимназиясе

Әминәнең туган көне.



Закирова Гөлназ Илдусовна,
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2013нче ел

Әминәнең туган көне.
Балалар бәйрәмчә бизәлгән залда бишек янына җыелалар.
- Дусларым, бүген минем кечкенә сеңелем Әминәнең туган көне. Мин сезне шушы бәйрәмгә чакырдым. Әйдәгез, бергәләп аны тәмле йокысыннан уятыйк әле! (курчакка карап).
Тор, тор тургай,
Таң ата бугай.
Тургай, тор, чыпчык чык,
Чырык, чырык, чырык!

Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Үсеп җиткәч зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр.

Минем сеңелем бал кебек,
Сыгылып торган тал кебек,
Авызы-борыны уймактай,
Өсте утырган каймактай.

Вак кына, туак кына,
Бәләкәй генә, куак кына,
Куак асты саз гына.
Бөдрә чәчле кыз гына,
Кил, уйнаек аз гына.

-Сеңелебез тәпи йөрергә дә өйрәнде. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк әле.
Әттә түдер түдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Кызлар һәм малайлар "Әпипә” көенә бииләр.

-Сеңелем, матур биисең икән, әйдә хәзер сөйләшеп алыйк.
Әт, әт-әттә дип әйт,
әтәч койрыгы бирермен.
Ән, ән-әннә дип әйт,
Әлбә бирермен.
Ап, ап-апа дип әйт,
Ак алма бирермен.
Әп, әп-әби дип әйт,
Әфлисун бирермен.
Тешеңә йомшак булыр.
-Дусларым, әйдәгез бергәләп уйнап алыйк, тапкырлыкта сынашыйк., табышмаклар әйтешик.
Санамыш белән уенны башлаучыны чыгарыйк:
Әке, пәке, кыек сәке,
Майлы ботка, эремчек.
Син калып тор, ә син чык.
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән)
* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Урман)
* Агачка оя кормый;
Ое-җирдә,
Җыры − күктә. (Тургай)
* Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке)
* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде. (Табышмак)
–Без бүген Әминәнең туган көнендә бит. Аңа нәкъ бер яшь. "Ак калачсыз” нинди туган көн инде ул?
Балалар кулга-кул тотынышып басалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелүен-кысылуын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уйныйлар.
Әминә туган көненә
Без пешердек ак калач.
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шулай киңлеге,
Менә шулай тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!
- Әминәнә аргандыр, аның йоклыйсы киләдер инде. Ә йоклар алдыннан барыбыз да әкият тыңларга яратабыз бит. Кечкенә дустыбызга туган көн бүләге итеп үзебез әзерләгән "Өч кыз” әкиятен күрсәтик әле.
Әни. Картайдым инде. Өч кыз үстердем бит мин. Өч кыз. Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип, көне- төне эшләдем дә эшләдем. Оекбаш та бәйләдем, тәмле ашлар да пешердем, юдым, чистарттым. Кызларым үсте дә кияүгә китеп бетте. Берүзем калдым шул менә. Әллә нишләп бүген башым авыртып тора әле. Тиен, Тиен дустым, сикереп килеп җит әле.
Тиен Исәнме, апакаем, ни хәлләрең бар? Әллә авырып киттеңме, кәефсез күренәсең?
Әни Бер дә хәлем юк бүген. Тиенкәй, син бик тиз сикерәсең, кызларымны гына чакырып кил әле.
Тиен Хәзер апакай, бер аягым анда, икенчесе монда булыр.
Тиен сикерә-сикерә чыгып китә.
Тиен. Әй Олы кыз! Әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле.
Олы кыз Бик барыр идем дә, савытларны юып бетерәсем бар шул.
Тиен. Алайса, син шул савытларыңнан аерылма, ташбака бул.
Тиен. Әй Уртанчы кыз!1 әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле.
Уртанчы кыз. Бик барыр идем дә, кулъяулык чигеп бетерәсем бар шул.
Тиен. Алайса син шул җепләреңнән аерылма, үрмәкүч бул.
Тиен. Әй Кече кыз! Әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле.
Кече кыз Хәзер йөгерәм, Тиенкәем. Әни, Әнием, хәлең ничек. Кайсы җирең авырта? Су биримме?
Әни. Рәхмәт, кызым, син килгәч, рәхәт булып китте.
Тиен Мәрхәмәтле бала, син әниеңне бик яратасың икән. Барлык кешеләргә дә шулай яхшылык кына эшлә. Кешеләр дә сине яратырлар, рәхмәт әйтерләр. Рәхмәт ишетү рәхәт ул.
- Сеңелебезнең йоклар вакыты җитте. Бишек җыры белән тәмле төшләр телик без аңа.

Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Казаннарга китәр бу,
Казаннарда укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Кичә тәмам.

Кулланылган әдәбият:

Н.Исәнбәт. Балалар флоьклоры.

У вас нет прав для создания комментариев.