Дәрес темасы: Мимика, ишарә, пантомима
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Тема:Мимика, ишарә, пантомима
Максат:Аралашуның вербаль булмаган төрләре һәм аларның безнең тормышыбызда тоткан урыны түрында мәгълүмат бирү;
Төрле ситуацияләр ярдәмендә вербаль булмаган аралашу чараларының әйтәсе фикерне төгәлрәк аңларга ярдәм итүен күрсәтү;
- укучыларның фикерләүләрен, игътибарлыкларын, күзаллауларын үстерү; нәтиҗәләр чыгара белүне формалаштыру;
- укыту процессында балаларның киеренкелеген киметеп, аларда шатлык хисе булдырып, сәламәтлекләрен саклау өчен шартлар тудыру.
Җиһазлау: презентация,
Дәрес барышы:
1.Классны дәрескә оештыру.
-Балалар, бүген көн нинди?Болытлымы? Кояшлымы?Ул сезнең каефләрегезгә ничек тәэсир итә?Каеф күтәрелсен,күңелләрегезгә җылылык, тынычлык килсен өчен беләсезме нишләргә кирәк? Елмаерга.Мин үземнең елмаюымны сезнең һәм килгән кунаклар белән бүлешәм.Сез дә шулай эшлисезме? Әйдәгез.
Түгәрәккә басып, бер-беребезгә карап, кулларга тотынышып:
Сәлам, күрше,
Мин елмайдым, күрче
Син дә әйдә, боекма,
Елмаерга онытма.
Әйдәгез, хәзер килгән кунакларны сәламлик.
Күзләр белән сәламлибез
Куллар белән сәламлибез
Авыз белән сәламлибез
Күңелле үтсен көнебез.
Бергә: Исәнмесез!
2.Белемнәрне актуальләштерү.
-Без сезнең белән күңелләргә җылылык иңсен өчен елмаерга кирәк, дидек.Һәрвакыт җылысын бирүче кояш та бүген бездә кунакта. Ул да безгә көч биреп тора. Тик менә сөйләшә генә алмый.Ә без сезнең белән сөйләшә алабыз. Нәрсә соң ул СӨЙЛӘМ? Слайд№1
(аңлату, ышандыру. Мактау. Чакыру, бәхәсләшү, хәбәр итү)
-Сөйләм нәрсәләрдән төзелә соң?
3.Максатны ачыклау.
Димәк сине тыңласыннар, ишетсеннәр өчен сөйләргә кирәк.Ә ничек сөйләргә кирәк?
(ачык, аңлаешлы итеп.тавыш көче, тембры ,темпы кебек сөйләм үзенчәлекләрен дөрес кулланып).
-Без сөйләм үзенчәлекләрен белеп бетердекме икән?
Бүгенге дәрестә сез үз алдыгызга нинди максатлар куясыз? Слайд№2
Аңлаешлы булсын өчен
Әйтәчәк фикеребез.
Сөйләм үзенчәлекләрен
Өйрәнеп бетерербез.
-Безнең кояш гади түгел, аның нурлары серле.Әйдәгез, беренче нурның серен ачыйк.СҮЗ Слайд№3, №4
Безнең авыздагы тел
Таныш сүзгә җайлашкан.
“Әти”, “Әни”, “Мәктәп”, “Кормаш”,
“Әйе”, “Юк”, “Һава”, “Кояш”.
-Алардан башка да сүзләр бармы?Әйе, алар бик күп. Тирә-юньгә күз салыгыз әле, нинди сүзләр өйтә аласыз?(Игътибарны тактадагы Юнига юнәлтү)
-Бу кем? Кайда очраштык без аның белән?(Универсиада турында өйрәнгәндә)
-Әйе шул Универсиада эмблемасында иде ул. Анда әле Универсиада дип һәм аның кайда кайчан үтәчәге дә язып куелган иде. Әйдәгез без дә шул сүзләрне беркетеп куйыйк әле. (Тактага беркетү)
_Универсиада – нинди катлаулы сүз.Телеңне сындырырлык диләр мондый сүзләр турында.
Артикуляцион гимнастика
Безнең телебезгә җиңел булсын өчен тел турындагы әкиятне искә төшерик әле.
Яшәгән ди, булган ди озыннардан озын бер тел. Менә мондый. Ул үзенең өендә- авызда яшәгән.(Авызны зур итеп ачып ябу). Бу тел би-ик кызыксынучан булган, тәрәзәдән уңга-сулга карарга яраткан (ирен почмакларына телне тигерү). Тәрәзәдән яхшы күренсен өчен ул аны һәр көн яхшылап сөрткән(иреннәрне ялау).Ул бигрәк чисталык яраткан, өен көн саен җыештырган.Түшәмне(аңкауны), идәнне (тел астын)стеналарны(яңакларны эчке яктан өскә-аска) сөрткән.Менә шундый тел булган ул.Ә хәзер иреннәрегезне салфеткалар белән сөртегез.
-Сүз нәрсә эшләтергә мөмкин?(Шатландырырга, борчырга, үпкәләтергә)
-Кайчан сөендерә?
-Кайчан борчый?
“Әйткән сүз- аткан ук”дигән мәкальне ничек аңлыйсыз?Нинди нәтиҗә ясый аласыз?
Нәтиҗә: сүзеңне башта уйла, аннан сөйлә. Слайд№5
4.Яңа материалны аңлату.
А) Слайд№6
-Укучылар, сезгә мондый Эльмира апа ошыймы?
Слайд№7
-Әллә мондыймы?Беренчесендә мин нинди? Икенчесендә?Минем эчке кичерешләремне сез нәрсә ярдәмендә белдегез?(Йөз ярдәмендә)
-Әйдәгез , йөз белән тагын нинди хис-тойгыларны биреп була икән? Слайд№8
-Димәк, без әйтәсе фикерне сүзләрдән башка да аңлата алабымы? Нәрсә ярдәмендә? Әйе, йөз белән, күз, кашлар белән күрсәтү –МИМИКА дип атала.Ул -сүзнең ярдәмчесе. Слайд№9
Бүген дәрестә нинди яңалык беләчәкбез?(Нәрсә ул мимика)
-Ә хәзер бер уен уйнап алыйк әле.Ул “Күз алдыңа китер әле” дип атала.Мин әйткән фикерне сез сүзсез генә йөзләрегез белән биреп карагыз әле.
--Безнең Казаныбызда Универсиада булачак! Слайд№10
--Анда төрле илләрдән 12000 спортчы киләчәк.
--Ул вакытта да Казан урамнары тулы машина булыр микән?
--Кызганыч, без бәләкәй булгач катнаша алмаячакбыз
Яхшы, рәхмәт.Ягез, нинди нәтиҗәгә киләбез,нәрсә инде мимика?(Нәтиҗә:мимика- ул үз хис-тойгыларыңны йөзнең өлешләре белән бирү) Слайд№11
Б) -Ә хәзер....(Укытучы имән бармагын иреннәренә китереп тынычланырга ишарә ясый.Басарга, утырырга ишарәләр ясала.Бер укучыны үз янына чакырып ишарә ясый)
-Балалар, мин сезгә бер сүз дә әйтмәдем, ә сез бөтенесен дә дөрес эшләдегез.Ничек белдегез?Минем кул хәрәкәтләремнән? Аның әле исеме дә бар-ИШАРӘ дип атала ул Слайд№12
Тагын нинди яңалык беләчәкбез?(Ишарәнең ни икәнен)
-Сез нинди ишарәләр беләсез?Мин өйтәм сез ишарәләп күрсәтегез.
Әйе
Юк
Шаярма
Сау бул
Кил монда
Бас
Утыр
Ә кешеләргә ишарәләр кирәкме соң?Сүз белән генә сөйләп булмыймы?
-Ишетмәгән кешеләр белән сөйләшкәндә, балетта ишарәләр кирәк. Слайд№13
-Кайчагында кешеләр кирәкмәгән урында, кирәкмәгән вакытта ишарәләр ясыйлар.Сөйләгәндә кулны болгап сөйләү, сәдәф боргалау...
-Без ишарәләрне күбрәк кул белән ясыйбыз. Ә кулларда 10 бармак.Һәр бармак 3 җирдән бөгелә.Беләзектән дә хәрәкәтләнә.Шуңа терсәк белән иңбашларын да кушсак, кулга һәм бармакларга күпме төрлеэш башкарырга мөмкинлек туа.Бер белгеч исәпләп тә чыгарган-700мең икән.
-Әйдәгез, хәзер бераз ышану өчен җырларны ишарәләр белән җырлап карыйк әле.
(Балалар такта алдына килеп тезеләләр) Слайд№14
Балалар кара-каршы басалар. Слайд№15
-Сөйләмнең сүзсез тагын бер төре ,сүзнең ярдәмчесе ничек аталды?Ничек башкарыла?
Нәтиҗә: ишарә – кул, баш хәрәкәте белән теләкне, әмерне, ризалыкны яки кисәтүне белдерә торган билге,ым Слайд№16
--Мимика белән ишарә бер үк вакытта эшләнә һәм ул ПАНТОМИМА дип атала. Слайд№17
-Без Универсиадага 170 илдән киләләр дигән идек. Анда бик күп төрле ярышлар үткәрелә. Бу спорт төрләренең һәрберсенең туган иле бар .Берегез белергә тиеш, калганнар пантомима белән спорт төрләрен күрсәтеп карагыз
-бадминтон уйнау(Илназ чыга ) Слайд№18
-авыр атлетика(Айназ чыга) Слайд №19
-йөгерү (Риназ чыга) Слайд№20
-көрәш(Айназ чыга) Слайд№21
-Пантомима нәрсә булды?
Нәтиҗә: пантомима-сүзсез башкарыла торган ишарә-ымлауларга, мимикага корылган театр уены.Слайд№22
5.Йомгаклау
-Безнең дәресебезнең максаты нинди иде әле?(Сөйләмебезне аңлаешлы итеп җиткерү өчен аның үзенчәлекләрен белү)
-Сүзнең нинди ярдәмчеләре турында белдек?(мимика, ишарә, пантомима)
-Бүгенге тема актуальме?Тормышта кирәкме ул безгә?
-Өй эше бирим әле.Телевизорыгызны кушыгыз да, тавышын ябыгыз.Сөйләүче кешеләрнең ишарәләреннән аның нәрсә турында сөйләгәнен ачыкларга тырышыгыз. Яңадан телевизорыгызны кушып дөреслеген тикшереп карагыз.
-Мин сезгә бүгенге дәрес өчен рәхмәт әйтергә телим.Нәрсә ярдәмендә әйтә алам мин аны?(Мимика, ишарә) Слайд№22
-Сез дә бүгенге дәрескә мөнәсәбәтегезне сүзсез генә белдерегез әле, ошадымы ул сезгә?
Дәрес тәмам.

У вас нет прав для создания комментариев.