Открытый урок по татарскому языку 4 класс
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Аңлатма язуы.
Укыту-тәрбия бирү методлары,алым,форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә,аларның нигезе-туган тел үзгәрешсез,универсаль чара булып кала.Гасырлар уза, буыннар алмашына,ә тел һаман мәъгрифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә.Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә.Укучылар шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып,аралашып тәрбияләнә.аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә,аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.



Тема: Зат алмашлыклары темасын ныгыту.
Максат: 1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен искә төшерү,алмашлыкларның сөйләмдәге ролен күрсәтү,аларны дөрес кулланырга өйрәтү. . 2.Укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.сүз байлыгын аттыру.
3. Татар теленә карата һәм дәрескә кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт, бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: “Яз” темасына иллюстрация, демонстрацион-шәхси карточкалар, зат алмашлыкларына карата әзерләнгән слайдлар.проектор,компьютер,экран.

Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Актуальләштерү.
- Укучылар, карагыз әле безнең класска бүген күпме кунаклар килгән . Әйдәгез әле кунаклар белән исәнләшик. -Исәнмесез.( Укытучы дәресне башлап җибәрә.)
- Хәерле көн, дуслар сезгә
- Хәерле көн,һәммәгезгә.
- Татар телен өйрәнүдә
- Уңышлар телим сезгә.
- Гел дүртле,бишлеләр алып торыйк,
- Өлкәннәрне сөендерик.
- Шушы изге теләк белән
- Хәзер эшкә керешик!
Слайд 1
- Сез алдагы дәресләрдә кайсы сүз төркемен өйрәндегез? (Сыйфат)
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нәрсәдә? (Сөйләмне бизи, матурлый, төгәллек кертә)
Әйдәгез әле укучылар слайдтагы картина буенча, бирелгән терәк сыйфатларны кулланып бергәләп, җөмләләр төзеп күрсәтик әле? (Укучылар картина буенча җөмләләр төзиләр)
Слайд 2 Ребус чишү.
Нинди сүз яшерелгән монда?(тактада эшләп аңлату)
Алмашлык сүзе килеп чыга.
Ничек бу сүзне аңлыйсыз?(җаваплар бирәләр).
Дөрес,балалар, зат алмашлыклары җөмләдә исемне алыштырып килә торган сүзләр.Рус телендә дә местоимение-вместо имени-исемне алыштырыр өчен кирәк.
Алар нәрсә белән төрләнәләр?(зат,сан.килеш белән төрләнәләр)
- Хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүләрен язып куярбыз.(8- бирем)матур язу-дәреслектән.
Без бүген зат алмашлыклары турында белгәннәрбезне искә төшерербез.ныгытырбыз.
Слайд3
Укучылар карагыз әле рәсемгә.Нинди сүзләр безнең исемнәрне алыштырып килә?
Кеше берүзен ничек атый?(мин)
Иптәшегезгә кем дип эндәшәсез?(син)
Сезнең янга килеп баскан кешене кем диярсез?(ул)
Мин һәм син.Икесе бергә кем була?(без)
Син һәм ул.Икесе бергә кем була?(сез)
Калганнарга кем дип әйтәсез?(алар)
Дөрес балалар.Әйдәгез затларында аерып әйтеп күрсәтик.
1-зат мин без.
2-зат син сез.
3-зат ул алар.(4-слайд))
4 Хәзер инде зат алмашлыкларын искә төшердек . Әйдәгез укучылар белемнәребезне тикшереп алыйк.Тактада шигырь юллары язылган,шул шигырь юлларыннан зат алмашлыкларнын табып килешләрен билгелибез.
Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше аның туксанда бугай.
Ул кояш белән бергә кузгала
Көрәген ала,җиңен сызгана.
Бу шигырне кем язган укучылар? Шигырнең исеме ничек? Ба лалар җавабы тыңлана.
М.Җәлил “Бакчачы”. М Җәлил кем ул? Җаваплар тыңлана.
Татар халкының патриотик шагыйре. Исән булса аңа быел ничә яшь тулган булыр иде? 107 яшь 15-февраль көнне туган көнен билгеләп үттек.(слайд 5)
Укучылар тактага карыйбыз? Шигырьне укыйбыз һәм дәфтәрләргә күчереп язабыз,зат алмашлыкдарын табып килешләрен өстенә язып куябыз..\
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Өя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Укучылар бу шигырне кем язган? Исеме ничек?
Җаваплар тыңлана. Г.Тукай “Карлыгач” Укучылар Г.Тукайның туган көнен кайан билгеләп үтәчәкбез? 26-апрель көнне. Аңа быел ничә яшь тулыр иде? 127 яшь.(слайд 6)
5.Ял минуты.
1. Кояш арыган,ял итә
Кояш уянды,күтәрелә башлады.
Кинәт җил чыкты,яшен яшьнәде,күк күкрәде.
Шыбырдап яңгыр коя башлады.
Яңгыр туктады,кояш чыкты,кешеләр эшкә тотындылар.Без дә эшкә керешәбез.
2. Утырып инде ардык,
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп,
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә,өскә,янга
Утырып-торып алыйк.
Куш аяклап сикерик тә,
Урыныбызга утырыйк.

6Тактада зат алмашлыкларын төрләндерү. Мин,син,ул,без.сез,алар.(6-укучы чыга)Соңыннан слайд (7) ярдәмендә дөреслеген тикшерү.
7.Уен Табышмаклар чәчкәсе(чәчкәгә 7-9 табышмак язылган)
Укытучы:
Табышмакларга җавапларын бирегез.нинди алмашлыклар монда яшеренгән?
Табышмаклар
1. Сырлы.сырлы.сырлы ул.
Безнең белән җырлый ул,
Биетә дә җырлата.
Күңелле ул,моңлы ул. (гармун)
2 Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими,син тимә.(керпе)
3. Син туктасаң-туктый.син барсаң-бара.
Ул нәрсә? Я уйлап кара.?(күләгә)
4 “Син” дә бар.”мин”дә бар.
“Алар”да юк.Ул нәрсә?(и һәм н хәрефе)
5. Әй кычкыра ул сузып,
Тавыкларын чакыра.
Әти бит ул безнең.дип,
Чебешләр карап тора. (әтәч).
6. Безне шушы сүз белән
Атап йөртә өлкәннәр.
Ләкин шушы исемне
Алар да бит йөрткәннәр.(бала).
7 Сабакларым энәле.
Миңа кагылма,яме.
Ә җимешем файдалы,
Кайнатып эч син аны.(гөлҗимеш).
8. Синдә дә бар,миндә дә бар.
Гамәлдә юк,галәмдә юк адәмдә юк.(н хәрефе).
9 .Я землю копала
Ничуть не устала
А кто мной копал,
Тот и устал.(лопата)
Укучылар без сезнең белән зат алмашлыгы кергән шигырьләр дә ятлаган идек.Әйдәгез бергәләп әйтеп күрсәтик әле.
Мин,син,ул,алар
Без барыбыз бик дуслар.
Без тату бер гаилә,
Яшибез гел бергә
Я,ты.он она.
Вместе - целая страна.
Вместе- дружная семья,
В слове «мы»- сто тысяч «я».
Укытучы:
Димәк укучылар безнең зат алмашлыклары табышмакларда да шигырьләрдә дә кулланыла икән.Алмашлыклар безнең телдә бик кирәк сүзләр икән.Аларсыз гел кабатланган исемнәр белән җөмләләр ямьсез булыр иде шулаймы? Зат алмашлыклары безнең сөйләмдә еш кына очрашалар. Ә менә “мин” дә “мин” дип кенә әйтү килешә микән? Менә шуның турында татар телндә бик акыллы мәкальләр бар. Аларны безгә хатта язып җибәргәннәр.(уку слайдтан)
8.Мәкальләр:
“Мин”дигән мисез булыр.
2Мин-мин” дигәннең кулыннан эш килмәс.
Мин-минлек-кимлек.
“Миңа” дип кенә булмый.”сиңа “сы да кирәк.
Сүзлек эше:
Мисез-глупый
Мин-минлек-высокомерие.
9.Тест эшләү.Һәр укучыга тест таратыла(алмашлык темасына) Тестның дөреслеген слайдтан карап тикшерү.Укучыларның үзләреннән билге куйдыру((хаталарына карап билгене кую).
10.Дәресне йомгаклау
Укучылар бүген без дәрестә нинди теманы кабатладык,ныгыттык.Нәрсәләр белдек,истә калдырдык
Укучыларның җаваплары тыңлана.Зат алмашлыклары исемне алыштырып киләләр,зат.сан,килеш белән төрләнәләр. Мәкальләрдә.табышмакларда , җырларда, шигырләрдә дә куланылалар икән.
Билгеләр кую.
Өй эше.”Минем гаиләм” дигән темага зат алмашлыклары кертеп кечкенә генә хикәя язып килергә.
44-күнегү телдән.(зат алмашлыкларын табарга,килешләрен билгеләргә)

- Язгы айларда нинди истәлекле бәйрәмнәр көтелә?
- 8 Март, 1 апрель – көлке көне, кошлар бәйрәме, 1 Май – Тынычлык бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне, 26 апрель -Габдулла Тукай туган көн, 12 апрель- Космонавтика көне һ.б.
- Ни өчен Космонавтика көнен 12 апрель көнне билгеләп үтәләр?
- 1961 елның 12 апрель көнне Юрий Алексеевич Гагарин иң беренчеләрдән булып галәмгә оча. Ул Җир шарын 104 минут вакыт эчендә тирәли әйләнеп чыга һәм исән сау туган җиренә әйләнеп кайта.
- Быел бу истәлекле вакыйгага 52 ел тула.
- Дәрес нәтиҗәле үтте. .Алга таба да укуыгызда уңышлар телим.

Өстәмә материал:
1.Мәгариф җ урналлары.
2.М.Җәлил “Кечкенә дусларга”
3.Г.Тукай “Шигырьләр җыентыгы”
4.С.Г.Вагыйзов.”Кызыклы грамматика”
5.Интернет ресурс чыганаклары.

У вас нет прав для создания комментариев.