Разработка урока по окружающему миру в 4 классе
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме
урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы

Тема:Үсемлекчелек тармаклары
(4 нче сыйныф)

Әйләнә-тирә курсы буенча

Язды:2 нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Латыйпова Гөлназ Әһлиулла кызы

2013 нче ел.

Тема: Туган якта үсемлекчелек.
Максат:
1. Илебезнең авыл хуҗалыгы тармагы булган үсемлекчелек турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү.
2. Үсемлекчелек тармакларын, аның үзенчәлекләрен өйрәнү.
3. Укучыларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү.
Дәрес тибы: катнаш.
Материал: дәреслектән 201-207 нче битләр. “Әйләнә -тирәбездәге дөнья”- А.А.Плешаков, Е.А.Крючкова; “Поурочные разработки по предмету “Окружающий мир” – Е.М.Тихомирова. 177-181 нче битләр.
Җиһазлау: компьютер, гербарий, муляжлар, тест биремнәре язылган битләр.

Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
- Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме? Әгәр сез әзер икән, дәресне башлыйбыз.
II. Үткән материал өстендә эш.
1. Тест биремнәрен үтәү һәм дөреслеген тикшерү.
Тест.
1. Кайсы балык ерткыч түгел:
А) чуртан;
Б) табан балык;
В) алабуга.
2. Тамырлары сулык төбенә берекмәгән үсемлек:
А) төнбоек;
Б) укъяфрак;
В) бака тәңкәсе.
3. Кайсы моллюск ике капкачлы түгел:
А) тешсез әкәм-төкәм;
Б) буа әкәм-төкәме;
В) сәдәп әкәм-төкәме.
4. Кайсы хайван сулык санитары булып тора:
А) кысла;
Б) чуртан;
В) йөзгәләк коңгыз.
5. Су буенда яшәүче имезүче хайван:
А) кондыз;
Б) гөберле бака;
В) үрдәк.
III. Яңа материал өстендә эш.
1.Яңа теманы җиткерү.
- Без бүген дәрестә туган ягыбыз табигатен өйрәнүне дәвам итәбез. Сыйныф бүлмәсендәге дәрес өчен әзерләнгән материаллардан чыгып, рәсемнәргә карап, кайсыгыз дәрес темасын билгели ала?
- Без бүген чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, басуда үсә торган культуралар турында өйрәнербез.
- Дөрес, ә без аларны бер сүз белән ничек атарбыз?
- Үсемлекләр.
- Димәк, бу дәрестә без “Туган ягыбызда үсемлекчелек” дигән тема үтәрбез.
2. Актуальләштерү.
1) Сорауларга җавап бирү:
А) Нинди үсемлекләр культуралы үсемлекләр дип атала?
- Бакчаларда, басуларда кеше үзе утыртып, аны тәрбияләп үстергән үсемлекләр.
Б) Культуралы үсемлекләрнең сортлары нәрсә ул? Алар кайдан килеп чыккан? 201 нче биттәге рәсем буенча аңлатып карагыз.
-Кеше тарафыннан китереп чыгарылган һәм аның ихтыяҗлары өчен җавап бирә торган үсемлекләр сорт дип атала.
2) Кереш сүз.
Кеше 2,5 мең кыргый үсемлекне культуралаштырган. Бу безнең эрага кадәр берничә мең еллар элек булган. Хәтта пирамидаларда да фиргавеннәр янында бодай бөртекләре дә тапканнар. Культуралы үсемлекләрнең күбесе кайчандыр үзләренә башлангыч биргән кыргый үсемлекләргә бөтенләй охшамаган диярлек. Яңа сортлар чыгару хәзер дә дәвам итә. Хәзер дөньяда башлы суганның гына да 1000 сорты, крыжовникның – 1500, сливаның – 2000, грушаның – 5000, алманың- 10000 ләп сорты бар.
3) Төрле үсемлекләрнең сортларын карау.( Роза, алма, груша, бәрәңге, помидор муляжлары)
- Сез өйләрегездә яшелчәләрнең нинди сортларын утыртасыз? Әйтик, нинди кишер сортларын беләсез?
- “Нантская”, “Витаминная”, “Шантанэ” һ.б.
-Яшелчә сортлары бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
-Тәме, зурлыгы, формасы.
4) Практик эш.
Укучыларга иген культуралары гербарийлары һәм бөртекләр өләшенә. Укучылар шуларга карап аларны чагыштырырга, танырга, гербарийдагы үсемлекне бөртек белән парларга тиеш.
- Укучылар, бу үсемлекләрне без нинди культуралар дип атыйбыз?
- Иген культуралары.
5) Яңа теманы аңлату.
Без бүген сезнең белән үсемлекләрне төрле тармакларга бүләрбез.
- Иген культураларын кайда үстерәләр?
- Кырда, басуда.
- Үсемлекчелекнең беренче тармагы кырчылык дип атала. Икенчесе – яшелчәчелек, өченчесе – бакчачылык, дүртенчесе – чәчәкчелек.(1 нче слайд. Укучылар слайдтагы рәсемнәргә карап, үсемлекчелек тармакларының исемен үзләре әйтеп баралар) Хәзер дәреслекнең 204 нче битеннән кырчылык турында эчтән укыгыз.Нәрсә ул кырчылык?
- Кырчылык – ул иген культуралары үстерү.(2 нче слайд)
- Иген культураларына нәрсәләр керә?
- Арыш, бодай, арпа, солы, тары, кукуруз.
- Бу культуралардан нәрсәләр эшлиләр?
- Арыштан – кара ипи, бодайдан – батон, солыдан – солы ярмасы, геркулес, тарыдан – тары ярмасы, кукуруздан – кукурузные палочки эшлиләр.
- Бәрәңге, җитен, көнбагыш турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Бәрәңге – ул икенче икмәк. Авылда һәр кеше күп итеп бәрәңге үстерә. Ул бик тәмле. Аннан күп төрле ризыклар әзерлиләр. Сугыш чорында ул кешеләрне ачлыктан коткарып калган. Җитеннән тукыма тукыйлар. Ә менә көнбагышның орлыкларын без яратып ашыйбыз. Аннан май да алалар.
- Икенче тармак – яшелчәчелек. 204 нче битне укыгыз.Нәрсә ул яшелчәчелек? (3 нче слайд)
- Яшелчәчелек ул – яшелчәләр үстерү. (Укучылар билгеләмәне дәреслектән табып укыйлар, истә калдыралар һәм җавап бирәләр)
- Яшелчәләрне кайларда үстерәләр? Сезнең яшелчә бакчаларында нәрсәләр үсә? Сез өлкәннәргә бу эштә ничек булышасыз? (Бер укучы яшелчәләр үстерү турында сөйли)
- Яшелчәләрне бакчада, парникларда, теплицаларда үстерәләр. Без үзебезнең бакчада кыяр, помидор, суган, кишер, чөгендер, сарымсак һ.б. төрле яшелчәләр үстерәбез. Мин бу эштә мин өлкәннәргә теләп булышам. Яшелчәләргә су сибәм, чүпләрен утыйм, сирәклим, ә инде көзен өлгергән яшелчәләрне җыярга булышам.
- Яшелчәләрне ни өчен үстерәләр? (Икенче укучы яшелчәләрнең файдасы турында сөйли.)
- Яшелчәләр төрле витаминнарга бай. Ә витаминнар кеше организмы өчен бик кирәк. Әгәр витаминнар кеше организмына җитешмәсә, анда төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин. Витаминнар күп төрле була. А витамины балык маенда, сөттә, йомырка сарысында, С витамины кара карлыганда, кура җиләгендә, яшел суганда, кәбестәдә, Д витамины кояшның ультрафиолетовый нурлары аша барлыкка килә.
- Тагын ни өчен?
- Алар ашарга бик тәмле. Яшелчәләрдән төрле салатлар ясыйлар.
- Өченче тармак – бакчачылык. 205 нче битне укыгыз.Нәрсә ул бакчачылык? (4 нче слайд)
- Бакчачылык ул – җиләк-җимеш культуралары үстерү.
- Җиләк- җимешләр дә шулай ук кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы.
- Дүртенче тармак – чәчәкчелек. 206 нчы битне укыгыз. Нәрсә ул чәчәкчелек? (5 нче слайд)
- Чәчәкчелек ул – төрле чәчәкләр үстерү.
- Чәчәкләрне ни өчен үстерәләр? Чәчәк букетларын кайчан һәм кемнәргә бүләк итәләр?
- Чәчәкләр дөньяны матурлыкка күмәләр, безне шатландыралар. Чәчәкләрдән букет ясап, якыннарыңа, яраткан кешеләреңә төрле бәйрәмнәрдә бүләк итәргә була.
- Чәчәк үстерү белән кешеләр бик борынгы заманнарда ук шөгыльләнгәннәр. Мәскәү Кремле бакчасында XVI – XVII гасырларда ук пионнар, лаләләр, ирисләр үстергәннәр.1704 нче елда Петербургта бик матур чәчәкләрдән торган Җәйге бакча төзелә.Чәчәкләр дөньясы гаҗәеп күп төрле, һәм аларның барысының да кабатланмас матурлыгы кешене сокландыра, аның тормышын бәхетлерәк итә.
IV. Ныгыту.
1.Безнең якта үсемлекчелекнең кайсы тармагы үсеш алган? Ни өчен? (Бер укучы туган ягыбыздагы игенчелек һәм уңган игенчеләребез турында сөйли)
- Үсемлекчелек тармакларыннан безнең туган ягыбызда кырчылык үсеш алган. Безнең басуларда төрле иген культуралары үстерәләр. Анда уңган игенчеләребез бик тырышып эшлиләр. Безнең якта үсемлекчелекнең башка тармаклары белән аерым шәхси хуҗалыкларда гына шөгыльләнергә мөмкин, чөнки бездәге табигать шартлары яшелчәчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнергә кыенлыклар тудыра.
2. “Кайсы сүз артык” уены.
Бодай, арыш, кишер, арпа.
Томат, кәбестә, суган, слива.
Алмагач, кукуруз, чия, абрикос.
Кыяр, пион, лилия, нарцисс.
3. Дәфтәрдәге биремнәрне үтәү.
1) Схеманы тәмамла. Һәр тармак исеме астына безнең якларда үстерелә торган үсемлек исемен язып куй.
2) Рәсемнәрне уклар ярдәмендә культуралы үсемлекләрнең исемнәре белән тоташтыр.
V. Йомгаклау.
- Без бу дәрестә нинди белемнәр алдык?
- Үсемлекчелек тармаклары белән таныштык. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кеше организмы өчен файдасы һәм аларны үстерү турында белемнәребезне ныгыттык. Үсемлекләрнең сортлары белән таныштык. Туган ягыбыздагы үсемлекчелекнең үзенчәлекле якларын белдек.
- Дәрес сезгә нәрсәсе белән кызыклы булды?
- Практик эш ошады. Анда без үзебез ясаган гербарийлар һәм үзебез алып килгән бөртекләр белән эшләдек. Төрле муляжларны карадык.
2.Өй эше: 201-207 нче битләрне укыгыз, дәфтәрдәге 4 нче биремне эшләп бетерегез.
Өстәмә бирем: карта буенча бодайның, арышның, бәрәңгенең кайсы материктан килеп чыкканын белеп килегез.
4. Билгеләр кую.

Әдәбият исемлеге:
1. “Җил каян килә?” Л.Шәех. - Казан: Татар китап нәшрияты., 2008
2. “Красная книга Республики Татарстан”.”Идель-пресс” 2006
3. “Школьная энциклопедия “ .“Олма – пресс Образование” Москва-2003
4. “Атлас Республики Татарстан.” Москва-2005
5. “Времена года- Мастерим и играем” А.В.Белошистая, О.Г.Жукова “Дрофа” 2009
6. “Растительный и животный мир Татарстана”. И.И.Рахимов, К.К.Ибрагимова. “Мәгариф” Казань-2006.
7. “Кем ул, нәрсә ул?” “Педагогика” Москва-1975. I, II, III томнар.

У вас нет прав для создания комментариев.