“Яшел энәле керпе” әкияте өстендә эш. Нишләгән? Нишләде? сораулары.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тема: “Яшел энәле керпе” әкияте өстендә эш. Нишләгән? Нишләде? сораулары.
( 4б сыйныфы)

Укытучы: Хөсәенова Гөлия Харис кызы

Максат:
1. “Яшел энәле керпе” әкияте тексты өстендә эшне дәвам итү.Нишләде? Нишләгән? сорауларын куллану.
2. Билгесез үткән заман,үткән заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру;
3. Әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар (кроссворд, “Кыш” рәсеме, “Кыш Бабай” рәсеме) Карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру
1. Исәнләшү
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар:Исәнмесез, укытучы апа.
Укытучы: Утырыгыз, укучылар.
2.Әңгәмә.
-Буген ничәсе?
-Атнаның кайсы көне?
-Ел вакыты нинди?( СЛАЙД № 1)
-Кыш турында бер ничә җөмлә әйтеп китегез.

Өй эшен тикшерү.
Дәфтәрләрдән балалар җөмләләрен укыйлар.

II. Белемнәрне актуальләштерү
1. Кроссворд чишү.(СЛАЙД № 2)
Укытучы: Без дәресне кроссворд чишүдән башлыйбыз. Экранга карагыз.

Укытучы: Бу нәрсә?
Бу рәсемдә нәрсә ясалган?
Ә бу әйберне беләсезме?

д ә ф т ә р
к и т а п
б е т е р г е ч
у к у ч ы
к ө н д ә л е к
п о р т ф е л ь

2. Әңгәмә
Укытучы: Укучылар, нинди сүз язылды?
Укучы: Фигыль.
Укытучы: Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
Укучы: Нишли? нишләде?
Укытучы: Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?
Укучы: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы
-ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: барды, килде.(35 нче бит) Приводят примеры.

3. Күнегү башкару
Укытучы: Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз, число, сыйныф эше, дип языгыз.
К к хәрефләрен матур итеп язабыз.Керпе сүзен язабыз.
Экранга карагыз.
Бирем: Выпишите глаголы – Фигыльләрне языгыз.(СЛАЙД № 3)
Дәфтәр, язды, уйнады, китап, укучы, укыды, укытучы, басты, барды, малай, әни, китте, бирде.(слайд)

Укучылар яза: (СЛАЙД№4)
язды
уйнады
укыды
килде
җырлады
китте

III. Яңа материалны үзләштерү
1.Максатны әйтү
Билгесез үткән заман ,уткән заман хикәя фигыльләр турында белемнәрне искә төшерү.Поработаем над сказкой “Яшел энәле керпе”

Укытучы: А если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән.(СЛАЙД № 5) (дәреслек, 75 бит)
(СЛАЙД № 6)
Керпе баласы урманда чыршы күргән.
Аю баласы Керпе баласыннан көлгән.
Керпе баласы ямь-яшел энәле чыршыга карап сокланган.
Керпе баласы ямь-яшел чыршыны бик яраткан.(слайд)

Ял итеп алыйк.(СЛАЙД №7)
Физминутка (“Исәнме Кыш бабай” җырын башкарабыз)
Дәресне дәвам итәбез.

1.Текст өстендә эш.
6 нчы күнегү.
Әкият текстыннан фигыльләр тап һәм үрнәк буенча үзгәрт.(СЛАЙД № 8)

IV. Белем-күнекмәләрне беркетү

1. Карточкалар белән эш.
Укытучы: Хаталарны төзәттек.
2.Төркем белән эш.
Какой ряд больше всех напишет глаголы.(дәфтәрләргә язалар)
1 ряд Глаголы прошедшего времени.(Үткән заман хикәя фигыль)
2 ряд Глаголы прошедшего неопределённого времени.(Билгесез үткән заман хикәя фигыль)

5. уен ( таҗларга фигыльләр язылган (бар, кил, укы һ.б.), аларга -ган, гән, -кан, -кән ;-ды,-де,-ты,-те кушымчаларын ялгарга кирәк)

V. Өй эше.
Укытучы: Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше: әкият язарга (3-4 җөмлә) (-ган, -гән, -кан, -кән кушышчаларын һәм –ды,-де,-ты,те кушымчаларын кулланып).

VI. Дәрескә йомгак.
1. Әңгәмә
- Без бүген дәрестә нинди кушымчларны искә төшердек?
-ган, гән, -кан, -кән кушымчалары һәм -ды,-де,-ты,-те кушымчалары.

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Нәрсәләр ошады?

2. Билгеләр кую.
3.Җыр “Туган тел”балалар башкаралар.
4. Саубуллашу.
- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.