Әйләнә-тирә дөнья 2 класс "Сау-сәламәт үсәргә"
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
ТЕМА:САУ-СӘЛАМӘТ ҮСӘРГӘ
Максат: Җирдә кешегә нинди шартлар кирәк булуын искә төшерү; кеше өчен сәламәтлекнең төп фактор булуын аңлату; үз сәламәтлегеңне кайгырту турында күзаллау формалаштыру; үз сәламәтлегеңгә игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү
Дәреслек:.
Җиһазлау: өстәл лампасы, кәгазь бите, карандашлар.
Дәрес барышы
I. Дәресне оештыру моменты. Дәреснең максаты әм темасы белән таныштыру.
– Кеше сәламәт булсын өчен нинди шартлар булырга тиеш ? Кеше үзенә бу шартларны тудыра аламы
– Дәреснең темасы бүген – «Сау-сәламәт үсәргә».
II. Актуальләштерү
1 Өй эшен тикшерү
Сорауларга җавап алу 49-53 бит
III. Яңа материалны өйрәнү.
Кеше организмы суларга, ашарга, үсәргә сәләтле .5 сизү органы бар.Алар безгә предметның формасын һәм төсен аерырга, җылы яки салкын , шома яисә кытыршы булуын ачыкларга, ризыкның тәмен билгеләргә ярдәм итәләр.Төрле табигать торышларына кешегә яраклашырга туры килә. Авырулар белән дә көрәшәбез. Кеше үзенә ничек ярдәм итә ала бу очракта ? Сәламәтлекне ничек сакларга ?
– Дәреслектәге «Кеше сәламәтлеге» дигән схема өстендә эш. Кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? (Сәламәт азыкка, яктылыкка, җылылыкка, саф һавага, чиста суга, спорт белән шөгыльләнүгә.)
– Кеше тарафыннан бик күп нәрсә булдырылган:телевизор,компьютер, машиналар һ..б Ләкин аларны дөрес файдаланмаганда кеше үз сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин
– Телевизорны озак карарга ярыйма ? Якын карарга ярыйма? Ни өчен ?
– Ни өчен дәрес хәзерләгәндә өстәл лампасы куярга кушалар? (Яктылык җитсен өчен һәм күзне саклар өчен.)
– Әгәр син уң кул белән язсаң, өстәл лампасы сул якта торырга тиеш .Ни өчен?
Демонстрация: яктылыкны төрле яктан төшергәндә нәрсә булуын күзәтү.
Нәтиҗә:яктылык дөрес урнашмаса, күләгә төшә .
– Китап белән сезнең күз арасында ничә см булырга тиеш ? (25-30 см, бер терсәк буе)
– Дәреслек тутырылган сумка иңннңрне авырттырмасын өчен сумканың нинди дөрес итеп сайларга кирәк ?
-Дәреслектәге текстны укыйлар. «Сәламәтлекне саклаучы гади кагыйдәләр» дигән темага хикәя төзиләр
– Нинди профессия кешеләре балаларның сәламәтлеген кайгырта ? (Укытучы, тәрбияче, табиб,пешекче)
– Дәреслектәге рәсемнәр белән эш.Кем һәм ничек балалар сәламәтлеген кайгырта?
-Балалар, шуны истә тотыгыз:һәркем үзенең сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Сезнең сәламәтлек-тормышыгызның нигезе
– Ни өчен салкын көнне калынрак киенергә кушалар? Җилле көнне баштан салырга ярыйма? (Җылы кием тәннең җылылыгын саклый, тән суынганда авырулар килеп чыга.)
– Салкын тию кешенең аппетитын киметә, хәлсезлек күзәтелә, томау төшә, йөткерү башлана, шуның нәтиҗәсендә баланың үсеше тоткарлана
– Салкын тидерми калу нигә яхшырак?
– Үзебезнең сәламәтлекне кайгырту нигә кирәк?
– Беренчедән, сәламәтлекне кайгыртмасан, еш авырыйсың.
Икенчедән, еш авырган кеше,сәламәт булып үсә алмый. Күп кенә профессияләрне сайлау өчен синең сәламәт булуын таләп ителә.Җәмгыятькә сәламәт кешеләр кирәк.
Өченчедән, сәламәт булмаган кешедән сәламәт бала туа алмый. Сәламәтлек шулай ук гаилә ныклыгының да нигезе булып тора.
Балачакта хыялланган теләкләрегез тормышка ашсын өчен, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк.
– Ә сез беләсезме, кайбер авырулар йогышлы була. Алар йөткергәндә, төкерек аша, куллар аша, сөлге аша, савыт-саба аша, кан аша күчүен беләсезме?
– Дәреслектәге рәсем буенча карап әйтегез әле, кайсы бала үз сәламәтлеген дә, кешенекен дә кайгыртмый ?
– Авыру таратучы микроблар турында сөйләү. Суык тигәндә ни өчен кеше күп булган җиргә барырга кушмыйлар ?.
– Сәламәтлекне ныгытырга нәрсә булыша? (яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чиста кайнаган су, тәмәке тартучы янында тормау һ.б.
IV.Ныгыту.
– Ярый һәм ярамый дигән сүзләрне дөрес урнаштыр
а) Кайнар ризык ашарга ....
б) Таныш булмаган әйберләрне иснәргә ...
в) Ашаганда укырга....
г) Кояшка кара күзлекләр аша карарга ...
д) Көчле музыка тыңларга ...
е) Кыш көне тышта юеш куллар белән тимер әйберләрне тотарга ...
-Уен “Ярый-ярамый”. Дөрес җөмлә укылса, укучылар кул чаба, дөрес булмаса-баш чайкыйлар.
Укытучы укый:
1) «Иртә белән зарядка ясарга»;
2) «Иртә һәм кичен теш чистартырга»;
3) «Шапшак киемдә йөрергә»;
4) «Ашаганчы кулларны юарга»;
5) «Юылмаган җиләк-җимешне ашарга»;
6) «Саф һавада уйнарга»;
7) «Тәмәке тартырга»;
8) «Һава торышына карап киенергә»;
9) «Чиста су эчәргә»;
10) «Спорт белән шөгыльләнергә».
Ф и з к у л ь т м и н у т к а
V. Өстәмә материал белән танышу.Хрестоматия белән эш
Яланаяк йөрү турында
Күнегү 53. Дөрес итеп күләгә ясау рәсемнәргә
Күнегүе 54. Укучылар мөст.эшлиләр.
Күнегү 55. «осанка», «лопатки» (калаклар) сүзләре астына сызалар.
V. Йомгаклау.
– Ничек сау-сәламәт булырга?
Өй эше: 54-59 битләрне укы, сорауларга җавап яз.

У вас нет прав для создания комментариев.