Кайсы үсемлекләр язын чәчәк атарга ашыга?
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
План урока для 1 класса по окружающему миру
учителя начальных классов муниципального бюджетного образовательного учреждения
”Коморгузинская средняя общеобразовательная школа
имени Шигабутдина Марджани”
Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Шагиевой Фариды Альбековны

2013-2014 учебный год

Тема:Кайсы үсемлекләр язын чәчәк атарга ашыга?
Максат:Үсемлекләр тормышындагы язгы үзгәрешләр турында мәгълумәт бирү.Иртә чәчәк атучы үсемлекләр белән таныштыру.Табигатькә сакчыл караш,ихтирам хисе,экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлау:интерактив такта,Әминә һәм Әмир (курчаклар),эмблемалар,иртә чәчәк атучы үсемлекләр,куак һәм агач рәсемнәре,Кызыл китап.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Укучылар,тәрәзәгә күз салыйк әле.Үзенең җылы нурларын кызганмыйча,безне язгы кояш сәламли.Язгы кояш дим,чөнки бездә яз хакимлек итә.Әйдәгез, кояш һәм үзебезнең иптәшебез белән кул биреп күрешик тә дәресебезне башлап җибәрик.
-Саумы,кояш!Саумы,дустым!
-Әссәламәгаләйкүм!
II.Актуальләштерү.
1 слайд “Эмблемалар”
-Укучылар,без бүген Әминә һәм Әмиргә ияреп урман аланына сәяхәткә барырбыз.Ләкин безнең авыл янындагы елга аша һич кенә дә чыгарга мөмкин түгел,андагы басма су астында калган.Серле басма төзү өчен безгә менә бу эмблемаларны сайлап алып,артларына язылган сорауларга җавап бирергә кирәк.(Бирем интерактив тактада эшләнә)
-Яз фасылы кайсы айларны үз эченә ала?
-Язның беренче аен әйт.
- Язның өченче аен әйт.
- Язның икенче аен әйт.
-Кайсы кошлар язын беренче булып безнең якларга әйләнеп кайталар?
-Ни өчен түбә кыекларына боз сөңгеләре ката?
-Язын үсемлекләр тормышында нинди үзгәрешләр була?
Укытучы.
-Укучылар,сез сайлаган эмблемалардан нәрсә килеп чыкты?(Язгы күренеш)
Ә хәзер яз турында җыр җырлап алыйк.(Яз турында җыр башкарыла)
2 слайд “Серле басма”
-Бу серле басма аша чыгып,без урман аланына аяк басабыз.Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Язның беренче хәбәрчесе.
-Әйе,яз җиткәнен сизеп,безнең якларга беренчеләрдән булып кайтып җиткән язның беренче хәбәрчесе кара карга сезгә бер уен тәкъдим итә.
3 слайд “Чәчәкләр”
-Безгә бу чәчәкләрне ике төркемгә аерырга кирәк.( Бирем интерактив тактада эшләнә).Чәчәкләрне төркемнәргә аерганда без нинди кагыйдәгә нигезләндек?
Төркемнәрдә эш.”Классны буташтыру”(күңелле көй яңгырый)
Төркемнәрнең җаваплары.
-1 төркемдә бакча һәм болын чәчәкләре,алар җәй көне чәчәк аталар;
-2 төркемдә яз көне чәчәк атучы үсемлекләр,аларның чәчәкләре җәйгә кадәр сакланмый.
Укытучы.
-Кайсы төркемдәге чәчәкләр безгә бик үк таныш түгел? (2 төркемдәге)
-Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? ( яз көне чәчәк атучы үсемлекләр турында)
III.Яңа тема буенча эш.
4 слайд “Урман аланы”
Укытучы.
-Укучылар,менә без сезнең белән урман аланына килеп чыктык.Урман хуҗасы Әминә белән Әмиргә хат калдырып киткән,аны сезнең белән бергәләп укырга кушкан.Бу хатта урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган.(Хатны уку).
Кадерле балалар!
Урманның тыйнак һәм җаваплы кунаклары буласыгыз килә икән,агачларны сындырмагыз,чәчәкләрне өзмәгез,кошларга тимәгез,ояларын туздырмагыз,урманда учак якмагыз,үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз.Табигатьне саклагыз,ул-безнең уртак йортыбыз!
Хөрмәт белән Урман хуҗасы
Укытучы.
-Укучылар,безнең урман аланында никадәр үсемлек чәчәк аткан.Бу чәчәкләр бик матур һәм алар тирә-юньгә хуш ис тараталар.Ә хәзер инде язын чәчәк атучы үсемлекләр,агач һәм куаклар белән танышуны дәвам итәбез.Урман аланын игътибар белән карасак,без аларны күрәбез.Ә ни өчен соң алар ике төркемгә аерып бирелгән? (Төркемнәрдә эш)
Төркемнәрнең җаваплары.
-Агачлар яфрак ярганчы чәчәк аталар.Болар-чикәвек,тал,усак.
-Ә чәчәкләрнең яфраклары да,чәчәкләре дә бар.Болар-зәңгәр умырзая,нәүрүз гөл,җилдәк,үги ана чәчәге,сәрдәнә,йокы үләне.
Укытучы.
-Укучылар,бу үсемлекләргә ни өчен шундый исемнәр бирелде икән?Шуны тыңлап китик.(интерактив тактада эшләү).Укучылар,тирә-якта әле кар да бетмәгән,бу үсемлекләргә салкын түгел микән?Сез ничек уйлыйсыз?
Әйе,салкын,чөнки җәй көне белән чагыштырганда температура түбәнрәк.Ә менә түбән температурада сез салкыннан ничек сакланасыз?(җылы киемнәр киябез).Бик дөрес,менә бу рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле,үсемлекләрнең тышкы кыяфәтендә сез берәр үзгәлек сизмисезме?(Алар йонлач)
Бик дөрес.Йонлы,ягъни керфекчекләр белән капланган.Менә сезгә шуның бер ачык мисалы-тал песие(кулдан-кулга җибәрелә).
Укытучы.
-Бу үсемлекләрнең шулай иртә чәчәк атулары ни өчен кирәк икән соң?(рәсемнәр бирелә)
Төркемнәрнең җаваплары.”Веер” уены.
-Дару үләннәре буларак файдаланалар.
-Бал кортлары,күбәләкләр өчен кирәк.
-Хуш ис тараталар.
-Матурлык өчен кирәк.
Укытучы.
-Укучылар,бу чәчәкләрнең күбесе бик аз микъдарда калган.Аларны өзгәннәр,җыйганнар.Аз калган,кешеләрдән ярдәм көтүче үсемлекләрне Кызыл китапка кертәләр.Кызыл төс игътибар сораучы төс.Анда кертелгән үсемлекләрне кадерләп саклыйк!Бу турыда Әминә дә Әмиргә бик яхшылап аңлатты.
IV.Үткәннәрне ныгыту.
Укытучы.
-Без бүген дәрестә бик күп яңалык алдык.Әйдәгез,белемнәребезне тест аша ныгытып китик.(тест эшләнелә,йөз парлары аларны алмаштырып тикшерә,интерактив тактадан карап, дөрес булмаган җаваплар төзәтелә).
V.Йомгаклау.Рефлексия.
-Бүгенге дәреснең темасы нинди булды?
-Бүгенге дәрес сезгә нәрсәләр бирде?
-Үзегез өчен яңалык ачтыгызмы?
-Яз чәчәкләрен җыярга кушсам, алып киләсезме?
5 слайд”Мине таны!” уены.(Чәчәк рәсемнәрен һәм исемнәрен тоташтыру)
Укытучы.(Язгы чәчәкләрдән букет рәсеме бирә)
Язгы букетны буяп килерсез.

У вас нет прав для создания комментариев.