План урока для 1 класса по окружающему миру
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
План урока для 1 класса по окружающему миру
учителя начальных классов муниципального бюджетного образовательного учреждения
”Коморгузинская средняя общеобразовательная школа
имени Шигабутдина Марджани”
Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Шагиевой Фариды Альбековны

                         2013-2014 учебный год

               

Тема: Саулык-зур байлык.
Максат: Укучыларның сәламәтлекләрен сакларга, чыныгырга өйрәтү. 
                  Авыруларны булдырмау, алардан дөрес дәвалану юлларын өйрәтү.
                  Ишетү,күрү,тою әгъзалары турында белемнәрне арттыру,табигать-
                  кә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:дару үләннәре,ребус,җиләк-җимеш,яшелчәләр,мәкальләр. 
Материал: А.А.Плешаков.Әйләнә-тирәбездәге дөнья. 2 сыйныф
                   Ш.Галиев.Шигырьләр.
                   
                                                    План.
        I.Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
        II.Актуальләштерү өлеше.
1.Өй эшен тикшерү.
2.Тест.
        III.Яңа материал аңлату.
1.Ребус чишү.
2.Сәламәтлекне ныгыту,шәхси гигиена кагыйдәләре.
3.Ишетү,күрү,тою әгъзаларын саклау.
4.Авыруларны булдырмау,дөрес дәвалану юллары .
             Йомгаклау .
1.Нәтиҗә ясау.
2.Өй эше бирү.
3.Билгеләр кую.
                                             Дәрес барышы.
                             Иртән торгач,сөенәсең ,
                             Эшең барса гел уңга.
                             Саулык-сәламәтлек кирәк,
                             Иң зур бәхет шул безгә.
-Укучылар,без бүген сәламәтлек һәм аны саклау турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Узган дәрестә без тешләрне ничек сакларга кирәклеген өйрәнгән идек.Хәзер тест эшләп алырбыз.
 -Укучылар.сез тактада ребус күрәсез.Шул ребусны чишеп,сез бер мәкаль укырсыз.
-"Саулык – зур байлык " дигән мәкаль килеп чыкты. Хәзер шул турыда Ш.Галиевның "Иң бай кеше” дигән шигырен укып китәрбез.
-Укучылар.ни өчен саулыкны зур бәхет,байлык диләр?
-Дөрес, сау- сәламәт булмасаң, күзгә бернинди байлык та күренми.
- Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?
- Дөрес,укучылар. Хәзер таблицага күз салыйк,монда сез шәхси гигиена кагыйдәләрен күрәсез һәм аларны төгәл үтәргә кирәк (кагыйдәләр өстендә эш).
Сәламәтлек чисталыкка да бәйле.Менә монда бик күп җиләк-җимеш,яшелчә 
 күрәсез.Хәзер без аларны алып ашасак,бик зур хата җибәрер идек.Чөнки җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юмыйча ашарга ярамый.Безнең тирә-юньдә күзгә күренми торган микроблар яши.Мәсәлән,бер грамм бүлмә тузанында һәм пычрак суда 1 миллион чамасы микроб бар.Алар кеше өчен бик куркыныч.Шуңа күрә чисталыкны һәрдаим сакларга кирәк.
     Без үзебезнең сәламәтлегебез турында һәрвакыт кайгыртырга тиеш.Чөнки сәламәтлекнең какшавы кешенең үзеннән тора.Менә хәзер күзләрегезне йомыгыз әле.Күзләр күрмәгәч рәхәтме?Юк,әлбәттә!Димәк,күзләребезне безгә һәрвакыт сакларга Һәм ял иттерә белергә кирәк.Ә хәзер күзләребезне ял иттереп алыйк (күзләр өчен күнегүләр).
     Күзләрне йомдык, мин нәрсә эшлим, укучылар? Әйе, кыңгырау шалтыратам.Сез ничек белдегез моны,күзләрегез йомык бит?Бик дөрес,күзләр кебек колаклар да тормышның,тирә-якның матурлыгын тоярга ярдәм итәләр.Колакларны да сакларга кирәк.Ә хәзер әйдәгез.колакларга да гимнастика ясап алыйк (колаклар өчен күнегүләр).
     Ә менә хәзер бүлмәдә нинди үзгәреш булды?Моны ничек тойдыгыз?Әйе, сулыш алу һәм ис сизү өчен безгә борыныбыз ярдәм итә.Ис сизү безне төрле күңелсез хәлләрдән дә саклый әле.Ә хәзер менә бу таблицадагы кагыйдәләргә күз салыйк.(кагыйдәләр уку).
      Ә хәзер ял итеп алыйк.
                           Физкультминут.
-Укучылар, ял иткәннән соң сез үзегездә нинди үзгәрешләр сиздегез?Димәк, "хәрәкәттә-бәрәкәт " дип юкка гына әйтмиләр.Кеше һәрвакыт спорт белән дус булырга тиеш.Ләкин кайчакта авырып та алгалыйбыз шул.Андый вакытта безгә дөрес итеп дәваланырга кирәк.Менә безгә бүген бер посылка килде,аны безгә Гөлназның дәү әнисе җибәргән.Әйдәгез.бергәләп ачып карыйк әле.(дару үләннәрен алу)
Болар ,балалар.дару үләннәре.Авырган вакытта алар безгә бик зур ярдәм итәләр.Салкын тигәндә безгә мәтрүшкә,бөтнек,юкә чәе ярдәмгә килә.Кычыткан,ромашка салып төнәтелгән су белән чәчләребезне юсак , алар нык,чыдам булачаклар.Дару үләннәре күптөрле.аларны җыя белергә,дөрес итеп киптерергә Һәм тиешле авыруга каршы куллана белергә кирәк.Дәү әнигә бик зур рәхмәт әйтербез инде,балалар.
-Укучылар,безнең дәресебез ахырына якынлаша.Хәзер без дәресебезнең темасына туры килгән берничә мәкальне дәфтәребезгә язып куйыйк һәм аларны истә калдырыйк.
                 Байлык бер айлык,саулык-гомерлек.
                 Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.
                 Саулыкны сатып алып булмый.
-Сезгә, балалар,өй эшенә шушы мәкальләрнең берәрсен баш итеп алып, кечкенә генә хикәя язып килергә булачак.Сау булыгыз! Барыбыз да сау-сәламәт булыйк.

                                           Тест
1.Тешләрне кайчан чистартырга кирәк?
    А) ашаганнан соң:
     Б) иртән;
     В) кичен.
2.Теш арасына азык керсә ,нишлисең?
     А) җеп белән алам;
      Б) энә белән актарам;
      В) чайкыйм.
3.Кешедә нинди тешләр бар, "исемнәрен " яз.

4.Теш пастасында кайсы элемент булу мәҗбүри?
     А) тоз;
     Б)фтор;
     В) шикәр.

Сәламәт булу-бәхетле булу.
Нәрсә соң ул бәхет?Бәхет кешегә кайчан килә?Бәхетле кеше нинди була? Хәзерге заманда "тормыш авыр” дип зарланганнан соң бәхетле кешене ничек күз алдына китерергә?Бәхетне бит күреп тә,тотып карап та булмый.Ләкин һәрберебезнең бәхетле буласы килә.Кеше үзен белә башлаганнан гомеренең соңгы көннәренә кадәр бәхетле булырга омтыла.Һәр кеше үзен бәхетле итеп саный.Берәүләр өчен бәхет ул-акча,икенчеләр өчен-байлык.Чөнки алар ару-талуны белмичә мал артыннан куалар,көч-куәтләре ташып тора.Вакыт уза,мал артыннан чаба-чаба кеше талчыга,сәламә
 тлек
  какшый.Ул вакытта инде җыйган байлык күзгә күренми, ә бераз савыгып,авырудан йөрәк сыкранмаган көн-алар өчен иң бәхетле көн булачак.Димәк,сәламәт булу-иң зур бәхет дип саныйм мин.Хәзерге вакытта әти-әнисенең җылы куенында назга төренеп яшәп,югары уку йортларында белем алып,тамаклары тук,өсләре бөтен булган яшьләрнең ниндидер авырлык каршында каушап калып,”мин бәхетсез” диюе көлке тоелыр иде.Ләкин андый яшьләребез бик күп.Алар шулай тәрбияләнгәннәр.Кече яшьтән үк бала сәламәт булуның иң зур бәхет икәнен аңлап үсәргә һәм мал артынн
 ан к�
 �ып,байлык туплауның тулы бәхет китермәвенә ышанырга тиеш.”Саулык булса-бар да була "дигән халык мәкален истән чыгарырга ярамый.Нинди генә авырлыклар килсә дә, кеше үзенең сәламәт булуына шатланып,үзен бәхетле итә ала.Димәк,бәхет кешенең үз кулында.Аны яулап алырга һәм саклый белергә кирәк.

                                                           Ф.А.Шаһиева
                                                           Комыргуҗа,2013 ел

У вас нет прав для создания комментариев.