Печать
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Яңа Кенәр лицее” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

2 нче класста татар теленнән дәрес-КВН . Тема. Авазлар һәм хәрефләр.

Укытучы: Хабибуллина Миләүшә Руфиковна ,
беренче категорияле башлангыч класслар укытучысы

2012
Тема . ,,Авазлар һәм хәрефләр”.
Дәрес төре : дәрес – КВН .
Дәрес тибы : өйрәнгәнне куллану ,белем һәм күнекмәләрне эшкәртү .
Максат .
1)Укучыларның авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрен ныгыту.
2)Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлелекне үстерү .
3)Төркемнәрдә эшләгәндә бер – береңә ярдәмчелек, күмәк эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисләре, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү .
Материал .
1)А. Х . Нуриева , Ч. М . Харисова Татар теле .2 класс , беренче кисәк Казан ,,Магариф “ нәшрияте 2007 ел .
2)С. Г. Вагыйзов ,,Кызыклы грамматика “ ,,Магариф “ нәшрияте 2002 ел .
3)Татар халык иҗаты ,,Табышмаклар “ 217-223 нче битләр .
Җиһазлау .
1) компьютер , экран , презентация (әкият геройлары сурәтләнгән рәсемнәр);
2)индивидуаль –дифференциаль карточкалар ;
3) тест ,,Сузык һәм тартык авазлар “;
4)биремле карточкалар ;
5) парлы тартыклы карточкалар ;
6)2 кечкенә кәрзин , лото бочоклары ;
7) ,,Зирәкләр “ , ,,Тапкырлар “, Дәрес – КВН , “Авазлар һәм хәрефләр “ таблицалары :
8)магнитафон , йолдызлар.

Дәрес планы .
I . Оештыру өлеше .
1.Психологик уңай халәт тудыру .
2. Тема , максат белән таныштыру.
3.,,Тапкырлар “ , ,,Зирәкләр “ төркеменә бүленү.

4. Командаларның бер – берсен сәламләве.

5. Число , сыйныф эшен язу.
II .Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Ак аю Зирәкнең биремнәрен үтәү :
- авазлар һәм хәрефләр турында сораулар;
-парлы тартыкларның парларын әйтү ;
- о , ө хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләрен әйтү .
2.Төлке биреме. ,,Хаталы сүзне тап “
- төркемнәрдә хаталы сүзләрне табу ;
- дөреслеген тикшерү ;
- дәфтәрләргә күчереп язу.
3.Үрдәк биреме . ,,Төрле авырлыктагы биремнәр “
-биремнәрне дәфтәрдә үтәү ,үз тикшерү.
4. Физкультминутка ,, Әкияти урман “
5. Кәҗә белән Сарык биреме . ,,Шаян сораулар “
6. Әтәч биреме. Ребус чишү. Йөзә ,яфрак сүзләренә хәреф-аваз анализы.
7. Мырау. Тест N4 ,, Сузык һәм тартык авазлар “.
III. Дәрескә йомгак ясау .
1. Җиңгән команданы котлау. Жюри.
2. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.
3. Нәтиҗә ясау.



Дәрес барышы .

Хәерле көн , дуслар , сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә .
Татар телен өйрәнүдә
Уңышлар булсын безгә .
Гел ,,5”леләр алып торыйк ,
Өлкәннәрне сөендерик .
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик .
Бер-беребезгә карап елмайыйк та,
Яхшы кәеф телик дуслар.
Хәерле көн ,хәерле сәгать телик тә
Урыннарга матур итеп утырыйк.

-Хәзер безнең татар теле дәресе . Бүгенге дәрестә без көч сынашырбыз, ягъни татар теленнән КВН – дәрес үткәрербез. (1 слайд)

КВН да ике төркем көч сынаша. Беренче рәт ,,Зирәкләр “ төркеме ,икенче рәт ,,Тапкырлар “төркеме. Безнең нәтиҗәләрне ............. билгеләп барыр. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко бирелә.
-Ә хәзер матур итеп басыйк .Бер-беребезне сәламлик . ,,Зирәкләр” төркеме рәхим итегез. (2 слайд)

-,,Зирәкләр”дән - ,,Тапкырлар “га, сәлам !
Без ярышта Зирәкләр,
Тормышта без кирәкләр.
Без тиз фикер йөртәбез
Дусларга без терәкләр.
Безнең девиз : ,,Бердәм фикер йөртәбез “.

,,Тапкырлар “ төркеменә сүз бирәбез : (3 слайд)

-,,Тапкырлар “дан ,,Зирәкләр” гә сәлам !
Ә без исә ,,Тапкырлар”
Ярышларда батырлар .
Татар теле фәнендә
Һәрвакыт алдынгылар. Безнең девиз :,,Акыл көчне җиңсен !”

-Төркемнәр бер-берсен сәламләде, матур итеп , тыныч кына урыннарга утырыйк.
-КВН да зирәк, тапкыр кешеләр катнаша .Алар бик күп беләләр. Ә күп белер өчен күбрәк шөгыльләнергә, яхшы укырга, тырыш булырга һәм һәръяклап үскән булырга кирәк . Бүгенге дәрестә сез үзегезне сынап карарсыз. Авазлар һәм хәрефләр турында ниләр белүегезне күрсәтерсез. Дөрес итеп утырып , бүгенге числоны язып куйыйк. ...............
-КВН га биремнәрне, әкият геройлары җибәргән. Игътибарлы булыгыз. Ярышны башлыйбыз. Төркемнәргә уңышлар телим .
- Беренче бирем ерак Арктикадан килде. Аны безгә Зирәк исемле аю баласы җибәргән. (4 слайд)
,,Исәнмесез ,хөрмәтле , укучылар ! Минем һәр төркемгә ,,Авазлар һәм хәрефләр “ турында сораулар бирәсем килә.(сораулар 1 биттә ) :
“Зирәкләр” төркеменә:
1.Авазлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.)
2.Авазлар ничә төркемгә бүленә? ( Ике төркемгә бүленә: сузык һәм тартыкларга.)
3.Яңгырау тартыклар ничек әйтелә? ( Яңгырау тартыклар яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтелә.)
4. Парлы тартыкларның парларын әйтергә :
[ б ] – [ . ] , [ г ] - [ . ] , [ д ] - [ . ] , [ җ ] - [ . ] .
5.Бу сүзләрне дөрес итеп язу өчен нинди кагыйдәне белергә кирәк?

Болын , тормыш , солы.

([о ]авазы сүзнең беренче иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә [о ] авазы ишетелсә дә ы хәрефе языла.)


“Тапкырлар”төркеменә:
1.Хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Хәрефләрне язабыз һәм күрәбез.)
2.Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр? (Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленәләр.)
3. Саңгырау тартыклар турында нәрсә әйтә аласыз? (Саңгырау тартыклар шаудан гына тора.)
4. Парлы тартыкларның парларын әйтергә :
[ в ] - [ . ] , [ з ] - [ . ] , [ гъ] - [ . ] , [ж ] - [ . ] .
5.Бу сүзләрне дөрес итеп язу өчен нинди кагыйдәне белергә кирәк?

Эшче , элгеч , эре.

([э ]авазы сүз башында гына языла, калган иҗекләрдә [э ] авазы ишетелсә дә е хәрефе языла.)

- Икенче бирем Хәйләкәр Төлкедән килде. (5 слайд)
Ул үзе бик хәйләкәр булса да сүзләр язганда хаталар ясый икән . Кайсы төркем Хәйләкәр Төлкенең хаталы сүзләрен табып , дөрес итеп яза алыр икән . Һәр дөрес сүзгә 1 очко бирелә . Бергә җыйналып , киңәшләшеп хаталарны төзәтәбез . ( бергә эшлиләр ) Дөреслеген тикшерәбез.
Куйан, гәдәт, хәм, йөрәк, йолдыс, еырак, ел, юүтәл, күңеле, кәгаз, дөнья .
Дөрес җаваплар.

Куян, гадәт, һәм, йөрәк, йолдыз, ерак, ел, ютәл, күңелле, кәгазь, дөнья .
(Берәмләп әйтеп барам , һәр дөрес сүзгә 1 очко языла )
- Өченче бирем . Сертотмас Үрдәк сезгә төрле авырлыктагы биремнәрен тәкъдим итә. ( 6 слайд)
Төрле төстәге биремнәр , Мин сезгә тәкъдим итәм . Дәфтәрләрне ачыгыз да , Языгыз матур итеп .
( Һәр укучы 1 карточка ала һәм үзе теләгән биремне үти ала . Эшләп бетергән укучы икенче карточканы алып үз эшенең дөреслеген тикшерә .)

o Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз, е хәрефе кергән сүзләрнең астына сызыгыз.
Елга буе куе урман. Анда каен, чыршы, имән, өрәңге үсә. Урманда керпе, елан яши.
• Сүзләрне укыгыз һәм төркемләп языгыз.
е [ йы ] е [ йэ ]
Еш, егерме, тиен, муен, бөек, ефәк, быел, елан, көе, каен.
 Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз. Е[ йэ ] аваз кушылмасын белдергән сүз астына бер сызык сызыгыз.
Урманда, яши, тиен. Чикләвек, ул, ярата. Кышка, әзерли, азык. Җыя, күп итеп, чикләвек.
Дөрес җаваплар.
o Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз, е хәрефе кергән сүзләрнең астына сызыгыз.
Елга буе куе урман. Анда каен, чыршы, имән, өрәңге үсә. Урманда керпе, елан яши.
• Сүзләрне укыгыз һәм төркемләп языгыз.
е [ йы ] е [ йэ ]
еш бөек
муен тиен
быел егерме
елан ефәк
каен көе
 Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз. Е[ йэ ] аваз кушылмасын белдергән сүз астына бер сызык сызыгыз.
Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя.

Физкультминутка ,,Әкияти урман “ (7 слайд)
Әкияти урманга килдек , Матур урыннар күрдек, Зифа каеннар уңда , Ямь-яшел чыршы сулда. Күбәләкләр очалар Әйләнеп җирне кочалар. Әнә куян сикерә, Ул бүредән элдертә. Без дә аннан качабыз, Тапмас безне ул явыз. Аю бабай бал ашый, Кызылтүшләр очалар , Урманда рәхәт булса да Класска кайтыйк, балалар.

-Дүртенче бирем . Бу бирем Кәҗә белән Сарыктан .(8 слайд)
Алар КВН ны яраталар , шуңа күрә катнашырга теләделәр .Хәреф , авазлар һәм иҗекләр турында шаян сораулар язып җибәргәннәр .( сораулар 1 биттә )


“Зирәкләр” төркеменә:
1.Әбидә бер, бабайда ике. Ул нәрсә? (б хәрефе)
2.Кое төбендә нәрсә бар? (е хәрефе)
3.Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга? (күл һәм мәк)
4.Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (беренче хәрефләре белән “к” , “т”)

“Тапкырлар”төркеменә:
1.Мәскәүдә бердә юк, Казанда икәү. Ул нәрсә? (а хәрефе)
2.Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? ( д авазы)
3.”Таш” һәм “бака” сүзләреннән өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын. (ташбака)
4.Табышмак сүзен ничек укырга кирәк? (сулдан уңга таба)







Бишенче бирем . Җырчы Әтәч безгә ребуслар җибәргән .(9 слайд)

Нинди сүзләр яшеренгәнен белергә куша . (Һәр төркемгә биремле кәгазь бирелә.)
100ә
(йөзә)
т10

(тун)
РУАНМ

(урман)
МГБӨӘ
(гөмбә)
Йөзә, урман

сүзләренә хәреф-аваз анализы ясагыз.
Йөзә -4 хәреф , 4 аваз ;ө ,ә – нечкә сузыклар , й ,з – яңгырау тартыклар .Йө-зә ике иҗекле , нечкә әйтелешле сүз. Урман – 5 аваз , 5 хәреф ;у ,а –калын сузыклар , р ,м , н- яңгырау тартыклар . Ур-ман ике иҗекле, калын әйтелешле сүз.

-Алтынчы бирем . ,, Мыраубатыр “ әкиятенең төп герое ,ягымлы , шук , Тәмлетамак Мыраудан . (10 слайд)

Ул сезгә сузык һәм тартык авазлар турында тест эшләргә тәкдим итә .Сорауларны укып , дөрес җавапларны билгеләргә . (тестны тикшереп аерым билге куям .)
Тест 1. Ә хәрефе төшеп калган сүзләрне тап . а) егерм . б) дәфт . р в) нич .
2. О хәрефе төшеп калган сүзләрне тап . а) к . лак б) м . тур в) б . рын
3. Хаталы сүзне тап . а) күзлек б) чөгөндер в) төтен
4. Нечкәлек билгесе белән языла торган сүзләрне тап . а) өстәл б) шигыр в) сәгат
5.Ике иҗекле сүзләрне тап . а) әти б) малай в) аш
6.Бер иҗекле сүзләрне тап. а) бар б) малай в) аш
7. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне тап. а) әти б) әлфия в) мәскәү



-Ә хәзер сүзне ............... бирик . (жюри очколарны ,җиңүче төркемне әйтә .)
-Йолдызларны саныйк .(билгеләр кую , мактау )
-Әкият геройлары тәртипле ,намуслы , дуслык кадерен белергә өйрәтә икәнне без белә идек инде. Алар әле бүген безне белемле , татар телен , туган телебезне яратырга да өйрәттеләр . Без аларга рәхмәт әйтик : ,, Рәхмәт сезгә!”
Нәтиҗә шул ,һәрберегез , Бик яхшы әзерләнгән . Зур уңышлар , сәламәтлек Сезгә теләк шул миннән .
-КВН дәресебез шушының белән тәмам .