Бер һәм күп мәгънәле сүзләр
Рейтинг:   / 23
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

(3 нче рус сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән
ачык дәреснең план-конспекты)

Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна, икенче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 нче ел

Тема: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Максат:
1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр белән таныштыру.
2. Күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Материал:
1. “Татар теле”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.
2. “Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”, методик ярдәмлек, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.
3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
4. “Әдәби уку”, рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, Ф.Ш.Гарифуллина, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация.

Дəрес барышы

I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.

II. Актуальләштерү.
1. Матур язу күнегүе.
Нн нн Нн на ну нүү
көн журнал Наза Ватан
2. Слайд. Җөмләләрдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне табарга.
1) Урман буйлап алтын көз йөри. (Г.Рәхим).
2) Теле татлының дусты күп булыр. (Мәкаль)
3) Кояш офык ишегеннән керергә кыймый тора. (И.Солтан)
4) Алтын яңгырлар шыбырдый. (Н. Сладков)
5) Яфраклар пәрәвез ятьмәләрендә атыналар. (Н. Сладков)
6) Елмаеп, кояш карый,
Шатланып, кошлар сайрый.
Туган якның назлы җиле
Дулкын чәчемне тарый. (С.Әхмәтҗанова)
Күчерелмә мәгънәле сүзләр: алтын көз, көз йөри, татлы тел, кояш кыймый тора, офык ишеге, алтын яңгырлар, яфраклар атыналар, кояш елмаеп карый, кошлар шатлана, назлы җил, дулкын чәч, җил тарый.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. 53 нче күнегү. Рәсемнәрдә нәрсәләр күрсәтелгән? Бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп, дәфтәргә язарга.
Аш чүмече, трактор чүмече.
2. Нәтиҗә чыгару: Бер сүзнең берничә мәгънәсе булырга мөмкин. Андый сүзләрне күп мәгънәле сүзләр диләр. Бер генә мәгънәле сүзләр дә була: дәфтәр, пыяла, су, радио.
3. Кагыйдәне укып өйрәнү, 33 бит.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Презентация карау. Рәсемнәрдән күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәләрен билгеләү.
Кеше теле - гармун теле, сәгать теле; кеше аягы – урындык аягы; кеше колагы – чиләк колагы; агач яфрагы – колак яфрагы; кеше күзе – бәрәңге күзе, энә күзе; күбәләк канаты – самолёт канаты; сыер койрыгы – көймә койрыгы; кеше йөзе – пычак йөзе, күк йөзе; кеше авызы – мич авызы; каш – йөзек кашы; кеше бите – китап бите; борын – самовар борыны, көймә борыны; алма – бит алмасы; өй түбәсе – баш түбәсе; тырнак – сарымсак тырнагы; теш – пычкы теше, тарак теше; тычкан – компьютер тычканы; төймә – клавиатура төймәсе; кәрәз – кәрәзле телефон.
2. 54 нче күнегү. Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне ике баганага аерып язу. (Аңлатмалы сүзлектән файдалану).
карандаш яфрак
кәгазь бит
көрәк тел
туксан баш

3. Ял минуты.
Сәгать йөри келт-келт (башны ян-якка чайкау хәрәкәте ясала),
Ул уяна иртүк түк-түк (баш кагу хәрәкәтләре ясала).
Ул йокларга яратмый (башны ян-якка чайкау хәрәкәте ясала),
Ялкауларны яратмый: юк-юк (баш кагу хәрәкәте ясала).
Физкультминутка текстыннан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табарга. (сәгать йөри, сәгать уяна, сәгать яратмый).

4. 55 нче күнегү. Мәзәкне рольләргә бүлеп уку. Кояш сүзе кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланылган? (Кояшка элеп кер әле).

5. Белемнәрне тикшерү. Тест.
а) сүзләр була ала:
- бер генә мәгънәле;
- бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;
ә) аңлатмалы сүзлекләрдә:
- сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә;
- сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.
б) күп мәгънәле сүзләр:
- балык, әти, әни, ботак, балан;
- баш, алма, алтын, борын.
в) болар үзара нинди сүзләр?
Күз (кеше күзе, бәрәңге күзе); аяк ( кеше аягы, өстәл аягы)
- бер мәгънәле сүзләр;
- күп мәгънәле сүзләр.
г) Болар үзара нинди сүзләр?
Самолёт, урындык, идән, картина.
- бер мәгънәле сүзләр;
- күп мәгънәле сүзләр.

V. Йомгаклау.
1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Укучылар без дәрестә нинди сүзләр турында өйрәндек?
- Дәрестә сезгә нәрсә җиңел бирелде?
- Нәрсәләр авырлык тудырды?
2. Өйгә эш бирү. Күп мәгънәле сүзләр белән берничә җөмлә төзергә.
3. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.