Дуслык белән көчле без!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе

Дуслык белән көчле без!
(6 нчы татар сыйныфы өчен А.Г.Яхин методикасы буенча үткәрелгән ачык дәрес)

Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы,
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 нче ел


Тема: Дуслык белән көчле без!

Максат: 1. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен анализлау, сюжет үзенчәлеген өйрәтү.
2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен,мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү
3. Үзара дуслык ,татулык хисләре тәрбияләү, бер – береңә карата игътибарлы булырга, ихтирам итәргә кирәклеген төшендерү

Материал:_А.Г.Яхин “Әдәбият” 6 нчы сыйныф Казан,”Мәгариф” нәшр. 2006 ел, А.Г.Яхин “6 нчы сыйныфта әдәбият дәресләре” Казан,”Мәгариф” нәшр. 2007 ел
Җиһазлау: слайдлар, биремнәр язылган карточкалар, магнитофон

Дәрес барышы

I Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1.а) психологик уңай халәт тудыру
Хәерле көн, сул күршем,
Хәерле көн, уң күршем,
Хәерле көн, дусларым!
Хәерле көн , кунаклар!
Хәерле булсын дәресебез,
Хәерле булсын һәр эшебез

ә) белемнәрне тигезләү
Укучылар без сезнең белән чәчмә әсәрләр үзенчәлеге дигән теманы өйрәнә башлаган идек. Әйдәгез әле алдагы дәресләрдә алан белемнәребезне искә төшерик әле.(слайдтагы сорауларга җавап бирү)
1. Чәчмә әсәр тезмә әсәрдән нәрсә белән аерыла?
2.Чәчмә әсәр нинди жанрларга бүленә?
3.Нәрсә ул вакыйга?
4.Нәрсәул сюжет?
5.Вакыйгалар хәрәкәтенә нәрсәләр керә? Сюжет элементларын модельләштерү (слайдларда)


2.Өй эшенең ярым иҗади һәм иҗади төрләрен тыңлау:

1. Һ.Такташның “Хикәяне ничек язарга?” мәкаләсен сөйләтү. (дәфтәрдәге конспектларны тикшерү – төркем җитәкчеләренең отчеты )

2. Конспект төшенчәсенә аңлатма бирү.
- Укыганны хәтердә калдыру өчен кыскартып, үз сүзләрең белән язуга конспект диләр.Конспект язу зур осталык сорый, чөнки иң мөһим өлешләрне генә сайлап алып яза белергә кирәк. Конспект әдәбият дәресләрендә генә кулланылмый.Физика, химия һ.б катлаулы фәннәрне үзләштергәндә дә конспект яза белү бик мөһим.

3. Һ.Такташның мәкаләсендә хикәянең буявы дигән сүз очрый. Ә нәрсә соң ул хикәянең буявы? Хикәянең буявы – ул сәнгать алымнары.

3. УМ кую ситуациясе
Кроссворд чишү (Төркемнәрдә эшләү)


- Без бүген чәчмә әсәрләр үзенчәлеген өйрәнүне дәвам итәрбез? Бүген укыячак хикәябез нинди чәчәккә багышланыр инде? (укучылар җавабы)

- Әйе, укучылар без бүген Нәбирә апа Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен укырбыз һәм анализ ясарбыз.

- Төнбоек чәчәге турында сөйләү (бер укучы чыгышы)

II УМ адымлап чишү
1. Укучылар, ә Нәбирә Гыйматдинова исеме сезгә танышмы? Сезнең әлеге язучының нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?( укучылар җавабын тыңлау)

2. Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. (слайдлар буенча)
Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала.
Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 1974 елда “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә “Идел” журналы редакциясендә эшли.1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 да Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала.
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык,я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.
Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. “Сихерче”, “Бүре каны” һ.б. шундыйлардан.
Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

Физкультминутка

Гөлчәчәкләр күренде(балалар басалар).
Һәм кояшка үрелде(кулларын югары күтәрәләр).
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт(сузылалар)
Җил исте(чайкалалар,)
Чәчәкләрне селкетте.
Уңга бөгелделәр (бөгеләләр),
Җиргә иелделәр (чүгәлиләр),
Сулга бөгелделәр (бөгеләләр),
Җиргә иелделәр (чүгәлиләр).
Бар син, җил, моннан кит (башларын калкыталар),
Чәчәкләргә тими үт (куллары белән алга таба этү хәрәкәте ясыйлар),
Алар зур булып үссен (сузылалар),
Безгә шатлык китерсен (утыралар).

6 Нәбирә Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен анализлау

1) хикәянең 1,2 абзацын яттан сәнгатьле итеп сөйләү (1 укучының чыгышы)

2) 1 нче бирем - төркемнәрдә эшләү ( хикәядәге сюжет үсешен билгеләү)

3) укучыларның җавапларын тыңлау

сюжетның төенләнү өлеше – баларның көтүне күл буена алып килүләре һәм чәчәк артыннан күл уртасына керү вакыйгасы.Балалар тыныч, киеренкелек тә, конфликт та юк.

кульминацион нокта – баларның көймә бата дип куркуы турында вакыйга. Татулык бетте. Балалар чәчәк сораган кыз белән конфликтка керәләр. Дуслары бата дип куркалар.

вакыйганың чишелеше – малай батмады, судан чыкты һәм курку хисе дә бетте.

4) төп геройларны билгеләү(төркемнәрдә эшләү)

Төп геройлар - хикәяләүче кыз белән малай. Хикәядә башкаларның сыйфатлары күренми.
5) төп геройларга характеристика бирү (дәфтәрләрдә эшләү)

кызның уңай сыйфатлары кызның тискәре сыйфатлары
Ул үзенең хатасын соң булса да Ул – кыланчык, үзсүзле.Башкалардан
аңлый үзен өстен тота. һ.б

малайның уңай сыйфатлары малайның тискәре сыйфатлары
Малай - батыр, кыю.

5) авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау (дуслыкның кадерен белергә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә һ.б., табигатьне саклау проблемасы күтәрелә.)

6) Табигать күренешләре сурәтләнгән урыннарны табып уку

7) дуслык турында мәкальләрне искә төшерү (слайдлар нигезендә, мәкальнең ахырын уйлап табу )
1. Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшы булсын.
2. Дуслар эзләмәгән кеше үзенә дошман.
3. Бер иске дус яңаның икесеннән артык.
4. Яңа дус тап , искесен ташлама.
5. Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

8) Әхтәмов Илнур башкаруында дуслык турында җыр тыңлау

III Рефлексия, бәяләү
1.”Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?Ниләр белергә өлгердек?” сорауларына җавап бирү.
2. Дәрескә гомуми бәя кую
3.Өй эше бирү: а) Андрей Платоновның “Аллы – гөлле күбәләк” хикәясен укырга
ә) үзегез белән булган бер кызыклы вакыйга турында хикәя языгыз
б) иҗади

У вас нет прав для создания комментариев.