Әдәби уку дәресе.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Балтач районы Салавыч күппрофильле лицее филиалы Биктәш башлангыч мәктәбе укытучысы Галиева Ләйлә Рәдиф кызы
1 нче сыйныфта Әдәби уку дәресе.
Тема
[с] авазы һәм С,с хәрефләре.
Дәреснең максатлары

Бурычлар
-укучыларны саңгырау тартык [съ] ,[с]авазлары белән таныштыру, бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә , бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; яңгырау пары [з] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.
- икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (С,с хәрефләре);
-уку хезмәте культурасы һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү;

- С,с хәрефләре белән таныштыру;
- фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү;
Планлаштырылган нәтиҗә
Укыганда [съ] ,[с]авазларының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәре, республика, авыл, район, лагерь атамаларының баш хәрефтән язылуына төшендерүгә ирешү.
Төп төшенчәләр Төшенчәләр:
-сузыклар;
-тартыклар;
-кушылма авазлар.
Предметара бәйләнеш
Әйләнә-тирә дөнья, физик культура, әхлак тәрбиясе.
Ресурслар:
-төп
-өстәмә

-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,
Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова,52-53 нче битләр.
-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,
Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.
Пространствоны оештыру Фронталь, парларда, индивидуаль.

Дәрес этаплары Максат Укытучы эшчәнлеге
I этап
Ориентлашу-мотивлаштыру өлеше Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру, психологик уңай халәт тудыру. -Исəнмесез, укучылар!
-Хəерле иртәләр сезгə!
-Зиһен һəм тел ачкычлары
Телимен һəммəгезгə!
-Рəхмəт!
-Хəерле булсын иртәләр!
-Хәерле булсын көннәр!
Карыйк әле, бер әйләнеп,
Килгән икән соң кемнәр?
Сәламлик, кунакларны (баш иеп),
Сәламлик без дусларны!
Елмаеп-көлеп,керешик эшкә!

II этап
Актуальләштерү

Укучыларның өйрәнгән хәрефләрне аера белүләрен барлау: сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүчеләрне атау. –Укучылар хәзер узган дәрестә танышкан “Без” дигән хикәянең һәр сүзенең беренче хәрефен аерып алып, аның нинди аваз белдерүен карап китик әле. Кем безнең авазларны дөрес аера икән? Нинди сүзләр сузык, нинди сүзләр тартыклардан башлана - сайлык!
-Сузыклардан башланган сүзләрне аерып укыйк.
-Тартыклардан башланган сүзләрне аерып укыйк.
- Д-т хәрефләре турында нәрсә аласыз?
- Алар парлы тартыклар.
(Үзбәя. Бергәләп бәяләү.)

III этап
Яңа материал өстендә эш. Максат: С хәрефен тикшерү;
-нинди аваз белдерә;
-сүзнең кайсы урынында килә ала;
-ничек укыла.
С хәрефе кергән сүзләр уйлату. 1. Шигырь уку һәм дәрескә уку мәсьәләсе кую.
- Мин сезгә бер тизәйткеч – шигырь сөйлим, ә сез монда нинди аваздан башланган сүзләр күбрәк яңгырады, шуны әйтерсез.
Саран Сара,
Саный-саный
Сарыгына салам сала.
Саран Сара
Сары гына
Саламны да санап сала.

- Укучылар, бу шигырьдә сүз кем турында бара?(Сара турында)
- Ул нинди икән? (Саран)
- Нинди кеше була соң ул? (җаваплар тыңлана, нәтиҗәләр ясала)
- Сараны үрнәк дип саныйсызмы? Ни өчен?(сөйлиләр).

Укучылар хәзер мин тизәйткечне укыр алдыннан биргән сорауга җавабыгызны әйтегез.
-Бу тизәйткеч-шигырьдә [c] авазы күп тапкыр яңгырады.
-Димәк без бүген нинди аваз турында өйрәнәбез икән?
-Дөрес, [с] авазлары турында.

2. Уку мәсьәләсен чишү, дәреслек белән эш.
1. Әлифбаның 52 нче битендәге сабын, сөлге,сөт рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ съ ], [с ] авазларын аерып табу, урыннарын билгеләү.

- [ с ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
- Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?
-Ул тел очы алгы түбәндәге тешләргә тигәндә ясала.
Нәтиҗә: [ съ ] [с] авазы - саңгырау тартык аваз.
Үзбәя.

2. Ике дәрәҗәле схемалар белән эшләү –песи, сыер, рәсем сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау.
Песи – 4 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән тора.[э] авазы е хәрефе белән күрсәтелә.
Сыер - 5 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән тора.е хәрефе – ике авазга билге булып тора.
Рәсем -5 аваз, 5 хәрефтән, 2 иҗектән тора. [э] авазы е хәрефе белән күрсәтелә.
Үзбәя.

3. Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.
- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?
- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

4. Физкультминутка

5. 53 нче битнең өстендә бирелгән язмаларны уку ( чылбыр рәвешендә) ал турыпочмаклык урынына тиешле сүзләрне табу.

6. Дәреслектәге “Дусларым” текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү. Кеше исемнәренең язылышына игътибар иттерү. Эчтәлеге өстендә эшләү.
1) Үрнәк уку,
2) Эчтәлекне ачыклау.
3) Эчтән уку.
4) Кычкырып уку.
5) Нәтиҗә ясау:
- Хикәядә баш хәрефтән язылган сүзләр турында ниләр әйтә аласыз?
- Беренче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган
(өтер,сызык, нокта куелган). Ни өчен дип уйлыйсыз?
- Өтер куелган урынны ничек укырга кирәк? Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк?
- Өтер куелган урынны санау интонациясе белән укырга кирәк.
- Сызык куелган урында тукталып алырга, пауза ясарга кирәк.

7.”Тылсымлы таяк”алып килгән сүзләр белән танышу, мәгънәләрен ачыклау.

8.”Сүзләр төзү”уены.
“Сания” сүзендә нинди сүзләр яшеренгән?
IV этап
Дәресне йомгаклау.
Максат:дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерү. Рефлексив кабатлау. -Укучылар бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? Нәрсә белдегез? Ничек белдегез?( җаваплар тыңлана)
- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?
Дәрес өчен һәр кеше үзбәясен куйсын. (Дәрес материалын үзләштерүләреннән чыгып - кәефләренә карап, Смайликларның үзләренә туры килгәнен сайлап алалар)
- Рәхмәт, укучылар, тырыштыгыз! Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.