«Эшләп табылган акча» әкиятен сәхнәләштерү. (Грузин халык әкияте)
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
«Эшләп табылган акча» әкиятен сәхнәләштерү.
(Грузин халык әкияте)


Максат:
-укучыларда хезмәткә омтылыш хисе тәрбияләү;
-сөйләм телләрен үстерү;
-чит халык әкиятләренә кызыксыну уяту;
-кайда гына яшәсәң дә үз хезмәт көчең белән эшләп яшәргә кирәклеген аңлату.

ТР Азнакай районы
Урманай урта гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызының эше

Катнашалар:
1.Тимерче карт.
2.Тимерченең карчыгы.
3.Аларның улы
4.Автор.
1 пәрдә.
Автор.(Пәрдә алдына чыга). Яшәгән, ди җир йөзендә бер тимерче карт. Булган, ди аның бер ялкау улы. Бу ялкау шулкадәр ялкау булган ,ди,хәтта, аңа тиң ялкауны бөтен җир шары буйлап эзләсәң дә табып булмас иде, ди.Бу ялкауга булган,ди 25 яшь. Шуңа да карамастан,әле бу дөньяда аның үзе эшләп тапкан 1 тиен дә акчасы булмаган,ди. Ул бик таза,көчле булган,ди, чөнки бар белгән эше- ашау,эчү һәм йоклау булган,ди. Шулай итеп,бу ялкау,бик күп вакытлар әтисе эшләп тапкан мал,акча белән яшәгән,ди. Ләкин бервакыт әтисе картайган,кулы белән чүкеч тә күтәрә алмый башлаган - аның көче беткән,ди.
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт урын өстендә ята,улы көнбагыш ашап утыра.Карчык учактагы утыннарны болгатып тора)
Карт: Улым,кил әле утыр минем яныма.
Улы: И,әти,урынымнан торыйммени инде,шушында гына утырып торсам булмыймени?(Бик иренеп кенә әтисе янына килеп утыра)
Карт:Гомерем буена эш белән дус булдым,хуҗалыкны үз кулларым белән эшләп төзедем,ә син эле үз көчең белән,хәтта, тиен дә акча эшләп алып кайтканың юк. Ай-һай ,бигрәк эш сөймисең!
Улы:Әти,ни сөйлисең инде – тәңкә акчаны эшләп табу бик җиңел бит инде ул.
Карт:Бик яхшы,улым,бар син миңа тәңкә акча эшләп алып кайт.Шул вакытта мин сиңа бөтен байлыгымны калдырырмын. Әгәр дә алып кайта алмасаң- тутык кадак та калдырмачакмын!
(Ялкау башын тотып арлы-бирле йөренә башлый)
Улы: Ай-һай,төште башыма бәла – мин ничек итеп ул тәңкә акчаны эшләп табыйм икән инде?! Ашыгып әйтеп ташладым,ахрысы,бик җиңел,дип. Ой-ой,эшләргә туры килер микәнни?!Юк,эшлисем килми минем! Ә әти байлыгын калдырмаса – ой,нишләргә инде миңа хәзер?!Ә әти бер генә әйтә ,әйтә дә - эшли дә! (Урынына килеп утыра,башын аска иеп уйлана башлый)
Карчык:(борчылып) Балакаем минем,күз нурым! Син бер дә борчылма.Мин сиңа үзем тәңкә акча бирермен.Син хәзер бар,кичкә кадәр йөрештереп кайт,кайткач әтиеңә мин биргән 1 сум акчаны бирерсең.
Улы:Мин иренәм, утырып кына торасым килә, аннан сон ашыйсым, йоклыйсым килә! Нишләргә инде?! Ярар,әнә теге тау янына барып.ашап алырмын,ашагач йоклап та алырмын!
(Карчык улына акча бирә,улыиренеп кенә атлап чыгып китә)Пәрдә.
Автор: Бу ялкау көнен шулай тауда үткәрә- ашый,ашагач үләнгә ятып йоклап ала,уяна да күктәге кошларны саный башлый,тагын ашап ала,тагын йокыга тала.Көнен шулай үткәрә бу.Инде кич җитә.
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт учак янында утыра,карчык чүлмәк чистарта.)
Улы: (килеп керә,аркасын сыпырыштыра) Әти,мин кайттым. Бик ардым,хәтта аркамны да турайта алмыйм – бу тәңкә акчаны эшләү миңа бик җиңел булмады(әтисенә акчаны бирә).
(Әтисе акчаны ала,әйләдергәләп карый,бер учыннан икенче учына сикертә.)
Карт: Юк,син бу тәңкә акчаны үз көчең белән эшләп тапмагансың!(акчаны учакка ташлый).
Улы: (иңсәләрен сикертә) Ышанмыйсың икән инде- анысы синең эш.Мин бик ардым,йокларга ятам.Ай,ардым,ай,ардым! (Пәрдә)
Автор:Икенче көнне дә әнисе улын кызгана,тагын аңа акча бирә.
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт урынында ята,карчыкбелән улы килеп керәләр.)
Карчык:Кадерлем минем,ничек булса да көнеңне үткәр,әмма кичтән өйгә кайтыр алдыннан бераз йөгереп ал- өйгә кергән вакытта тирләрең агып торсын. Шул чагында әтиең бу тәңкә акчаны син эшләп тапкансың дип уйлар.
Улы:Тагын шул тауга барырга кирәк,ничек бу озын көнне ашап,эчеп,йоклап үткәрергә инде? Аякларымны кызганам,тауга кадәр ничек барырга,бик арырлар инде,мескенкәйләрем! (Теләр- теләмәс кенә атлап чыгып китә.Пәрдә.)
Автор:Бу ялкау малай кояш чыкканнан алып кояш батканга кадәр тау башында ашап-эчеп,йоклап көнен үткәрә.Көн кичкә авыша башлауга,ул өенә таба йөгерә,бик каты тирләп кайтып керә.
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт учак янында утыра.Улы кайтып керә.Әтисе янына килеп урындыкка утыра.)
Улы:Менә әти акча,бу тәңкә акчаны табу бик кыен булды миңа.(Торып баса.)Көне буена эшләдем,аякларымда көчкә генә басып торам. Мин бик ардым!
(Әтисе акчаны ала,әйләдергәләп карый,бер учыннан икенче учына сикертә.)
Карт: Юк,син бу тәңкә акчаны үз көчең белән эшләп тапмагансың!Бу тәңкә сиңа бик җиңел килгән.Юкка гына син таудан йөгереп кайткансың,көне буена аяк киемеңне туздырып йөргәнсең!(акчаны учакка ташлый).
Улы: (иңсәләрен сикертә) Ышанмыйсың икән инде- анысы синең эш.Мин бик ардым,йокларга ятам.Ай,ардым,ай,ардым! (Пәрдә)
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт урынында ята,карчык белән улы килеп керәләр.)
Карчык: Кадерлем,телисеңме син ,әллә юкмы – сиңа тәңкәне үзеңә эшләп табарга туры киләчәк.әтиеңне хәйлә белән генә алдап булмавын күреп торасың.Берни дә барып чыкмаячак,ә ул үз сүзен үтәячәк. Син ул тәңкә акчаны үз көчең белән эшләп тапкан чагында гына байлыкны сиңа калдырачак!
(Ялкау башын иеп теләр-теләмәс кенә чыгып китә.Пәрдә)
Автор:Берни дә эшләп булмаганлыкны аңлап,ялкау эш эзләп чыгып китә. Китмәс иде,байлыкны кулдан ычкындырасы килми аның. Атна буена бу ялкау төрле эшләрдә эшли,кешеләр аңа кайберләре тиен бирә,кайберләре икешәр тиен бирә.Шулай итеп бер атна вакыт үтеп тә китә.
(Пәрдә ачыла.Йорт эче күренеше. Тимерче карт учак янында утыра,карчык чүлмәк чистарта.Уллары кайтып керә.Кулында янчык белән акча.Янчыкны чишеп әтисенең учларына акчаларны коя.)
Карт: (акчаларны бер учыннан икенче учына коя,чыңлаганнарын тыңлый)Юк,улым,син мине кабат алдарга маташасың,үз көчең белән эшләп тапмагансын син бу тәңкәләрне! (акчаларны учакка ташлый)
Улы:(учакка ташлана,куллары белән янган күмер арасыннан тәңкәләрне эзләп ала)Бу ни эш!Мин атна буена аркамны турайтмадым,иртәдән алып кичкә кадәр эшләдем! Ә син минем акчаларымны чүпне мичкә ташлаган кебек ташлыйсын,әти!
Карт:(улына карап)Менә хәзер мин сиңа ышанам инде,чыннан да бу акчаларны син үзең эшләп тапкансың! Җиңел килгән акчалар сиңа кызганыч булмады,ә үзең эшләп тапканнары кадерлерәк булды.Син шуңа күрә дә аларны учак эченнән эзләп алдың!Менә шулай,улым! Минем сүзләремне беркайчан да онытма: эшләсәң – акчаң булыр,ә аннан соң бар да булыр. Ә эшләмәсәң - чит акчалар сиңа ярдәм итмәячәкләр.Чит акчаның аның бер дә кадере булмас!Мин сиңа үземнең бар байлыгымны мирас итеп калдырырмын.Гомерең синең хезмәттә һәм хөрмәттә үтсен,улым! (Пәрдә.)

У вас нет прав для создания комментариев.