2 сыйныфлар өчен әйләнә-тирә дөньядан тест
Рейтинг:   / 17
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Туембаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

2 сыйныфлар өчен
әйләнә-тирә дөньядан тест

Мотыгуллина Муршида Ибрагимовна
югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы

2014 ел

Тест 3 өлештән һәм 20 биремнән тора : А өлеше 13 биремнән, В өлеше 6 биремнән, С өлеше 1 биремнән тора. А өлешенең һәр дөрес җавабын берәр балл, ә В өлешенең һәр дөрес җавабын икешәр балл, С өлешенә 3 балл белән бәяләргә тәкъдим ителә.
Бәяләү шкаласы

Бер биремгә максималь балл Максималь балл
А өлеше В өлеше С өлеше А өлеше В өлеше С өлеше Барлык эш
1 2 3 13 12 3 28

26-28 балл – “5”ле
20-25 балл – “4”ле
14-19 балл – “3”ле
13 һәм аннан да түбән – “2”ле

А өлеше
А1.Терек табигатькә нәрсәләр керә?
А) туфрак Б) балыклар В) кеше
Г) үсемлекләр Д)яңгыр Е)һава
1. АБВ
2. АДЕ
3. БВГ
4. ГДЕ
А2.Культуралы үсемлекләрне күрсәт
1. арыш
2. крыжовник
3. бодай
4. кычыткан
А3.Куаклар дип нинди үсемлекләргә әйтәләр.
1. Бер генә каты кәүсә
2. Күп агачсыман сабаклар – вак кәүсәләр.
3. Йомшак сусыл сабаклар
А4. Бөҗәкләрдә ничә аяк?
1. 4 аяк;
2. 8 аяк;
3. 6 аяк
4. 10 аяк
А5. Балыкларга нәрсәләр карый?
1. дельфин;
2. бегемот;
3. карп.
4. күбәләк
А6. Кайсы хайваннарны кошларга кертеп була?
1. колибри;
2. жираф;
3. бал корты
4. шөпшә
А7. Җанварларны башка хайваннардан ничек аерып була?
1. Тәне йон белән капланган
2. Тәне тәңкә белән капланган
3. Тәне каурый белән капланган
4. Тәне панцирь белән капланган
А8. Йорт хайванын күрсәт
1. Сарык
2. Болан
3. Тау тәкәсе
4. Боҗралы нерпа
А9. Тере организмнар булмаганын күрсәт
1. Кеше
2. Үсемлек
3. Гөмбә
4. Һава
А10. Акыллы зат
1. Кошлар
2. Йорт хайваннары
3. Кеше
4. Кыргый хайваннар
А11.Сәламәт булу өчен кирәк түгел
1. Спорт белән шөгыльләнү
2. Саф һава
3. Сап-салкын су белән коену
4. Файдалы азык
А12. Россия конституциясе көне
1. 22 август
2. 12 декабрь
3. 30 август
4. 12 июнь
А13. Мәскәүнең йөрәге
1. Кызыл мәйдан
2. Зур театр
3. Кремль
4. Цветной бульвардагы Цирк

В өлеше
В14. Нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк?
электр мясорубкасын, соковыжималканы______________________.
тәрәзәдән һәм балконнан _______________________.
В15. Әлеге рәттә кайсы артык? Аны сыз. Калган сүзләрне бер сүз белән ничек атарга? Җөмләне язып бетер.
Черки, щука, бака, чокыр, карлыгач, аю – болар __________
В16. Үсемлекләрнең кайсы төркеменә әлеге признаклар туры килә?
Сабагы һәм яфраклары бар, ләкин тамырсыз һәм чәчәксез үсемлек ____________________.
Яфраклары инә формасында _________________________.
В17. Җирнең сызык ярдәмендә ике ярымшарга бүленгән шар формасындагы моделе ______________________
В18. 1941-1945 еллардагы сугыш __________________
В19. Гаять зур яктылык чәчүче кызган йолдыз ____________________

С өлеше.
С 20. Кайсы ел фасылы турында сүз бара?

Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Кайбер чәчәкләрнең матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала.

Җавап:________________________________________________

Файдаланган әдәбият: Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек. Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.