Җөмләдә бәйлек сүзләр.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

 

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема.

 

Җөмләдә бәйлек сүзләр.

 

Максат. 1.Бәйлек сүзләр турындагы белемнәрне ныгыту 2. Җөмләләрдә бәйлек сүзләрне тану күнекмәләрне булдыру. 3.Татар теле дәресенә кызыксыну уяту. 4.Әйләнә-тирә мохитка күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлау.” Салават күпере “ журналлары, ребус, “Яшелчә “ темасына кроссворд, хайваннар турында гы рәсемнәр, Җиләк-җимеш муляжлары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сыйныф: 4 нче Б (рус төркеме)

Укытучы: Яруллина Илсөя Наилевна.

 

 

 

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Ребус чишү

-Бу нәрсә? –Бу –бәрәңге.

-Бу нәрсә? –Бу -әтәч.

-Бу нәрсә?- Бу- Йолдыз.

-Бу нәрсә? –Бу –Лемон.

-Бу нәрсә? Бу –елан.

-Бу нәрсә? Бу –керпе.

Бу сүзләрнең баш хәрефләрен атап чыгыйк. Нинди сүз килеп чыкты?

Бүгенге дәрестә нинди сүзләр белән эшләячәкбез?

2.Төп өлеш.

1.Хайваннар турында шигырьләр укыту.

 

2.Табышмаклар әйтешү.

 

3. Төлке турында текст тыңлату, эчтәлеге буенча  сөйләшү.

-Төлке нәрсә ашый?

-Кар астыннан нәрсә тота?

-Тычкан кайда яши?

 

4. Кроссворд чишү.

 

А) табышмаклар уку,

1. Кечкенә генә йорт –

Эче тулы корт. (кыяр)

2.Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре-җир өстендә. (кишер)

3.Үзе йомры-ай түгел,

Төсе сары-май түгел, Койрыгы бар-тычкан түгел. (шалкан)

4.Тышы кандай, Тәме балдай. (чөгендер)

5.Җир астында җиз бүкән. (бәрәңге)

 

Б)тәрҗемәсен таптыру,

 

В)бәйлек сүзләр кергән җөмләләрне табып язу.

- Кызыл кызы җир эчендә, чәчләре-җир өстендә ( кишер)

-Җир астында җиз бүкән (бәрәңге).

 

5.Физминут уздыру.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар.

Менә шулай, менә шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри поездлар.

Менә шулай , менә шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә.

Менә шулай менә шулай куян сикерә.

 

6. Рәсемнәр буенча бәйлек сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерү.

7 Бөйләнешле сөйләм телен үстерү.

-Бакчада нәрсә утыртабыз?

-Җир өстендә нинди яшелчәләр үсә?

-Җир астында нинди яшечәләр үсә?

-Өй каршында нәрсә бар?

-Яшелчәләрне кайда саклыйбыз?

 

8 Сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү.

-Оя эчендә нәрсә йоклый?

-Эт баласы нәрсә өстендә?

-Тавык кайда?

-Мәче нәрсә эчендә?

-Алма эчендә нәрсә?

9. “Салават күпере” ндәге  рәсемнәрне күзәтү.

“Әкият илендә “ нәрсә буталган? Җөмләләр төзү.

3. Йомгаклау.

Җөмләләрдә нинди сүзләр кулландык?

Бәйлек сүзләрне тәрҗемәсе белән кабатлау.

4. Өй эше.

1. 85 нче биттәге 2 нче күнегү (бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзе)

2. Карточкаларда (җөмләләрне тәрҗемә ит).

У вас нет прав для создания комментариев.