Исемнәрнең тартым белән төрләнеше
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 

   Хусаенова Гузель Хубайтулловна
 учитель татарского языка и литературы
 МБОУ "СОШ № 8" г.Набережные Челны

 Дәреснең   темасы : Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

                                           (4 нче сыйныф)

         Дәреснең тибы.  Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

         Дәреснең  максаты:

1. Белем бирү максаты – Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – Укучыларның тартым кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

3. Тәрбияви максат -  Туган җиргә, әти-әниләргә ихтирамлылык, тырышлык, өстәл алдында үз-үзеңне тота белү серләрен  тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, “Тартым кушымчалары” таблицасы, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: МӘГАРИФ – ВАКЫТ, 2014.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

- исемнәрнең тартым белән төрләнүен ачыклау;

- тартым кушымчалары белән танышу;

- текст белән эшли белү;

- бирелгән тексттан исемнәрнең тарты кушымчаларын таба белү.

Метапредмет: рус теле, инглиз теле, немец теле белән чагыштырып өйрәнү.

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

- тартым кушымчаларын аера белү;                                                                                                                     

- гомумиләштерү.

Коммуникатив:

- дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

      Дәрес барышы:

Оештыру өлеше:

                 Максат. Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ  халәт тудыру.    

Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар:

- Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Бик яхшы! Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәрбер төркемнән бер укучы актив катнашучыны исәпкә алып барыр. Сезнең җавапларыгыз, тулы, төгәл, аңлаешлы булса, дөрес җавап өчен сезгә менә шундый карточкалар бирә барам, дәрес ахырында белемнәрне карточкалар санына карап билгелибез. Игътибар белән тыңлап – җавап бирсәгез, барыгыз да “4"ле һәм “5"леләр алырсыз дип ышанам.

Слайд №1

Төркемдә эшләү кагыйдәләре:

- Һәркем үз фикерен әйтә ала.

- Бәрәү сөйли - калганнар тыңлый.

- Һәрбер җавап төркемдә карала.

- Төркемдә уртак нәтиҗә ясала.

- Төркем вәкиле җавапны яклый, дәлилли.

      Актуальләштерү.

Максат.  Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

 Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар өйдә эшләп килгән башваткыч җавапларыгызны тикшерик әле.

Слайд № 2

 

к

     

п

   

к

       

ь

   

д

       

р

     
 

с

     

а

     
   

к

     

м

   

Көтелгән җавап: китап, кәгазь, карандаш, дәфтәр, сумка, каләм.

Укытучы: Болар - нинди сүз төркемнәре? Нинди сорауларга җавап бирәләр?

Көтелгән җавап: Нәрсә? соравына җавап бирәләр, исем булып киләләр.

Укытучы: Исем турында белгәннәребезне искә төшерик

(Тактада "Исем"нең грамматик категорияләрен уклар белән күрсәтү).

 1) Кем? Нәрсә?

2) Ялгызлык - уртаклык исемнәр.

3) Берлек - күплек саны.

4) Килешләр белән төрләнә.

Укытучы: татар телендә кем? соравын кайчан кулланабыз?

Көтелгән җавап: Татар телендә кешеләр генә кем? соравына җавап бирә.

Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Көтелгән җавап: Рус телендә барлык җанлы исемнәр дә кем? соравына җавап бирә.

Укытучы: Килеш кушымчаларын искә төшерегез

Килешләр таблицасы  күрсәтелә

Слайд № 3

Килешләр

Сораулары

Кушымчалары

Баш килеше

Кем? Нәрсә?

-

Иялек килеше

Кемнең? Нәрсәнең?

-ның/-нең

Юнәлеш килеше

Кемгә? Нәрсәгә?

-га/-гә, -ка/-кә

Төшем килеше

Кемне? Нәрсәне?

-ны/-не

Чыгыш килеше

Кемнән? Нәрсәдән?

 Каян? Кайдан?

-дан/-дән, -тан/-тән,

-нан/-нән

Урын-вакыт килеше

Кемдә? Нәрсәдә?

Кайда? Кайчан?

-да/-дә, -та/-тә

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, димәк үткән дәрес темасын яхшы үзләштергәнсез.

Яңа теманы аңлату.

Максат. Өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләү. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңларга тиеш.

Максат җиткерү. Бүгенге дәрестә сузык авазлар турында белгәннәребезне, исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатларбыз. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен һәм сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәнербез. Әдәплелек серләренә төшенербез.

Укытучы - укучылар әңгәмәсе:

Укучылар:

Зилә: Вот моя деревня, вот мой дом родной; вот качусь на санках по горе крутой.

Рената: Зилә, беренчедән, әле чана шуарга иртәрәк; икенчедән, нигә бу шигырьне сөйлисең?

Зилә: Уйлап утырам әле: рус телендә исемнең род кушымчасына карап, мой, моя, мое дибез. Ә татарча ничек әйтелә икән?

Укытучы: Укучылар, хәтерегездәме: исемнәр предметны белдерә. Татар телендә предметның кемнеке булуын тартым кушымчалары күрсәтә. Бу тартым белән төрләнү була. Аны русча принадлежность диләр.

Рената: Авылым, авылың, авылы, авылыбыз, авылыгыз, авыллары - тартым белән төрләндерү була.

Эльвина: Алайса, тартымны "обозначает принадлежность предмета к какому-то лицу" дип аңларга ярыймы?

Укытучы: Әйе, татар телендә исемнәр тартым белән төрләнә.

Айгөл: Димәк, минем авыл (моя деревня), минем йорт  (мой дом) тартым белән  төрләнү була.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

Көтелгән җавап: "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"н өйрәнәбез.

Слайд № 4

"Исемнәрнең тартым белән төрләнеше" (дәрес темасы)

Укытучы: Бу - бик катлаулы темалардан санала, чөнки без белгән рус, инглиз, немец телләрендә исемнәр тартым белән төрләнми. Мәсәлән:

Слайд № 5

Рус теле

Инглиз теле

Немец теле

Татар теле

Моя книга, тетрадь

My book, notebook

Mein buch, heft

Минем китабым, дәфтәрем

Твоя книга, тетрадь

Your book, notebook

Dein buch, heft

Синең китабың, дәфтәрең

Его книга, тетрадь

His book, notebook

Sein buch, heft

Аның китабы, дәфтәре

Укытучы: Бу телләрдә нинди аерма бар?

Көтелгән җавап: Татар телендә исемнәргә дә кушымчалар ялгана.

Укытучы: Ә хәзер сузык авазлар турында белгәннәребезне искә төшерик.

Татар алфавитында ничә сузык аваз бар? Сузык авазлар нинди төрләргә бүленә?

Көтелгән җавап: Татар алфавитында 9 сузык аваз. Калын, нечкә сузык авазлар.

Укытучы: Димәк, сүзләргә нәрсәдән чыгып, кушымчалар ялгыйбыз.

Көтелгән җавап: Калын сүзгә - калын кушымча, нечкә сүзгә - нечкә кушымча ялгана.

 Слайд № 6

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше (берлек санда)

I зат

Минем

йортым

әнием

II зат

Синең

йортың

әниең

III зат

Аның

йорты

әнисе

1. Күнегүләр язылган карточкалар белән эшләү.

Укытучы: Мин сезгә карточкалар таратам. Карточкада язылган биремне үтик әле.

Карточка №1 Парта өстендәге китап-дәфтәрләреңне үзеңнеке икәнен иптәшеңә җиткер.

Карточка №2 Парта өстендәге китап-дәфтәрләрнең иптәшеңнеке икәнлеген җиткер.

Карточка № 3 Парта өстендәге китап-дәфтәрләрнең синеке түгел, ә аныкы икәнлеген әйт.

Минем

Синең

Аның

китабым

китабың

китабы

дәфтәрем

дәфтәрең

дәфтәре

сумкам

сумкаң

сумкасы

кәгазем

кәгазең

кәгазе

Укытучы: Әйдәгез дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, теманы, матур язу күнегүен язып куегыз әле.

Слайд № 7

Матур язу күнегүе.

Минем  авылым матур.

Синең авылың зур.

 Аның авылы ерак.

Укытучы: Баганалап бирелгән җөмләләрне чагыштырыгыз. Минем, синең, аның сүзләре җөмләләргә нинди мәгънә өстиләр?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр предметның кемнеке икәнен ачыклыйлар.

4. Бик яхшы балалар. Арыдыгызмы? Әйдәгез ял итеп алыйк.

Слайд № 8

Яздым җөмлә, иҗек, сүз (куллар язу хәрәкәте ясыйлар).

Бик арыды минем күз (куллар күзләргә күрсәтәләр).

Йомам күзем: ял итсен (күзләрне йомалар).

Ачам күзем: ял итсен (күзләр ачыла, ябыла)

Тагын йомам һәм ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Бер йомам да, бер ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Күзләр хәрәкәте белән (күзләр белән зур шар ясау)

Бик зур түгәрәк сызам.

Укытучы: Ял иттек, хәзер дәресне дәвам итик. Әйдәгез 66  нчы күнегүне эшләп алыйк. Кем биремне кычкырып укып чыга?

Сүзтезмәләрне укы, татарчага тәрҗемә ит.

1 нче төркем – беренче биш сүзне, 2 нче төркем – калган биш сүзтезмәне тәрҗемә итә.

6.Мәкальләр белән эшләү.

Слайдта бирелгән мәкальләрнең икенче яртысын тап, тартымлы исемнәрнең ничәнче затка каравын әйт.

Слайд № 9

1 нче төркем

Әнкәм йорты

киләчәге бар

Иле барның

дус-ишләрең - юлдашың

Атаң-анаң - чын дустың

алтын бишек

2 нче төркем

Әтием - шикәр

җыры юк сандугач

Ватаны юк кеше -

эшең белән мактан

Телең белән мактанма

әнием - бал

Укытучы: Бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Көтелгән җавап: туган җирне, әти-әнине хөрмәт итәргә, тырыш булырга, хезмәт сөяргә, бердәм булырга өйрәтә.

Дәреслек белән эш. 68 нче күнегү. (Укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр ничәнче зат тартым белән төрләнгән?)

Слайд № 10

Слайд № 11 -17

Укытучы: ә хәзер логик фикерләүгә берничә сорау - табышмаклар бирәм.

1. Өстәл янында иң кирәге нәрсә? (авыз).

2. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан).

3. Кайчан коймак тәмле була? (ашаганда).

4. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына).

IV. Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Дәрестә исем турында нәрсә кабатладык, нинди яңалык белдек?

Көтелгән җавап: Дәрестә сузык аваз турында белгәннәребезне, исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгытуны; исемнәрнең тартым белән төрләнешен һәм сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәнүне; әдәплелек серләренә төшенүне максат итеп куйган идек.

-Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

-Исемнәр килеш һәм тартым белән төрләнә.

-Тартым турында нәрсәләр үзләштердек?

Көтелгән җавап: Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.

Предмет беренче затныкы - минеке булганда, минем исемем дибез.

Предмет икенче затныкы - синеке булганда, синең исемең дип әйтәбез.

Предмет өченче затныкы - аныкы булганда, аның исеме дибез.

Калын әйтелешле сүзләргә - калын тартым кушымчасы, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә тартым кушымчасы ялгана.

V.Йомгаклау.

Укытучы:  Дәрес сезгә ошадымы?

Дәрестә бик актив булдыгыз. Тырышып укуыгызны билгеләр белән бәяләп китик.

Өй эше: 60 нчы бит, 69 нчы күнегү. Үзеңә охшаган биремнәрне үтә:

Слайд №18

1.Татарчага төрҗемә ит;

2. Тартым белән төрләнгән исемнәрне әйт;

3. Хикәядә кайсы шәһәрләр турында сүз бара?

4. "Аңлатмалы сүзлек"тән каюта сүзенең мәгънәсен кара.

5. Җәйге каникулда кая бардың? Шул турында сөйлә.

У вас нет прав для создания комментариев.