Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Сагдиева Илсияр Миргазизовна
 Учитель начальных классов
 МБОУГимназия №20 Советского района г.Казани

 

2сыйныф.  Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”

..

Максат:   1. АбдуллаАлишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү;әкиятләрен белү;

 2.А.Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну   уяту;

3 .Эчтәлекне аңлап,сәнгатьле укырга өйрәтү;

 4.Әхлак тәрбиясе бирү.

Материал:  Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”китабы.

Материал:  дәреслек.

Җиһазлау:  Язучының портреты;аудиоязмадагы музыка,әкиятләргә иллюстрацияләр,компьютер..

Дәрес барышы.

I . Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

 Аудиоязмада табигатьтәге тылсымлы тавышларны чагылдырган музыка тыңлау.

Бүгенге көн турында сөйләшеп китү.

-Бүгенге көн турында нәрсә әйтә аласыз. (Укучылар берсенең җавабын икенчесе тулыландырып җавап бирәләр.)

-Шушы  матур көндә без сезнең белән Абдулла Алиш турында өйрәнүне дәвам итәрбез.

II. Өй эшен тикшерү,актуальләштерү.

  1. 1.     -А.Алиш кем ул?Ни өчен без аны балалар язучысы дибез?Балаларга әкиятләр,хикәяләр,шигырьләр язу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
  2. 2.     Мин сезгә А.Алишның әкиятләрен укып килергә кушкан идем.Хәзер ничек укуыгызны тикшереп карыйм әле.Мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм,ә сез шуны нинди әкияттән икәнен әйтерсез:
    1.     Саесканнар төрлесе –төрле якка карап очканнар.Үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:-Әй,сез,куе урманнарда,киң кырларда,яшел болыннарда,диңгез-океанда яшәүче ерткычлар ,-дигәннәр алар. (Койрыклар)
    2.     Көннәре дә,төннәре дә матур гына акты,таң алдыннан әтәч канатларын какты,шыңгырдатып кычкырырга яратты. Тавык та бик уңган иде,йомырканы күп салды.Шулай да алар гел бер төсле тормыштан туеп ил гизәргә дип юлга чыктылар.(Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр)
    3. 3)    Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган.Шул турында төрле якка хәбәр дә салган:(Бал корты һәм шөпшә)
    4. 4)     

--Балалар сез Абдулла Алишның нинди  әкиятләрен беләсез?

1.“Чукмар белән Тукмар”

2.“Зирәк карт”

3.“Алдакчы Наил”

4. “Том Сойер”

5.”Капкорсак патша”

6. “Сертотмас үрдәк”

III.Физминутка.

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка

Уңга – сулга борабыз

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез!

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

-

Абдулла Алиш “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”” әкияте буенча эш.

–Бөтен тынычлыгымны боздыгыз,... - дип чыпчык кемнәргә әйтә? Шул урынны табып уку.

 Беркөнне чыпчык үз өенә уктай кайтып керде, аның артыннан күктә, биектә ... күренде. Сүз ни турында бара?

 -Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй, кирәген бирдем... Моның ахыры нәрсә белән тәмамлана?

Мөстәкыйль эш.(Дәфтәрдә эш)

-Ә хәзер дәфтәрләрдә Чыпчыкка кыска гына характеристика язабыз.

Укытучы белән эш.

-Укучыларның Чыпчыкка язган характеристикаларын тыңлау.

V.Йомгаклау.

-Укучылар, ә хәзер әкияткә кагылган нинди мәкалҗләр беләсез.(Укучыларның җавабы).

“Мактану һәркемне хур итә,тыйнак булуга ни җитә.”

“Сүздә мактанма,эштән мактан”

 “Сереңне бер генә кешегә сөйлә,киңәшеңне мең кешегә әйт”

  “Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы.”

 “Сер сөйләмә дустыңа,дустыңның да дусты булыр,ул да сөйләр дустына.”

.

VI. Өй эше.

.  3 сыйныф- Әкияткә рәсем ясарга.                                                                                                                                                                                                                                           

 

У вас нет прав для создания комментариев.