Татар теленнән ачык дәрес Э Ш К Ә Р Т М Ә С Е
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы ЯшелҮзәнмуниципаль районы

                                      Норлат  урта  мәктәбе

 

 

 

Татар   теленнән

ачык   дәрес

Э Ш К Ә Р Т  М Ә С Е .

                     (2 сыйныф)

Укытучы: Хамдеева  Гөлсирә  Хәлиулла  кызы

Тема.Исемнең     берлек   һәм

           күплек   санда   килүе

Максат. Укучыларны берлек сандагы

  исемнәрне күплек санга куярга өйрәтү.

  Грамоталы матур язу, бәйләнешле тө-

  зек сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен 

   үстерү өстендә эшләү.

         Экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау:    Компьютер, презентация,       рәсемнәр, карточкалар, туп, тестлар.

Материал.  Татар теле .2 сыйныф

                 Табышмаклар.Р.Фәйзуллин

                    “Җир өстендә ниләр бар?”

                                     План.   

    1. Оештыру өлеше.

                1) Исәнләшү.

                2) Сүз төркемнәрен искә төшерү

                3) Модель төзү.

                4)  Матур язу.

    2. Төп өлеш:

  1.     Китап турында  әңгәмә. Җөмләләр төзү. Яңа теманы китереп чыгару.

             2) Сүзлек  диктанты.

             3) “Аз-күп” уены.

 3. Физ. минутка.

 4.Ныгыту.Канатлы дуслар.

    1)Дәреслек буенча эш. 167 нче күнегү.

        2) Индивидуаль эш.   Күплек кушымчалары кую

        3) Парларда эшләү.

    5.Белем күнекмәләрен бәяләү.Тест.

    6.  Йомгаклау.. Билгеләр кую. Өй эше бирү.Рефлексия.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.Кунаклар белән исәнләшү.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Уңышлыклар булсын безгә.

Гел бишлеләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик.

     Укучылар күренке рухта бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыбызда игътибар белән тактага карыйк әле. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләргә тиеш икәненә игътибар итик (карточкаларга язылган эш планы белән таныштырыла) (1 слайд)

Без нәрсәләр беләбез?. Сез дәреснең эш планы белән таныштыгыз, ә хәзер мин сезгә  сүзләр язылган карточкалар тәкъдим итәм. Бирелгән сүзләрне сүз төркеме ягыннан аерырга кирәк булачак.(укучылар тактада тиешле сүз төркемнәренә  аералар:исем, сыйфат, фигыль). Шул сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр.

 Модель төзү . Хәзер без сезнең белән исем сүз төркеме турындагы белемнәре искә төшереп үтәрбез. Исем турында кабатлау: нәрсә ул исем?                                              Сүз төркеме

       нәрсәне белдерә?                                           предмет

                                                         нинди сорауларга җавап бирә?                     Кем?  нәрсә?

(тактада моделен төзеп барам..)   ( 2 слайд)

Ә хәзер, укучылар, тыңлагыз әле.Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын кем тизрәк табар икән.

Кулдан-кулга йөри ул

Бөтен телдә сөйли ул

Белмәгәне юк аның

Көзгесе ул дөньяның (китап)

Китап турында тагын  нәрсә әйтә аласыз?   Китап нинди сүз төркеме?h.б.

Матур язу күнекмәсе.

Кк...

Китап – белем чишмәсе.

(тагын нинди мәкальләр беләсез?)

Мин белергә телим.

II.Тема өстендә эшләү.

  -Балалар, китап сүзе ничә предметны белдерә? Ә алар 2-3 булса ничек әйтәбез?

Китап- китаплар.(мисаллар уйлату)

Нәтиҗә чыгару. Димәк,исемнәр берлектә hәм күплектә киләләр.

(мисаллар уйлыйбыз)

Ә хәзер тактага карыйбыз.Күплек санда нинди кушымчалар ялганган?

(лар-ләр) Кайчан лар, кайчан –ләр кушымчасы ялгана?  (  3 слайд)

Ә менә бу сүзләргә игътибар итегез әле?  Шәм,таң,тиен- боларга күплек санда нинди кушымчалар ялганыр икән? Ни өчен?  (борын авазларына беткән исемнәргә нар-нәр кушымчасы ялгана)

Экранга карыйбыз.  ( 4 слайд)

Кычыткан +нар=кычытканнар

Үлән +нәр= үләннәр  h.б.

 Кагыйдә чыгару, мисаллар  уйлату.

2. Сүзлек диктанты. (рәсем буенча, күплек санга куеп язарга)  ( 5-12)

Тикшерү (эшләрне алыштырып тикшерү) ( 13 слайд

Әңгәмә.

Канатлы дуслар.

Укучылар, кышкы салкыннар җәнлекләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә куркыныч.

     -Кышын бездә нинди кошлар кышлыйлар?

     -Аларга салкыннар куркыныч тугелме?

     -Кышын аларны нәрсә куркыта?

        -Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.

       -Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

       -Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ., ә  җимлекне сез кайларга куясыз?(җаваплар тыңлана)

      -Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

     -Җимлекләрне нинди формаларда куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

Әйдәгез экраннарга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок каробкалары, пыяла банка, шешәне дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын.

       Белем күнекмәләрен ныгыту максатыннан дәреслек белән эшләп алыйк.

Физ- минут.

“Аз- күп” уены уйнатыла. (туп белән уйнау) (бер укучы уртада исемнәр әйтеп тупны иптәшенә ыргыта, ә ул күплек санда әйтеп кире кайтара)

Ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

167  нче күнегүдәге шигырьдән  күплек сандагы исемнәрне генә сайлап алып язарга. язу.( чиратлашып тактага чыгып  язу)

Парларда эш.

,,Язып бетер “ уены.

Укучыларга карточкага язылган шигырь куплетлары бирелә.

Укучылар ,бу сүзләрдә кушымчалар төшеп калган.  Хаталарны тап.Нинди кушымчалар ялгарга кирәк? Ни өчен?

Тестлар белән эшләү.(“Исем” темасына.)

 

 1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
          2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
          3. Очучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 
         4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 
        5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
       6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
      7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
      8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

 

Өй эше бирү. 169 нчы күнегү.67 бит.

Билгеләр кую. Дәрестә кемне мактый аласыз? Ни өчен ул мактауга лаеклы?

Рефлексия.

-Бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәләр ошады? Дәрестән нинди файда алдыгыз?

Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?.

Үзбәя. Алдыгызда булган символик тамгалар ярдәмендә дәрескә бәя  нинди бирер идегез.

У вас нет прав для создания комментариев.