2 сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет  белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 сыйныфы өчен әдәби укудан

эш программасы ( Перспектив башлангыч мәктәп)

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Касимова Резеда Нургали кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2015ел

Аңлатма язуы

 

Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфына адреслана.

     Эш программасы түбәндәге  дәүләт документларга нигезләнеп төзелде:

1. Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты,(Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, (№373,06.10.2009).

2.Сафиуллина Г. М., Гарифуллина  М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы-1–4 нче сыйныфлар-Казан, 2011.

3.  Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының  “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль   белем бирү учреждениесенең  2015-2016 нчы уку елына төзелгән укыту  планы  (приказ № 229,  27 август, 2015 ел).

4.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының    “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесенең “Төп белем бирү программа” сы (приказ №221/1, 22 июнь, 2015 ел).

5. Башлангыч гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт мәгариф стандартлары  таләпләренә туры килгән эш программасы турында  “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесенең нигезләмәсе.

    Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Эш программасы түбәндәге дәреслекләргә нигезләнеп төзелде: Г.М.Сафиуллина,

М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Әдәби уку: татар телендә башл.гумуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек. 2 кисәктә.- Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.

      Эш программасы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ”Пычакавыл урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елында гамәлгә ашырыла.

Максат:укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматлар, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар:

  •          формалаштыру әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе, мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр уку, библиографик культура формалаштыру;
  •          үстерү әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтүне, сюжетны ачыклау, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алу,иҗади активлыкларын үстерүгә, төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлап, аңлы кабул итү;
  •          үзләштерү мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укуны үзләштерү, китапка кызыксыну булдыру, алган белемне куллана белү;
  •          күнекмә аралашу (коммуникатив) культурасы булдыру, монологик сөйләм, язма сөйләм төзү, дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү, белем алу күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү, төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү, китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру;
  •          тәрбияви  матурлык, әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлыкны аңлау, аеру, татар  әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятына хөрмәт тәрбияләү.   

Укыту предметына гомуми характеристика

 

Әдәби уку-укыту методик комплекты «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнә һәм түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыкларыбелән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларныңхайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргәкерәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройларбашка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренеңеш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларакәйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (башбулуы); хайваннар турындагы әкият героеныңһәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү. Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы).

Әхлакый бурычлар:

Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру.

Эстетик бурычлар:

Матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.
         Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр», «Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

       Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

       Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып ,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел  билгеләргә генә  карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт, туган телнең  бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

Предметның укыту планындагы урыны

Әдәби уку филология өлкәсенә карый.

Программа 2015 – 2016 нчы уку елына атнага 2 сәгать  исәбеннән барысы 68 сәгатькә төзелә.

 

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре   

Шәхси нәтиҗәләр:

-          кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән  чыгып бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;

-          текст эчендә “яшәү”, үзеңнең хис – тойгыларыңны белдерү;

-          башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;

-          үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

-          авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

-          үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Предметлы нәтиҗәләр:  

-          укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;

-          сүзләрне дөрес, аңлап уку;

-          укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;

-          текстны тулы итеп сөйләү;

-          картина буенча телдән хикәя төзи алу;

-          зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;

-          автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;

-          хикәя һәм шигырьне аера белү.

Метапредметлы  нәтиҗәләр:    

       Шәхескә юнәлтелгән  УУГ:

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе  тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга  өйрәнү.

Этик-әхлак ориентациясе 

-           әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңне ярату, хөрмәт итүгә багышланган текстларны таба, кирәкле урынын аера белү;

-           “Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?”соравына җавап бирә белү;

-           дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

-           иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

-           үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

-           үз фикереңне әйтә белү.

         Танып белү  УУГ:

Информация бирүче:      

-          үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү.

Логик:

Объектларга хас билгеләрне таба :

-           авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү;

-          яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу;

-          парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны (тавыш, яңгыраш) таба, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату;

-          я, ё, ю,е хәрефләренең үзенчәлеген белә, ь, ъ тан соң укылышына игътибар итү;

-          ь, ъ хәрефләренең кулланылышын аңлату;

-          парсыз тартыкларны  табу.

 Объектларны таный, аларга гына хас билгеләрне күрсәтә:

-          “аваз”төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү:

-          “ парлы яңгырау-саңгырау “тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма каршы кую; 

-          төсле фонда бирелгән сүзләрне чагыштырып, авазларның ролен ачыклау;

-          “хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема-модельләрен карау.

-          ялгызлык исемнәрендә баш хәреф; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

          Регулятив (көйләгеч)  УУГ:

- көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

- белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

- үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

- бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

- укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

          Коммуникатив УУГ:

-           тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

-           күзаллау, фаразлау;

-           логик фикер йөртү осталыгы;

-           күршең белән хезмәттәшлек итү;

-           фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;

-           үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

-           җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

-           иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

 

Укыту-тематик планы

Бүлек исемнәре

Сәгать

саны

Шулардан чыгып

Иҗади биремле

эшләр

Гомумиләштерү тестлары

1

Халык авыз иҗаты

12

9

5

2

Автор әсәрләре

50

3

Библиографик культура

формалаштыру

6

4

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

һәр дәрестә

 

Барлыгы

68 сәгать

Укыту темаларының эчтәлеге

Бүлек исемнәре

Бүлекнең кыскача эчтәлеге

Сәг.

саны

1

Халык авыз иҗаты 

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр.Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар, герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак, көзге, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, куян, убырлы карчык һ.б.), тылсымлы төсләр (ак,кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргәз әверелүе)

         Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатлануы, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру)

Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышы. Тылсымлы әкиятләрдән аермалы яклары. Әкиятләрдә проблемалар, үгет-нәсыйхәт, юмор хисе.

12

2

  Автор әсәрләре

 Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композициянең үзенчәлеге. Капма-каршы ике төрле дөнья бирелеше (җирдәге һәм тылсымлы дөнья, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әйберләр, тылсымлы төсләр). Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.)

        Хикәя җанрыЖанр үзенчәлеге:  сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең төп мәгънәгә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерының сөйләмнәре. Башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Шигърият ( Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин,Җ. Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм, Р.Миңнуллин,Р.Корбан ,М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров, Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунов, Г.Гыйльман, Ф.Зыятдинов, Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г. Юнысова, В.Хәйруллина, Л.Шәех).

      Кеше һәм табигатъ бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы-шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру, шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү.  Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодиясе (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

50

3

       Библиографик культура  формалаштыру

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру:сыйныфтан тыш укыганны сөйләү, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек эше, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат: газета, журналлар белән эшләү.

6

4

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

һәр дәрестә

 

 

Календарь –тематик план

 

Дәрес №

Дәрестемасы

Укучыларның эшчәнлеге

Вакыты

Искәрмә

каленарь

үткәрү

1.

Белдекле керпедә кунакта.

Дәреслек белән эшли белү.

Шартлы билгеләрне истә калдыру.

01.09

 

 

2.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге.

Биография белән танышу.      Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

05.09

 

 

3.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятен уку.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнен эчтәлеге буенча план төзү.

08.09

 

 

4

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы  Әкият иҗат итәргә.

Мәкалләрне, ынамышларны истә калдыру.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру.

12.09

 

 

5

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку.

Әкиятнен төп фикерен мәкалнең  мәгнәсе белән чагыштыру.

Бәйләнешле сөйләү.

15.09

 

 

6.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап” шигырен уку.

Шигырьләрнең авторын белү.

Теманы билгеләү.

19.09

 

 

7.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку.

Теманы билгеләү.

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую.

22.09

 

 

8.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша”.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую.

26.09

 

 

9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке”.

 Әкиятнең  эчтәлеген хәтердә калдыру.

 Бәйләнешле сөйләү.

 Уңай һәм тискәре герой-ларны аеру.

29.09

 

 

10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән м.гөлке” әкиятен уку.

 Геройларга характеристика бирү.

Әсәрнең төп фикерен әйтү.

03.10

 

 

11.

Аз булса да үз акылың булсын.М.Гафури “Тавык белән Үрдәк”.

Әсәрнең эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзү.

06.10

 

 

12.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте. “Хәйләкәр Керпе”.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Сүзлекләр белән эшләү.

10.10

 

 

13.

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”. Иҗади эш “Керпенең кайгысы”.

Мәкальләрне  истә калдыру.

Текстны уку,сорауларга телдән җавап,диалог төзү.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

13.10

 

 

14.

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

 Әкиятне язмада тыңлау, эчтәлек буенча әңгәмә.

Әкиятне  рольләп уку, әңгәмә, персонажларга бәя бирү.

17.10

 

 

15.

Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте өстендә эш.

Әкият буенча төзелгән әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Рәсемнәргә карата сораулар кую.куелган сорауларга җавап бирү,бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.

20.10

 

 

16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. Ш.Галиев “Җизни әкияте”, А.Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак”.

Биография белән танышу, әңгәмәдә  үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,кытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

24.10

 

 

17.

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.”Ник соң итек җитмәде?”

Шигырьләрне уку, әңгәмә,   геройларны  табу, бәя бирү.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

27.10

 

 

18.

Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

31.10

 

 

19.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрне төп фикерен әйтү.

10.11

 

 

20.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”. Р.Миңнуллин “Черкиләр җыры”

Шигырьләрнең авторын белү.

Өзек буенча шигырьләрне тану.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

14.11

 

 

21.

Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”. Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку. Укылганнарны гомумиләштерү тестлары.

Биография белән танышу Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнең  эчтәлеге буенча план төзү.

17.11

 

 

22.

Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәрен уку. Ф.Яруллин “Ике кеше”. Л.Шәех .“Ике “мин”

Биография белән танышу.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

21.11

 

 

23.

Замана баласы.Р.Вәлиева “Замана баласы”. Иҗади эш “Якташыңа хат язу”

Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

24.11

 

 

24.

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.

28.11

 

 

25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.Укылганнарны гомумиләштерү тестлары

Шигырьләрне уку, әңгәмә, лирик геройны табу, бәя бирү.

01.12

 

 

26.

Укымышлы Ябалак янында . “Музей йортына сәяхәт”. Г.Тукай “Буран”

Шигырьләрнең авторын белү.

Өзек буенча шигырьләрне тану.

05.12

 

 

27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хокуклар”ы. Р.Харис “Әбәк”

Кыска шигырьләр белән танышу,  әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Теманы билгеләү.

Геройга характеристика бирү.

08.12

 

 

28.

Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”.  Р.Вәлиева, Р.Фәйзуллин шигырьләре.Шигырь иҗат итү.

Кыска шигырьләр белән танышу,  әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Теманы билгеләү.

Геройга характеристика бирү.

12.12

 

 

29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

Биография белән танышу Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнең  эчтәлеге буенча план төзү.

01.12

 

 

30.

Аю өнендә. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”.

Матурлык турында әңгәмә кору.

Үз фикерләрен дәлилләп аңлата белү.

19.12

 

 

31.

”Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”.

Картиналарны күзәтү.

Сорауларга тулы җавап алу.

Бәйләнешле сөйләм төзү.

22.12

 

 

32.

Иҗади эш “Яңа елда яңа теләкләр” “Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

Хат язу үрнәген искә төшерү.

Сорауларга төгәл җавап бирү.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.

26.12

 

 

33.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

Рольләргә бүлеп уку.

12.01

 

 

34.

Күзәтү ноктасы Р.Харис “Төсле рәсем”. А.Юнысова “Телевизор”

Дәреслек белән эшли белү.

Шартлы билгеләрне истә калдыру.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

16.01

 

 

35.

Дөньяны танып - белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

Теманы билгеләү.

Максатларны ачыклау.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

19.01

 

 

36.

Сыйныфтан тыш уку. Әкиятләр уку.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

Бәйләнешле сөйләү.

Таблица белән эшләү.

23.01

 

 

37.

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”. Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

Бәйләнешле сөйләү.

Таблица белән эшләү.

26.01

 

 

38.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку. Иҗади эш “Иң күңелле төшем”

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.

30.01

 

 

39.

Р.Миңнуллин “Ай нәрсәгә охшаган”.Н.Арсланов “Сезнеке”

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.

Биремнәрне парларда тикшерү.

02.02

 

 

40.

Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов “Ямь-яшел”. М.Шабаев “Идел суы”

Шигырьләрнең авторын белү.

Өзек буенча шигырьләрне тану.

06.02

 

 

41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге) Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.

09.02

 

 

42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Картина буенча хикәя төзү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

13.02

 

 

43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”.

Биография белән танышу, әңгәмә, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

16.02

 

 

44.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль” Г.Тукай “Карлыгач”. Гомумиләштерү тестлары “Күрү ноктасы”.

Шигырьләрне уку, әңгәмә, теманы билгеләү.

Хезмәт турында мәкальләр белән танышу.

20.02

 

 

45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе”.

Өзек буенча әсәрне тану.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнең төп фикерен әйтү.

Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнен эчтәлеге буенча план төзү.

Теманы билгеләү.

27.02

 

 

46.

Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен” Иҗади эш (Сез йолдызларга, ә йолдызлар сезгә караса, нинди шигырь, әкият, хикәя килеп чыгар иде?).

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.

Биремнәрне парларда тикшерү

01.03

 

 

47.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”. Иҗади эш. “Гөлләр белән сөйләшү”

Парларда эшләү.

Шигырьләрне уку, әңгәмә, теманы билгеләү.

05.03

 

 

48.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”.

Өзек буенча әсәрне тану.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнең төп фикерен әйтү.

Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнен эчтәлеге буенча план төзү.

Теманы билгеләү.

12.03

 

 

49.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.Иҗади эш. “Нәни песи баласының урамга сәяхәте”.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Теманы билгеләү.

Геройга характеристика бирү.

15.03

 

 

50.

“Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”.А.Әхмәт “Кышкы матурлык”.

Теманы билгеләү.

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую

Әсәрнен эчтәлеге буенча план төзү.

Эчтәлек сөйләргә өйрәнү.

19.03

   

51.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай  “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”,  Г.Афзал “Беренче кар”

Шигырьнең  төп фикерен әйтү.

Сүзлекләр белән эшләү.

Картина буенча эшләү.

22.03

 

 

52.

Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

05.04

 

 

53.

”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”.

Шигырьнең төп фикерен мәкальнең  мәгънәсе белән чагыштыру.

09.04

 

 

54.

Кем нәрсәгә шатлана? Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

12.04

 

 

55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.

Текстны уку,тәрҗемә,сорауларга телдән җавап,

диалог төзү,күнегүләр эшләү.

16.04

 

 

56.

Сыйныфтан тыш уку. Балалар журналлары буенча мәкаләләр укып килергә.

Максатларны ачыклау.

Рәсемнәргә карата сораулар кую, куелган сорауларга җавап бирү,бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.

19.04

 

 

57

Балалар газеталары. Гомумиләштерү тестлары.

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.

Рәсемнәргә карата сораулар кую, куелган сорауларга җавап бирү,бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.

Журналларның эчтәлеге белән танышу.

23.04

 

 

58

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

Биремнәрне парларда эшләү.

Газета эчтәлеге белән якыннан танышу.

26.04

 

 

59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья. Г.Хәсәнов “Имән каргасы” Язучылар һәм шагыйрьләр буенча  гомумиләштерү тестлары.

Хат язу үрнәген искә төшерү.

Сорауларга төгәл җавап бирү.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.

30.05

 

 

60.

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

Текстны уку,тәрҗемә,сорауларга телдән җавап,

диалогтөзү,күнегүләр эшләү.

Фикерләрне дәлилләп, аңлатып бирү.

Төркемнәдә эшләү.

07.05

 

 

61

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

Картина буенча эш.

Скульптор төшенчәсе белән таныштыру.

Сорауларга җавап бирү.

03.05

 

 

62

Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”, М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

Сүзтезмәләр белән эш.

Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

07.05

 

 

63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”.

Парларда эшләү.

Сүзлек өстендә эшләү.

Иҗади эшләү: янәшәңдә урнашкан күл турында хикәя төзү.

10.05

 

 

64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”.

Текстны уку,тәрҗемә,сорауларга телдән җавап,диалогтөзү,күнегүләр эшләү.

Фикерләрне дәлилләп, аңлатып бирү.

Төркемнәдә эшләү.

14.05

 

 

65.

Арадаш аттестация. Укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү.

Сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә укырга өйрәнү,сорауларга аңлап җавап бирүгәирешү.

17.05

 

 

66.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”.

Парларда эшләү.

Шигырьләрне уку, әңгәмә, теманы билгеләү.

21.05

 

 

67.

Искитмәле тамашалар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин “Көчле булсам”.“Кызык һәм көлкеле хәлләр”  буенча белемнәрне гомумиләштерү тестлары.

Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Теманы билгеләү.

Геройга характеристика бирү.

24.05

 

 

68

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр.

Хат язу үрнәген искә төшерү.

Сорауларга төгәл җавап бирү.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.

28.05

 

 

 

Укучыларның белем - күнекмәләренә таләпләр:

- әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

-шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

-әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

-төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

- кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

-тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

- әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

-укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү;

-сүзлекләрдән файдалану;

-2-3 татар классигының исемен;

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген;

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

 

Укыту процессынукыту-методик, материаль-техник тәэмин итү

    Мәгълүмати-электрон ресурслар:

1. Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары.

2. balarf.ru/‎

3. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

4. belem.ru

5.org.com

6.edu.tatar.ru

 

Укыту процессыны материаль-техник тәэмин ителеше:

1. Мультимедия проекторы

2. Магнитофон

3. Ноутбук

4.Аудио дисклар

5.Видео дисклар

6. Проектор

7. Тавыш көчәйткечләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

2015 - 2016 нчыукуелында2а нчесыйныфынаәдәби укудан

арадаш аттестация өчен үрнәк биремнәр

А өлеше

А1 Иллюстрация нәрсәул?

 

1) «Музей йорты»

2) Картиналар

3) Китапларгаясалганрәсем

А2 Габдулла Тукай язмаганәкиятне тап.

 

1) «Батыр әтәч»

2) “КәҗәбеләнСарык»

3) «Шурәле»

А3 Тылсымлыәкиятләрдәвакыйгаларничәтапкыркабатлана?

1) 1

2) 3

3) 7

А4Белмәмештурындакайсышигырьдәязылган?

 

1) «Заманабаласы»

2) «Икекеше»

3) «Белмим»

А5 «Беренче кар» картинасының авторы?

 

1) Александр Пласков

2) Иван Шишкин

3) ФәридәРизаева

А6Малайныңфотога төшеп, конкурстаберенчеурынныаласыкилүетурындакайсыхикәядәязылган?

 

1) “Җәйге кар”

2) “Икенче кар”

3) “Соңгы кар”

А7 “Балыкнытотты” шигырен кем язган?

 

1) ҖәүдәтДәрзаман

2) ШәүкәтГалиев

3) Роберт Миңнуллин

4) Марсель Галиев

А8 Резеда Валееваның “Шатлыккызы” хикәясендәге герой кайсыкошныкоткарган?

1) Сандугач

2) Сыерчык

3) Песнәк

А9Натюрморт булмаганкартинаныбилгелә.

 

1) БакыйУрманче. “Тастак”

2) Татьяна Маркова. “Көнбагышлар”

3) ХарисЯкупов.”Сирень”

А10 ИдрисТуктарның “Урман букеты” хикәясендәкайсыагачтурында сөйләнелә?

 

1) Чыршы

2) Имән

3) Каен

А11 Ялгыш җавапны тап. Дөнья белән танышуның иң гади ысулы:

  1) тәрәзә аша карау   

 2) бинокльдән күзәтү    

 3) төш күрү   

 4) рамка куллану

А12 Күзләрнең кайсысы гади әйберне дә матур, гаҗәеп серле итеп күрә?

 1) зәңгәр күзләр 

 2) кара күзлек кигән күзләр 

 3) кысылган күзләр

  4) күңел күзе

А13 Автор әкиятен билгелә

1) “Борынгы әкият”

2) “Гөлчәчәк”

3) “Бүдәнә белән төлке”

А14 Хайваннар турындагы әкиятләрне төп геройлары:

 

1) кешеләр

2) кошлар

3)хайваннар

А15 Журнал исемнәрен генә билгелә:

 

1)”Сабантуй”

2) “Тылсымлы куллар”

3) “Күчтәнәч”

А16 Газета исемен генә билгелә:

 

1)”Мәйданчык”

2) “Ялкын”

3) “Көмеш кыңгырау”

В өлеше

В1 “Эш эшкә өйрәтә” мәкале кайсы шигырьгә туры килә?

 

1) “Эшнеңаныңберниеюк”

2) “Солдат булдым”

3) “Белмим”

В2 Японшигыреничекдипатала?

 

1) Өчьюллыклар

2) Рифма

3) Хокку

В3 “Арышкыры” картинасының авторы?

 

1) Д.Я.Александров

2) А.М.Герасимов

3) И.И.Шишкин

В4 ГабдуллаТукайның ел фасылларынабагышлангантабышмак-шигыреничекдипатала?

1) “Табигатьфасыллары”

2) “Букайчакбула?”

3) “Ел фасыллары”

В5 Журналист кем ул?

1) Газета яки журналдаэшләүче

2) Яңалыкларныиңберенчеләрдәнбулыпбелүчеhәмбашкаларга сөйләүче

3) Китапханәдәэшләүче.

В6 Өстәлөстендә самовар, савытлардачәк-чәк, печенье,конфет, чынаяклар. Бупейзажмы?

 

1) әйе

2) юк

С өлеше

С1 Исеңдә калган шигырьнең берсен яттан  сөйлә, авторын әйт.

 

 

Бәяләү нормалары

А һәм В өлешенең дөрес сайланган җаваплары 1 балл белән бәяләнә. С1 өлешенә 5 бал билгеләнә. Барысы – 21 балл (100%)

80-100 % эш өчен “5” билгесе

60-80% эш өчен “4” билгесе

40-60% - “3” билгесе

0-40% - “2” билгесекуела

Әдәбият.

1. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова.

Әдәби уку. Методик ярдәмлек. 2 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2012

    Өстәмә әдәбият:

2. Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика”- Казан: “Мәгариф” - 2002.

3. Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” - Казан: “Хәтер” - 2009.

4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” - Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2002.

5. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” - Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.

6. Ганиев Ф.Ә.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге – Казан:”Матбугат йорты”нәшрияты,2005.

 Дидактик материаллар:

1. Зарипов Эрот “Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең портретлары”-Казан “Хәтер” нәшрияты- 2003

У вас нет прав для создания комментариев.