Укудан эш программасы, 1 нче Б сыйныфы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

02-31

                                                                                                  Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

“Каралды»                                                                   «Килешенде»                                                           «Расланды»                                                           

Татар теле һәм                                                              ТР АМР “2 нче                                                          ТР АМР “2 нче

әдәбияты метод.                                                           урта гомуми белем                                                    урта гомуми белем                                                    

берләшмәсе җитәкчесе                                                мәктәбе” ГБМБУ                                                       мәктәбе” ГБМБУ

______________                                                            ______________                                                        ______________

Ә.Р.Һадиуллина                                                             А.М. Сахабиева                                                          С.М. Немтырев

1 нче номерлы беркетмә                                              1 нче номерлы беркетмә                                        100 нче номерлы боерык                            

26 нчы август, 2014 нче ел                                           27нче август, 2014 нче ел                                        28 нчы август, 2014 нче ел.         

 

                                                                    Укудан эш программасы, 1 нче Б сыйныфы

 

                                                                               Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

                                                                   беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

                                                                                    

 

Алабуга

2014

           

           

ӘДӘБИ УКУ

I Аңлатма язуы

1нче сыйныф өчен  ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына     (Приказ №373); РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы  Закон” ына;

Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары          таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Р.Р.Шәмсетдинова   авторлыгындагы  “Грамотага өйрәтү программасы”на(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел); И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” (Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел), Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова,  Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”

 ( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел) дәреслекләренә , ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән № 100 нче беркетмәгә 28.08.2014 елдан эш планына  нигезләнеп төзелде.

         Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

        Программа  33 сәгатькә исәпләп төзелде: атнага 1 сәгать.                                                                                              

Грамотага өйрәтү, үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Грамотага әзерлек чоры  түбәндәге  максатка ия:

-     кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

-  Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү.

-  Кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

-  Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку.

Әлифбадан соңгы чор максатлары:

-  нәниләр өчен басылган китаплар белән таныштыру, мөстәкыйль укуга омтылыш булдыру;

-  рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген сөйләү;

-  дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү.

Грамотага өйрәтү дәресе  түбәндәге бурычларны хәл итә:

-                     укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-                     аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-                     балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

-                     коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;

-                     укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

II. Әдәби уку дәресләренең эчтәлеге

Әзерлек чоры (3cәг)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу

Әлифба чоры(18 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тарлык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор (12 сәг)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.                                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Укытуны тематик планлаштыру

 

 

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар  эшчәнлегенең төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт

 

Телдән әзерлек чоры – 3 сәгать

 

 

1

Исәнме, мәктәп! Сөйләм һәм җөмлә.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Рәсем буенча җөмләләр төзү,җөмләнең схе-масын сызу,

функцияләре уртак булган предметларны

төркемләү.Көнлек режим белән танышу.Сөйләмнең

нәрсәләрдән торуын, җөмләнең нәрсә белдерүен, схема

буенча аңлау, җөмлә башын һәм ахырын билгеләү.

Сөйләмнең

җөмләләрдән торуын,

җөмлә башын һәм ахырын белүләре.

 

 

2

Сүз һәм иҗек белән таныштыру.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

“Эт, песи, карга” мәзәген сөйләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, практик күнегүләр Сүзнең һәр кисәге иҗек дип аталуын, һәр иҗектәге сузыкны көчлерәк тавыш белән әйтергә, сузарга кирәклеген белергә.

Җөмләнең сүзләрдән

торуын, сүзләрнең иҗекләргә бүленүен үзләштерүләре.

 

 

3

Сөйләм авазлары белән таныштыру. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Һәр рәсемдәге эчтәлек ачыклау, сөйләү.

Җөмлә, сүз, иҗекләр  ныгыту. Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү. Аваз схемасы төзү.Сузыкларны һәм тартыкларны аера белү.

Сузык, тартык авазларны ишетеп аера алулары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әлифба чоры-18 сәг.

4

[а] авазы, А, а хәрефләре.

[ә] авазы, Ә ә хәрефләре.

1

Яңа

материалн

үзләштерү

Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә  иҗекне  билгеләү; авазны  сүздә дөрес әйтү, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача хәрефләр белән танышу;дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү.

Өйрәнелә торган

авазларны, аларны белдергән хәрефләрне аңлаулары.

 

 

5

[ы] авазы, Ы ы

хәрефләре. [е] авазы Э, э хәрефләре .[и] авазы, И,и

хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Рәсем буенча сөйләтү, схема буенча җөмлә төзетү.Сузык  авазлар һәм аларның  хәрефләре белән танышу.Сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.

Өйрәнелә торган

авазларны, аларны белдергән хәрефләрне белүләре.

 

 

6

[у] авазы,

У, у хәрефләре.

[ү] авазы,

Ү, ү хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Калын, нечкә сузыкларны әйтү (а,у, ә, и);

дәреслек белән эшләү.  Нечкә [ү] авазын, калын [у] авазын ишетеп тану, уен: “ү дән,у дан башланган сүзләр”, “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйләү.

Өйрәнелә торган

авазларны, аларны белдергән хәрефләрне белүләре.

 

 

7

[о] авазы, О, о хә-рефләре.

[ө] авазы, Ө, ө хә-рефләре .

1

Яңа

материалны

үзләштерү

[э] авазы, Э, э (е) хәрефләрен тану, иҗекләр, сүзләр уку.

Калын сузык [о] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.

Нечкә сузык [ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Авазларны дөрес әйтә һәм

дәреслек материалын  укый белүләре.

   

8

[н] авазы,

Н, н хәрефләре.

[л] авазы,

Л, л хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Калын һәм нечкә сузыкларны ишетеп тану, “Тартык аваз-сузык аваз” уены, рәсем эчтәлеген сөйләтү, иҗекләрне уку. Яңгырау [л], [н]  аваз-ларын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш.

Өйрәнгән хәрефләр кергән сүзләрне, җөмлә-ләрне укый белүләре.

   

9

[м] авазы,

М, м хәрефләре.

[р] авазы,

Р, р хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Мәк сүзен анализлау, [м] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, иген, икмәк, ашлык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.Р, р хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, карга турында шигырь ятлау, агач исемнәрен өйрәнү.

Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирә белүләре.

   

10

[й] авазы,

Й, й хәрефләре.

[ң] авазы,

ң хәрефе.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Сузыктан соң килгән тартык [й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы

белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга

өйрәнү, ң хәрефе белән сүзләр уку, кис-мә хәрефләр белән эш,

рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку.

Авазларны дөрес әйтә һәм

дәреслек материалын  укый белүләре.

   

11

Я, я,Ю,ю хәрефләре, аларның аваз мәгънәләре.

[йы, йэ] авазы,

Е, е хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Схема буенча  сүзләрне анализлау, Я, я,Ю,ю хә-рефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

[йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Хәрефләрне

аерулары,укый, сөйли белүләре.

   

12

[д] авазы,

Д, д хәрефләре.

[т] авазы,

Т, т хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

Яңгырау [д] авазы, Д, д хәрефләре белән таны-шу, [д] авазыннан башланган сүзләр уйлау,текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

Саңгырау [т] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.

Текстларны укый, эчтәлек буенча

сорауларга җавап бирә белүләре.

   

13

[з] авазы,

З, з хәрефләре.

[с] авазы,

С, с хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Яңгырау тартык [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [з] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Саңгырау тартык [с] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку,  “Су анасы” әкиятен сөйләү.

Текстларны укый, эчтәлек буенча

сорауларга җавап бирә белүләре.

   

14

[г, гъ] авазлары,

Г, г хәрефләре.

[к, къ] авазлары, К, к хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

[г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

[к,къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

Өйрәнелә торган авазны әйтә, характеристика бирә белүләре.

   

15

Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] аваз-лары,  В, в хәреф-ләре.

[ф] авазы,

Ф, ф хәрефләре.

1

Яңа

Материалны

үз

ләштерү

“Тавык” сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [в] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән таны-шу, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү, кисмә хәрефләр белән эш.

Текст укый һәм төп фикерен ачыклый белүләре.

   

16

[б] авазы,

Б, б хәрефләре.

[п] авазы,

П, п хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

[б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Сүзләрне анализлау, [б-п] авазларын чагыш-тыру, [п] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Текстларны укый,

эчтәлек буенча

сорауларга җавап бирә алулары.

   

17

[ж],  авазы,

Ж, ж хәрефләре. [ш] авазы,

Ш,ш хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

[ж] ,[ш]  авазларын дөрес әйтергә, Ж, ж ,Ш,ш хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рә-сем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәреслек материалын  укый  белүләре,

аңлаулары.

   

18

[җ] авазы,

Җ, җ хәрефләре.

[ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре.

1

Яңа

материалны

үзләштерү

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, сүзләрне анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку,  кисмә хәрефләр белән эш.

Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре бе-лән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү.

Авазга

характеристика бирә һәм укый белүләре.

   

19

[х] авазы,

Х, х хәрефләре.

[һ] авазы,

Һ, һ хәрефләре.

1

Яңа материалны үзләштерү

[х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу,  кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр  уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Авазларны дөрес әйтүләре һәм дәреслек материалын  укый белүләре.

   

20

[йо]авазы, ё хәрефе.

[ц] авазы,

Ц, ц хәрефләре.

[щ] авазы,

Щ, щ хәрефләре.

1

Яңа

Материалны

үзләштерү

[йо]авазы, ё хәрефе белән танышу, сүзләрне ана-лизлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку.

[ц]   авазы, Ц, ц хәрефләре белән танышу,  сүз-ләр уку, текст уку, җөмләләр  уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу,  схема буенча эш, текст уку.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәреслек  материалын  аңлаулары.

   

21

ь һәм ъ хәрефләре булган

 сүзләрне уку.

1

Яңа

матери алны үзләштерү

ь һәм ъ хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү.

Дәреслек

материалын укый белүләре.

   
                 

Әлифбадан соңгы чор – 12 сәгать

 

 

 

22

Уку

күнекмлә

рен тикшерү.

1

Белем

күнекмәләрне

тикшерү.

Алфавитның һәр хәрефенә карата чыгарылган шигырьләрне уку.

Контроль укыту.

Шигырьләрне   аңлап, сәнгатьле укый  белүләре.

   

23

Әкиятләр иленә

сәяхәт.

1

Катнаш дәрес

Дисктан әкиятләр тыңлау, сорауларга җавап бирү, фикер алышу.

Сорауларга җаваплар алу. укыганны аң-лау.

Әкиятләрне аңлап ,сәнгатьле

укый  белүләре, үз фикерләрен әйтә алулары.

   

24

Санамышлар.

1

Яңа

материалны

аңлату

Санамышларны уку, логик басым куярга өйрәнү, әһәмиятен аңлау.

Сәнгатьле укыту, истә калдыру.

Санамышларны аңлап,

сәнгатьле укый  белүләре, истә калдырулары.

   

25

Табышмаклар.

1

Яңа

матери алны

аңлату

Табышмаклар белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш, әһәмиятен аңлау.

Аңлап  укыту, истә калдыру.

Аңлап укый алулары,тормышта урынлы куллана белүләре.

   

26

Эндәшләр.

Тизәйткечләр.

1

Яңа

материалны

аңлату

Эндәшләр,тизәйткечләр уку, әлеге жанр-ларның әһәмиятен аңлау.

Сәнгатьле уку, истә

калдыру.

Дөрес интонация

белән укый белүләре, тормышта куллана алулары.

   

27

Нәрсә ул рифма.

1

Яңа

материалны

аңлату

Рифма турында аңлату, әһәмиятен аңлап калулары.

Рифмалашкан сүзләр уйлау, фикерли белү.

Рифмалашкан сүзләр белән шигырь иҗат итүләре.

   

28

Яраткан

шагыйрь

ләребез.

1

Белем

күнекмәләрне

ныгыту

Шигырьләрне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрне сәнгатьле укыту, укыганны аңлаулары.

Дөрес интонация белән укый белүләре, логик яктан дөрес уйлый белүләре.

   

29

«Аю

 белән өч кыз»

әкияте.

1

Катнаш дәрес

Рәсемгә карап әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләү,әкият буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтәлек сөйләү.

Әкияттәге герой-ларны характерлый белүләре, эчтәлеген сөйли алулары.

   

32

Әкиятләрне

рольләргә

бүлеп уку.

1

Яңа

матери алны

аңлату

Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, укылган буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтәлек сөйләү.

Сорауларга төгәл җавап

бирә белүләре, әкият эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә алулары.

   

31

Әсәр төрләрен

билгеләү.

1

Яңа

материалны

аңлату

Әсәр төрләрен билгеләүне аңлату, сайлап уку күнегүләре, сәнгатьле уку.

Сәнгатьле укыту, сорауларга җавап. кыскача эчтә-лек сөйләү.

Укыган буенча нәтиҗә

чыгара белүләре, логик яктан дөрес уйлый алулары.

   

32

Язучылар язган

әкиятләр.

1

Катнаш

дәрес

Язучылар язган әкиятләр белән танышу, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Әкияттәге герой-ларны характерлый белүләре, эчтәлеген сөйли алулары, үз фикерләрен әйтә белүләре.

   

33

Такмазалар

Укучыларның

аңлап укуларын

тикшерү.

Йомгаклау.

1

Белем һәм

Күнекмәләрне

ныгыту,

гоумиләштерү

Сәнгатьле уку күнегүләре, такмазалар белән танышу, уку. Укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Сәнгатьле уку, истә кал-дыру,йомгаклау.

Укыганнарны гомумиләштерү һәм нәтиҗә

чыгара белүләре, логик яктан

дөрес уйлый

алулары.

   
                   

                                                                                                                                                                 

 

 

IV. 1нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

 

Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

 

 

Уку елын  бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

-                                  Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

-                                  уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

-                                  китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

-                                  текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

-                                  картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

-                                  укылган җөмләләргә  яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

-                                  укыган текстның эчтәлеген сөйләргә;

-                                  тыңланган текстка исем куша белергә.

 

V. Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

         1. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. “Әлифба”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

         2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба” .Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.

          3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

         4. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.

VI. Кулланылган әдәбият:

  1.                   “Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003
  2.                   “Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004
  3.                   “Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005
  4.                   “Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000
  5.                   “Татар халык табышмаклары.” “Идел-йорт”  Яр Чаллы-2002.
  6.                   “Татар халык мәкальләре.”  “Идел-йорт”  Яр Чаллы-2002.
  7.                   “Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.

 

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.