3-4 класслар өчен әдәби укудан технологик карта.
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Арча районы “Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы – “Югары Оры башлангыч мәктәбе” 3-4 класслар өчен әдәби уку дәресенә технологик карта. Сафиуллина Рая Хәмбәл кызы, югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. 2015ел. Тема: Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать. Кулланылган материал: төп: “Әдәби уку” дәреслеге, 3-4 сыйныф,Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. (75-79 бит - 3кл), (108 -110 бит - 4кл), Өстәмә: дәреслек - хрестоматия, 3,4сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова,мөстәкыйль эш дәфтәре, методик кулланма. магнитофон, ноутбук . Җиһазлау:Л.Лерон портреты һәм презентация, китап күргәзмәсе,буяу карандашлары Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда. Укытучы Һәр этапның белем бирүче үстерешле биремнәре 1 этап. Оештыру өлеше. • укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру. Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру. Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү. 1 этап.Оештыру. Талгын гына музыка уйный. Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик. Коммуникатив эшчәнлек. Шәхси эшчәнлек. 2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү. Ә.Габидинең “Тере антенналар” шигырен 3класс,көз турындагы шигырьләрне 4класс укучылары яттан сөйли. Фронталь эш оештыру. 2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар, үткән дәрестә без нинди әсәр укыдык? -“ Ә.Габидинең “Тере антенналар” шигырен 3класс, көз турындагы шигырьләрне 4класс укыдык. Бирелгән өй эшен тикшерик.Укучылар шигырьләрне яттан сөйли. “Мыяубикә хыяллары” дигән кечкенә хикәяләрен укыйлар. Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү). 3 этап.Яңа материал өйрәнү. • укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу. Дәреснең темасын формалаштыру. Табышмакның җавабын табу. Сорауга җавап бирүдә катнашу. Информация белән эшләү. Проблемалы сорауны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.Сорауларга җавап бирүдә катнашу. Нәтиҗә ясыйлар. Укытучы соравына җавап бирәләр. Укучыларны активлаштыру. Фронталь эш оештыру. Язучы Ләбиб Лерон иҗаты белән таныштыру.Укытучы презентацияне күрсәтеп бара. Укучылар, сезгә миннән табышмак.Уйлагыз әле, нәрсә булыр бу? . Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый. -Мәче. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? -Мәчеләр турында. -Телефонга СМС килә.Шуның белән танышу: Укучылар кемдер безнең белән элемтәгә керергә тели. Исәнмесез балалар! Мин Ләбиб Лерон абыегыз булам. Минем әсәрләремне яратып укуыгыз өчен рәхмәт. Менә тагын бер хикәям белән танышыгыз әле. . - Динә, сез язучының нинди әсәрләрләре белән таныш? -“Хыялый Акбай” ,” Иртән уянасың килмәсә”,”Сүз тыңлыйсың килмәсә”. - Ничек уйлыйсыз,болар нинди шигырьләр? - Әлбәттә, болар көлкеле шигырьләр. Танып-белү эшчәнлеге. Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек. Коммуникатив эшчәнлек. 3 этап. Бала нинди авырлыклар белән очраша? Максат: хыял,фантазия һәм мәгънүсез төшенчәләрнең бер-берсеннән аерырга өйрәтү. Физминутка Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли. Практик эзләнү эшендә катнашу. Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү. Тикшерү.Кара-каршы. Физминутка Биремнең үтәлешенә контроль булдыру. Практик эзләнү эшен оештыра. Биремнең үтәлешенә контроль булдыру. Ә хәзер үзебезне песиләр телен аңлаучыла дип хис итик. Күзләрегезне йомыгыз. -Я, тыңладыгызмы? Нәрсә дип сөйләшәләр алар? Нәтиҗә ясау. Укучылар җавапларының дөреслеген тикшерәләр. Физминутка. Шәхес буларак эшчәнлек. Коммуникатив эшчәнлек Танып- белү эшчәнлек. Коммуникатив эшчәнлек 4 этап. Яңа материалны аңлату. Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру. Текст белән танышу. Гөжләп уку. Абзацлап кычкырып уку Сорау-җавап бирүдә катнашу. Текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция, аһәң белән җиткерү. Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү. 3класс “Мәче баласы Шукбай” хикәясенең беренче бүлеге белән таныша. Кыхмырый,мыхмырый, шыхмырый сүзләре нәрсәне аңлата. Хикәяне рольләргә бүлеп уку. Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру. Шәхси универсаль. укыту гамәлләрен формалаштыру. 5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту. Максат – ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Текст белән танышу. Текстны “гөжләп” укып чыгу. Сәнгатьле уку Сорау-җавап бирүдә катнашу. Укучыларны активлаштыру. “ Мәче баласы Шукбай” турындагы хикәянең 2 бүлеге белән танышу. -Шукбай әйбәтме? Ни өчен шулай уйлыйсың? 1бүлеккә Рәдинә,2 бүлеккә Алмаз сораулар төзи. Нәтиҗә. Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру Коммуникатив эшчәнлек. 6 этап. Мөстәкыйль эш. • :укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү. Практик эзләнү эшендә катнашу. Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү. Практик эзләнү эшен оештыра. Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру. 3класс- дәфтәрдән Ф.Мөслимованың “Хыялый” шигырен укый. 4класс- дәфтәрдән “Тәмле тел” әкиятен укып.биремнәрен үти. • Танып- белү эшчәнлек 7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү. Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли. Укучыларны активлаштыру. Магнитофоннан Л.Леронның”Әкият боткасын” тыңлап пластилиннан песи әвәләү. Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек. 8 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция. Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. 1. Мин нәрсә белдем? Ничек бәяләдем? Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Өй эше. 3класс “Минем хыялларым” дигән кечкенә хикәя төзергә. 4класс – И.Гыйләҗевның “Тутыкмас тотка”шигырен ятларга. Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек. Регулятив эшчәнлен.

У вас нет прав для создания комментариев.