«Каникулда» тексты өстендә эш.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре

 “1 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе”

Сингапур структуралары  кулланып оештырылган дәрес планы.

3 нче сыйныф.

Татар теле ( рус төркеме).

Тема: «Каникулда» тексты өстендә эш.

Башкарды:

I  квалификацион категорияле

 татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

 Сәлимова Гөлшат Инсаф кызы

2016нчы ел

Сингапур структуралары  кулланып оештырылган дәрес планы.

3 нче сыйныф.

Татар теле ( рус төркеме).

Тема: «Каникулда» тексты өстендә эш.

Максат:1.Уку эшчәнлеген оештыра белү;

               2. Тиешле мәгүлүматларны табу, билгеләү;

               3.Коммуникатив мәсьәләгә таянып  фикерне төгәл итеп җиткерү.

Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, карточкалар , сүзлек.

                                                         Дәрес барышы:

 I.Оештыру өлеше.

 -Исәнләшү.

 -Уңай психологик климат булдыру.

 -Дежур укучы белән әңгәмә.

 II. Актуальләштерү.

1)-Кыш нинди? (“Раунд тейбл” структурасы)

 2) Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу , аңлату.

Чана , чаңгы, тимераяк, авыл, гыйнвар.

 3) Шул сүзләр белән җөмләләр төзү.

III. Яңа материал:

 1) Кереш әңгәмә.

- Ул җәйге дә, көзге дә, кышкы да, язгы да була;

 Балалар аны бик ярата.

 Нәрсә ул?

Ә нәрсә соң ул- каникул? ( “Толковый словарь русского языка” буенча аңлатмасын уку)

2)Дәреснең темасын билгеләү.

 Сез каникул яратасызмы? (“Синг раунд робин” структурасы)

 Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

 3) Текст өстендә эш:

- Әби белән бабай Айратка нәрсә бүләк иттеләр?(эчтән уку).

 -Кычкырып уку.

 -Сүзлек эше.

 - Тәрҗемә итү.

 IV. Физминут “Тэйк оф-тач даун” структурасы.

 -Малайларның исемнәре Айрат белән Олег.

Малайларның исемнәре Айрат белән Юра.

 - Әби белән бабай  Айратка чана бүләк иттеләр.

 Айрат белән Саша чана шудылар.

 Айрат белән Юра- дуслар.

 Авылда бик күңелле булды.

 V. Яңа теманы ныгыту:

 1) Ситуатив күнегүләр:

 Спроси у друга:

 Есть ли у него коньки, санки, лыжи.

 Нужны ли ему коньки, санки, лыжи

Холодно ли на улице?

 2) 26 нчы бит 4 нче күнегү.

 3) Карточкалар  белән эш (тәрҗемә итү).

 Кар                                                          Гора

 Ява                                                         Санки

 Җил                                                         Коньки

 Шуа                                                         Лыжи

Чаңгы                                                      Ветер

 Тимераяк                                              Катается

Чана                                                        Снег

 Тау                                                          Идет

 4) Табышмаклар әйтү( җавапларны татар телендә әйтәләр)

Краской белой и хрустальной

Разукрасил окна в спальне,

Будто листики берез

Кто нарисовал? (Мороз)

Человечек озорной,

Неразлучен он с метлой,

Жить в тепле он не привык.

Кто растает? (Снеговик)

Очень любят детки

Морозные конфетки,

Только пьют потом пилюльки

Те, кто скушал что? (Сосульки)

На ногах стальные кони

Будут резать лед реки,

Меня ветер не догонит -

Я надену что? (Коньки)

Деревянные дощечки

Мчат меня по полю к речке,

По сугробам - выше, ниже -

Что скользит по снегу? (Лыжи)

Как по зеркалу качусь,

На коньках кручусь-верчусь,

Разгонюсь, как самолет -

Под ногами что же? (Лед)

Рады, рады все на свете,

Рады взрослые и дети!

В гости снова к ним пришла

Кто? - Красавица... (зима)

 VI. Йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше.

У вас нет прав для создания комментариев.