"3 не кушу һәм алу”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Титульный лист:

  1.      МБОУ «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
  2.      «3 не кушу һәм алу” 1 класс по математике.
  3.      Сибгатуллина Лилия Галихановна, вторая категория, учитель начальных классов
  4.      2015 год

 

1 класста математикадан дәрес  план - конспекты

 

Дәрес темасы:3не кушу һәм алу

Җиһазлау:математика дәреслеге,дәфтәре,(авт.Дорофеев,Миракова)

УМК”Перспектива”_

мультипроектор,_презентация»Карлсон  помогает малышу»

( весёлыйсчёт№2)

Дәрес тибы:  кабатлау,ныгытудәресе__

Предметара бәйләнешләр: әлифба(иҗек системасы)

Эшчәнлек максаты:универсаль уку гамәлләре  формалаштыру

Белем бирү максаты:санлы кисемтә өстендә 3 не кушу,алу ысулларын  өйрәнү,исәпләү

күнекмәләрен камилләштерү,логик  фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: төркемнәрдә  фронталь  һәм  индивидуаль  эшләү  культурасын

тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү)

 уку эшчәнлегенең уңышлар  критериясе  нигезендә  үзбәяләү  сәләте  формалаштыру.

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне  ихтыяр буенча көйләү)

укытучы  ярдәмендә  дәреснең  максатын  билгели  һәм  формалаштыра  белү,

дәрестәге эш гамәлләренең  эзлеклелеген  әйтү.

Танып-белү гамәлләре: (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

танып- белү максатын билгеләү, кирәкле информация  туплау,үткәндә  өйрәнгәнне

             яңасыннан  аера  белү.

Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,   иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү)

үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү,башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Методлар һәм алымнар:  әңгәмә,парларда эшләү,фронталь һәм индивидуаль эш,төркемнәрдә эшләү.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

 

Дәресне оештыру, эшчәнлекне мотивлаштыру

- Елмаеп карагыз дөньяга

Рәхәт бит яшәве  шулаймы?

Елмаеп яшәсәң  көн саен

Укырга,уйларга бик җайлы.

- Елмаерга өйрәнергә килдек

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп елмаябыз

Андый сүзләр бездә бик тә күп.

 

Бер-берегезгә карап елмаегыз да,матур итеп утырыгыз.Сез бер-берегезгә нәрсә бүләк иттегез? Әйе,классыбыз шатлык нурлары белән тулсын әле.Яңа белемнәр алырга барыгыз да әзер. Күрәм.Яхшы кәеф белән бер-беребезгә ярдәмләшеп дәресебезне дәвам итик.

(елмаю,уңышлар,җылылык)

 

-Актуальләштерү

Яңа белемнәр ачу

Алынган белемнәрне беренчел ныгыту

Физминутка

Ныгыту

Дәрескә йомгак.

Рефлексия.

а)Телдән исәпләү.(през.”Веселый счет”)

б) Чылбыр төзү.(үземнән башлыйм: 4+2

в) (тактада)

     6+1+1+1=

     6+2+1=

     6+1+2=

     6+3=

Җавапларны чагыштырыгыз.-Н илектән җаваплар бер төрле?

(уку проблемасын кую)

-Кайсын исәпләү тизрәк башкарыла?

Китап буенча эшләү.

 а) Буш  урыннарны  тутыр.№1

 б) Рәсем буенча 4 мисал төзе. №2.

 в) санлы кисемтәдә эшләү.№3.

 г) саннарның  “иптәшләрен” тап.№6.

-Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк  ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк,

Бик кечкенә түгәрәк.

Кулга кулны тотынып

Артка таба барабыз,

Менә нинди түгәрәк

Бу бигрәк зур түгәрәк.

Уңга таба барабыз,

Ә хәзер сулга китик,

Йөрүне дәвам итик.

Түгәрәктә йөрибез

Бик тырышып биибез. (музыка астында)

 (музыка астында йөриләр,музыка туктагач  җаваплар буенча берләшәләр)

 1)  -Кемнең  фамилиясе  5 иҗектән, кемнең 4 иҗектән  тора?

 

   2)   -Мәсьәлә ничә өлештән төзелә?

   3)   5-3=...

6-2=...

3+2=...

в) дәфтәрләрдә эшләү.

     №1,5,7-94бит

-Бүген дәрестә нинди санга кушу,алу юлларын өйрәндек?

Уңышлар баскычы.

-Миңа дәрестә эшләве бик күңелле булды.

-Миңа 3 не кушу,алуны исәпләве кыенрак булды.

-Үзенең дәрестәге эшчәнлегеннән кем бик канәгать.

-бик үк канәгать түгел.

Миңа да сезнең белән эшләве бик ошады.Рәхмәт сезгә.Мин бик шатмын.

Һәр бала җаваптан башланган сан белән мисал төзиләр

4 укучы такта янында исәплиләр.

Һәр бала үз фикерен әйтә.

Бергәләп сөйлиләр,күнегүләрне эшлиләр.

Балалар бергәләп сөйләп күнегүне эшлиләр.

                

Җаваплар буенча берләшәләр.

Һәр бала “уңышлар баскыч”ына “йолдыз”лар куялар.

 
   
   
   
   
   
   

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.