Шәүкәт Галиев шигырьләре.Класстан тыш уку.
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
ТР Алабуга муниципаль районы "10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Гәрәева Розалия Мазхар кызының
4нче (татар төркеме) сыйныф өчен
әдәби укудан дәрес – план конспекты
 
Тема: Класстан тыш уку. Шәүкәт Галиев шигырьләре.
Максат:1. Укучыларда шигърият белән кызыксыну уяту.
2.Балаларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру.
3. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:1.Шагыйрьнең портреты.
2. Шагыйрьнең шигырьләренең эчтәлегенә карата укучылар ясаган рәсемнәр.
3. Ш.Галиевның шигырь китаплары.
4.Конверт.
Дәрес барышы:
I.Оештыру: Исәмесез, балалар.Безнең хәзер уку дәресе, күрәм барыгыз да әзер,хәзер матур итеп, тыныч гына утырабыз, 3 минут укуны башлыйбыз.
II.Актуалләштерү: 3 минут уку
Фонетик зарядка: 1. Телгә күнегүләр.
2. Телләрне шомартып алыйк.
(Кара, кара, кара карга карга карый.
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага).
Укытучы: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.
Бик әүвәлге заманда,
Бакырчада, Казанда
Яшәгән ди бер абый,
Үзе абый, үзе сабый
Дөньга ул шигырь аша карый
Һәр баланы җайлый,
Һәркем аны таный,
Шигьри теле һаман
Былбыл булып сайрый.
Кем соң ул балалар?(Шәүкәт Галиев)
-Укучылыр кем соң ул Шәүкәт Галиев? (берничә бала җавап бирә)
- Шәүкәт Галиев турында безгә Резидә сөйли.(Шәүкәт Галиевның портреты күрсәтелә).
Укучы: Әгәр, Шәүкәт Галиевның портретына карасаң "ихлас елмаю, наянлык күренә.Шул вакытта:"Мин шаярам,әмма кисәтәм",- дип әйтә сыман ул. Шәүкәт Галиев 1928 елда Татарстанда Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туган.Аның балалык еллары Ватан сугышы чорына туры килә.Колхоздагы бөтен авыр эшләрне балалар башкара, алар звонок тавышын кырга китеп барганда гына ишеиәләр.Аларның күз караәларында сугыш фаҗигасе...
Шагыйрьнең 1958 елда язылган "Әткәйгә хат" поэмасын сугыш чоры баларына моңсу һәйкәл дияргә мөмкин:
"Бәбкәм", диеп нидер әйтмәк булдың,
Үзең,никтер, читкә карадың.
Дерелдәгән бармакларын белән
Чәчләремне генә тарадың.
Әнисе белән аерылышу малайга мәңге оныталмаслык истәлек калдыра.
1943 елда Шәүкәт Галиев 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый, бригадир ярдәмчесе,учетчик һәм башка төрле эшләрне башкара.1949 елны район газетасының редакторы була.Аңа тормышның төрле якларын, гаделлек белән гаделсезлекнең бәрелешен күрергә, аларны үзенә кичерергә туры килә.Мөгаен, аның юмористик шагыйрь булып китүенә шулар этәргеч ясаганнардыр.Язучының шигырьләре 1948 елда басыла башлый."Яңа көйләр","Кичке утлар" – шагыйрьнең беренче җыентыклары.
1953 елда Шәүкәт Галиев казанга килә.Монда булачак шагыйрьнең өметләре, сөенеч- көенечләре ....Ул "Чаян" журналында эшли.
Укытучы:Рәхмәт, Резидә. Бүгенге дәресебез бөтенләе белән аның шигъри юлларына багышлана.Сез бу дәрестә шагыйрь белән шук Шәвәли яши торган илнең бусагасын атлап керерсез.(Шул вакытта класс ишеген шакылдаталар.Аннан сумка аскан "Шәвәли" килеп керә)
Безнең дәресез башланды инде. Кем син?
Шәвәли: "Мин" шигырен сөйли.
Исәнмесез, укытучы апа, укучылар, кунаклар! Мин – Шәвәли, Шәүкәт бабамның оныгы.Сезнең мәктәпкә мине "Сабантуй" газетасыннан 4нче сыйныф укучылары яныны дип атап җибәрделәр. Дәресегездә катнашырга рөхсәт итегезче.
Укытучы: Әйдә, Шәвәли , рәхим ит.! Биквакытында килеп җиткәнсең. Бүген балалар бик күп шигырь сөйләр.Алар барысы да Шәүкәт Галиевның шигырьләре.
Укучылыр, Шәүкәт Галиевның шигырьләре юмога бай, анарда шаянлык- наянлык....Чыннан да аның кыярлары- түбәтәйле, чебиләре самолетта оча,куяны физзарядка ясый.Юмор- көлке, мәзәк дигән сүз.Юмор белән сөйләү сәләтенә ия кеше элек- электән макталып килгән, аның абруе башкалардан югары булган.Андый кешеләр, гадәттә, башкалар белән дә уртак телне тиз таба, кыен вакытларда төшенкелеккә бирелми, кайгылы кешеләрне юата.Без бүгенге дәрестә балалрның кызыклы тормышыннан алып язылган шигырьләр белән танышып үтәбез.
(Укучылар яттан шигырьләр сөйлиләр)
1 нче укучы "Тамаша" шигырен сөйләп тәмамлагач, тактага эленгән , ясалган рәсемгә күрсәтә һәм йөмгак ясый.
- Менә шушы малай инде ул-Әнәс.Уң кулында- китабы, сул кулында – кашыгы. Өстәл артында боткага манчылып, пычранып утыра.
Укытучы: Балалар, сезнең арагызда да. Әнәс кебек малайлар юкмы?Китапларны чиста, пөхтә итеп сакламасак, аларны кем саклар?
2,3 нче укучы"Онытылган...өйдә калган" шигырен рольләргә бүлеп, яттан укыйлар.Тактага эленгән рәсемгә күрсәтеп: -Менә шушы, малай инде ул Мәсгуть!Көндәлеге тулы "2"ле, үзе җитмәсә хәтерсез.
Шәвәли: -Укучылар, сезнең дә Мәсгуть белән булган хәлләргә юлыкканыгыз бармы?
(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
Укытучы: Бу шигырьдән соң сез шагыйрьнең балалар тормышыннан алып язылган, шул тормышны чагылдыра торган хәлләр иҗат иткәненә инангандырсыз.
4 нче укучы "Физзарядка ясый куян" дигән шигырьнеяттан сөйли.
Укытучы: Балалар, куян һәм аучы гына түгел, әйдәгез без дә физик күнегүләр ясап алыйк.
Физминутка.
Шәвәли: Мин кайчаннан бирле хатлар салынган конверт тотып торам.Анда нәрсәләр язалар икән, шуны карыйк әле. (Хатларны уку һәм җавап бирү)
Укытучы: Шәвәли, синең башың авырта ахры.Бүген син күңелсез күренәсең.Резидә Шәвәли янына килеп, аның башын тотып кара әле.
"Җылы тигән" шигырен сөйләү.
Шәвәли балаларга салкын тидерүдән сакланырга киңәш итә.
5 нче укучы "Тылсымчы малай" шигырен укый.
Укытучы: Балалар, сезнең арагызда сәләтле балалар бармы?
Укучылар: Бар.
Укытучы: Кемнәр алар?
Укучылар: Азат белән Ленар сәнгать мәктәбенә йөриләр,Лиана белән Алсу сынлы сәнгать мәктәбенә йөриләр,Алия "Табигать"гәрәгенә йөри.
Укытучы: Менә Шәүкәт Галиевта шундый сәләтле малайлар турында язган.
6 нчы укучы"Кадак" шигырен укый.
Укытучы: Айдарга сез нинди киңәш бирә аласыз?
Фикерләр тыңлау.
7 нче укучы "Светофорның 3 сүзе" дигән шигырен укый.
Укытучы фикер ала: Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, аны белмәүһәм үтәмәү нинди фаҗигаләргә китерү тудыра.
Шуннан соң Шәвәли сыйныфка мөрәҗәгать итә, саубулаша.
Укытучы: Рәхмәт сиңа, Шәвәли! Сине тагын көтеп калабыз
Йомгаклау: -Сезгә Шәүкәт Галиевның аеруча кайсы шигыре ошады?
-Шагыйрьнең шигырьләрендә очраган геройларны атагыз?
- Нәрсә ул юмор?
Укытучы: Бүгенге дәрестә барыгыз да актив катнашты. Читтә калучы бала юк. Рәхмәт барыгызгада.
Өйгә эш бирү.

У вас нет прав для создания комментариев.