Башлангыч класс укучылары өчен космонавтика көненә викторина
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы                               

  Колын башлангыч мәктәбе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү

өчен космонавтика  көненә викторина.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                         Төзеде:Актаныш районы Колын

 башлангыч белем бирү

мәктәбенең 1 нче категорияле

 башлангыч класс   укытучысы

 Кашапова Гөлия Галимулла кызы.

 

 

 

                                                               2016

 

Максат. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Космос темасына багышланган плакатлар, конструкторлар һәм космонавтлар портретлары.

Укытучы:Исәнмесез,хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген без Сезнең белән хх гасырда барлыкка килгән иң данлыклы бәйрәмнәрнең берсе  - 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәргә җыелдык..

  Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла: оча торган җәймә, Убырлы карчыкның «очу аппараты» ролен үтәүче кисмәге, оча торган кораб… Сез үзегез дә моңа бик күп мисаллар китерә аласыз.

   Кешенең космоска юлы бик катлаулы  була  ,озакка сузыла.Без бүген Сезнең белән бик күңелле викторина үткәрербез.Бүген Сез космос турында бик күп мәгълумат алырсыз.Бәлки әлк кайберләрегез киләчәген космос белән дә бәйләр.

Беренче конкурс иң гадие.Сорауларга  бары тик “әйе”   һәм  “юк “ сүзләре белән генә җавап бирергә кирәк.

1.Кояш системасының иң зур планетасы-Юпитер  (Әйе)

2.Бары тик  “Җир “ планетасының гына спутнигы бар.(Юк)

3.Кояш-ул йолдыз.(Әйе)

4.Беренче космонавт-Юрий Гагарин.(Әйе)

5.Беренче булып ачык космоска америка кешесе чыккан.(юк)

6.Кояшка иң якын планета- Венера (юк)

7.Америка космонавты  айга очкан (әйе)

8.Планета ул күк җисеме. (Әйе)

9.Беренче хатын-кыз космонавт –Светлана  Савицкая (юк)

10.Юрий Гагаринның  очышы  1 түлек дәвам иткән (юк)

11.Җир планетасына якынча  4,5 миллиард яшь (әйе)

12.Кояш системасындагы иң кечкенә планета-Меркурий (юк)

13.Җирнең табигый иярчене –Ай (әйе)

14.Кояш системасында  8 планета бар. (әйе)

15.Кояшка иң якын планета Плутон (юк)

Укытучы:Икенче конкурс “Дөрес җавапны тап” дип атала.Сезгә мин сораулар бирәчәкмен.Шул сорауга 3 җавапны да әйтәчәкмен.Сезгә шул 3 җавап арасыннан дөрес җавапны табарга кирәк.

1.Космоска беренче очкан космонавт  кем?

А)Ю..Гагарин.

Б)А.Леонов.

В)Н.Армстронг

2.Җирнең шар формасында булуын кем фаразлаган?

А)Аристотель

Б) Пифагор

В)Птолемей

3.Кояш системасының иң кечкенә планетасы;

А)Марс

Б)Җир

В)Плутон.

4.Җир  планетасына иң якын торучы йолдыз ?

А)Сириус;

Б)Альдебаран;

В)Солнце;

5.Беренче хатын-кыз космонавт?

А)Петрова;

Б)Терешкова;

В)Савицкая;

6.Юрий Гагаринның беренче очышы күпме вакытка сузылган?

А) 1 тәүлеккә;

Б)36 сәгатькә;

В)108 минутка.

7.Иң беренче ачык космоска чыгучы космонавт?

А)Титов;

Б)Леонов;

В)Гагарин;

8.Күк  җисемнәрен  өйрәнүче фән?

А)Биология;

Б)Анатомия;

В)Астрономия;

9.Елның кайсы аенда җир планетасы Кояшка бик якын тора?

А)Июльдә;

Б)Майда;

В)Январьда;

10.Кояш системасындагы ничә планетаны гади күз белән күрергә мөмкин?

А) ун;

Б)биш;

В)бер

   Викторина ахырында  җиңүчеләр билгеләнелә.Бүләкләр тапшырыла.

 

У вас нет прав для создания комментариев.