Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»
(Габдулла Тукайга багышланган әдәби – музыкаль кичә)
Төзеде:башлангыч сыйныф укытучысы
Шәйхетдинова Алсу Рифкать кызы
2016
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
Максат: Укучыларга Г.Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү; туган телгә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү; сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау: Язучының портреты , китаплар күргәзмәсе, плакат «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә», стенгазета «Без бәхетле, без – шагыйрьле халык. Без –Тукайлы халык мәңгегә!!!»CD диск: "Туган тел", "Әллүки", "Тәфтиләү", рәсем күргәзмәсе, интерактив такта, презентация.
Талгын гына көй агыла.
Экранда Г.Тукайның сүзләре:
Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт...
1а.б. Тарих бик күп исемнәрне белә.
Бөек исемнәргә дөнья бай,
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
2 а.б. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай,
Шаулы язның сүнмәс тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
"Бичара куян" җыры
1 а.б.Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай,
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
2 а.б.Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май,
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!
1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар! Безнең бүгенге кичәбез татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Экранда Г.Тукай турында замандашлары. Габит Мөсрепов, казах язучысы:
-Без, казах язучылары, Г.Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы урыс культура-сына якынайтучы булды.
2 а.б.Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен ул, ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
(Талгын гкына көй агыла)
"Җир йокысы" җыры
1 а.б.Безнең өчен гаять кадерле әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан- суккан...
2 а.б. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Татарстанның Арча районына керә торган Кушлавыч авылында туа. Озак та үтми, аның әтисе үлеп китә. Ул чакта Габдулла биш айлык бала була.
(Башына кәләпүш, өстенә камзул, аягына читек кигән бер укучы кечкенә Габдулла кыяфәтендә тамашачылар алдына чыгып баса һәм сөйли башлый, акрын гына көй агыла):
- Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, әни мине, вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып, Сасна авылына кияүгә киткән. Шәрифә карчык исә мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән. Хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән...
2 а.б.Бераздан Габдуллны әнисе үзе янына Сасна авылына алдыра. Озакламый әнисе үлеп китә. Шуннан соң Габдулла кулдан – кулга йөри башлый. Шагыйрьнең балачагы Арча районы Кырлай авылында үтә. Хәзер анда музей – комплекс эшли.
Шәкертләр биюе
1 а.б. Иң матур җир кайда?- дисез,
Билгеле: Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.
"Туган авыл" җыры.
2 а.б. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям
Сукмагымда – Тукай эзләре,
Күңелемдә балкый, маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
1 а.б. Кем уййлады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
2 а.б. Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти - әниләребез укып үскән, хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Экранда Тукай турында замандашлары. Казах язучысы Сабит Мүкәнов, казах язучысы:
-Безнең язучыларыбыз иҗатларында бөек Тукайдан үрнәк алганнар. Революциягә кадәр Россиядә Көнчыгыш милләтләре язучыларының берсе дә башка милләтнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, Тукай кебек хөрмәт казанмады.
Укучылары башкаруында Г.Тукайның "Туган җиремә", "Китмибез", "Шагыйрьгә", "Милли моңнар", "Җәйге таң хатирәсе", "Өзелгән өмид", Дусларга бер сүз", "И каләм!", "Бәхетле бала" шигырьләрен сөйләү.
1 а.б. Телсез идек, Тукаебыз телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
( "Тәфтиләү" җыры яңгырый"
2 а.б. Татар халык шагыйре Шәүкәт Галиев тә радиодан "Туган тел" җырын беренче тапкыр И.Шакиров башкаруында ишетеп уйга кала һәм мондый шигъри юллар яза:
Ишеттем мин читтә "Туган телне"
Халкым: нинди моңлы көең бар?
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм, тыңлап туялмыйм.
Әсәрләрем сабый бала кебек
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
1 а.б. Бу көй җыр гына булып калмады: чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде.
Экранда Тукай турында замандашлары. Семен Липкин, тәрҗемәче, Г.Тукай бүләге лауреаты:
-Ташкентта Азия һәм Африка илләре язучылары конференциясендә мин фарсы һәм төрки телләрен белә торган бер Ирак язучысы белән таншыкан идем. Бу кеше болай диде:
-Минем Россиядә, Идел буенда бер дә булганым юк. Ләкин Габдулла ибне Мөхәммәт Гариф Тукайның "Шүрәле" исемле әсәрен укыгач, мин Россия урманнарының хуш исен тойдым.
Бик матур бер айлы кичтә
Бу авылның бер егет
Киткән урманга утынга.
Ялгызы бер ат җигеп...
Менә бу юлларны укыганда Россия урманындагы айлы кич күз алдыма килә дә баса.
***
-Сталинабадта искиткеч матур җәй иде. Соңгы көннәрем кичерә торган Садретдин Айнине креслосында бакча буйлап йөртәләр. Ул, кибеп, балалар кулыдай калган кулы белән иҗекләр санагандай итеп Бәдил шигырьләрен укый иде.
-Дамелла, иске Бохарада революциягә тикле Сезнең Пушкин турында ишеткәнегез булдымы?-дип сорадым.
-Әйе, ишеттем дә. Укыдым да, -диде дамелла.-Тукайдан укыдым.
Гафур голәм, Али Токымбаев, Мирза Турсын –задә һәм Урта Азиянең башка күп күренекле шагыйрьләре Тукайны балачактан ук белүләрен, яратып укуларын әйтәләр.
(Җыр көчәеп дәвам ителә)
2 а.б. Тукайның шигыръләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Менә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.
Укучылар Г.Тукайның "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен, "Бала белән күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләрен сөйлиләр.
1 а.б. Г.Тукайның безнең арабыздан китүенә 103 ел тула. Ләкин шагыйрьнең үлемсез шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды.Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.
Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар
2 а.б. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән үткән көннәрең.
Шуңа ахры искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле-
Кара , шагыйрь, бүген текәлеп,
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
"Пар ат" җыры
1 а.б.Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган кызларыңнан
Ишетерсең туган телеңне.
2 а.б. Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты – узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
1 а.б.Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең,
Ил гомере – халык гомере кебек,
Зын булыр, шагыйрь, гомерең!
2 а.б. Г.Тукайның бала чагы бик авыр, михнәтле булса да, җырларны биюләрне бик яраткан ул.
Сезнең алда татар халык биюе.
1 а.б. Киләчәкне күреп бара шагыйрь
Пар атлары күптән җигелгән.
Кичә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
2 а.б. Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең,
Ил гомере – халык гомере кебек
Озын булсын, шагыйрь гомерең!
Халык гомер – мәңгелек диләр,
Әҗ син:Тукай, халык куенында
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.
Кичәдә катнашучылар башкаруында "Туган тел" җыры.
Кулланылган әдәбият:
1. «Ачык дәрес. Мәктәп» газетасы. Апрель, 2012 ел.
2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (таРИХ), 2002.-511 б.
3. Тукай турында истәлекләр.-Казан: Тат.кит. нәшр., 1986.- 256 б., портр.
4. Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы.-Казан:Татар.кит.нәшр., 2003.-271бит.
5. Габдулла Тукай.Әәсәрләр.Биш томда.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.
6. И.Нуруллин. Габдулла Тукай.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.- 304б.
7. «Татарстан хәбәрләре» газетасы. 26 апрель, 1994 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.