Печать
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
 

Укытучы:Нәбиуллина Ф.М. Сыйныф:2А,татар төркеме.

Тема : Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Максат: Укучыларны исемнәргә  күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү,  орфографик сизгерлекне, грамоталылыкны үстерү, каллиграфик  дөрес язуны камилләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәсен арттыру. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 1).А.Х.Нуриева “Татар теле”,икенче кисәк.Казан,”Мәгариф” нәшрияты,2008.

2). Методик ярдәмлек.3). Компьютер.4). Смайликлар.5). Карточкалар.

Көтелгән нәтиҗә : Укучыларны исемнәргә  күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү, берлек сандагы исемнәрне күплек саннан аерып ала белү.

Төп төшенчәләр: берлек сан,күплек сан.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, математика, география.

Класс белән эш: фронталь эш, индивидуль эш, парлап эш, төркемдә эш.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

                                      Дәрес барышы.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерелешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 нче этап.

Оештыру өлеше

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

1.Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа.

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

_Укучылар, бүген ничәсе?

-Бүген 19 нчы февраль, сишәмбе көн, 2016 нчы ел.

-Яхшы.Бу сезнең ничәнче дәрес?

-3 нче.

-Нинди дәрес?

-Татар теле дәресе.

-Дәрестә сез нәрсәләр эшлисез?

-Укыйбыз,язабыз, уйныйбыз, саныйбыз.

-Тагын?

-Белемле һәм тәртипле булырга өйрәнәбез.

-Урамда нинди ел фасылы?

-Кыш.

-Кыш нинди?

-Кыш салкын, буранлы.

-Урамда салкын булса да, мәктәбебездә җылы, уңайлы. Шуңа күрә безнең кәефләребез дә күтәренке.Сезнең кәефләрегез ничек? Күрсәтегез әле миңа.

(Укучылар смайликларны күтәрәләр)

Коммуникатив эшчәнлек. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар

2 нче этап.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: телдән эшләү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә: телдән эш күнекмәләре ярдәмендә логик фикерләүне үстерү, тиз һәм дөрес итеп сүзләрне төркемнәргә бүлә белү

-Укучылар,тактага карагыз әле.Тактада нинди бирем яшерелгән дип уйлыйсыз?

-Исемнәрне  дөресләп үз өйләренә урнаштырырга.

-Нәрсә соң ул исем? Исем нәрсәне белдерә?

-Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

-Ничек итеп?Аларга салкын, әйдәгез, тизрәк бу эшне эшлик. Нәрсәдән башлыйбыз?

-Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне төрле өйләргә урнаштырабыз.

-Яхшы.Кем? Кто?Нәрсә?Что? сораулары бер-берсеннән ничек аерыла? Татар теле белән рус телен чагыштырыйк але

-Рус телендә кто?соравына бөтен җанлы предметлар җавап бирә, ә татар телендәге кем?соравына кеше генә җавап бирә.

-Биремне үтик, башладык.

(Укучылар кем? Соравына җавап бирүче сүзләрне бер өйгә, нәрсә?соравына җавап бирүче сүзләрне  икенче өйгә урнаштыралар, һәм бер кырыйда күплек санын белдерүче сүзләр генә кала).

-Укучылар, ни өчен бу сүзләрне бер төркемгә дә кертмәдегез? Аның да бит җылы өйгә керәсе, җылынасы килә.Нишлибез? Ә сезнең арада бу сорауга җавапны белүче юкмы соң?

-Мин беләм, бу-күп икәнне белдерүче сүз..( Тактага 3 нче өйне  элеп куям.

-Әйе, бик дөрес. Бу-күплек сандагы исемнәр.

-Күплек сан дигәнне ничек аңлыйсыз?

-1 предмет кына түгел, күбрәк дигән сүз.

-Әйе.Предметлар 1 һәм аннан күбрәк тә булырга мөмкиннәр икән.Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән?

-Берлек һәм күплек сандагы исемнәр турында сөйләшәбез.

-Димәк , парталар, урамнар сүзләренең тамырын табабыз.

-Тамыры-парта, урам.

-Әйе.Ә тамырга нәрсә ялгана?

-Тамырга кушымча ялгана.

-Яхшы.Димәк, күплек саны нинди кушымчалар белән ясала икән?

-лар-ләр,нар-нәр.

-Борын авазларына беткән сүзләргә-нар-нәр,ә калган сүзләргә –лар-ләр кушымчалары ялгана.

Регулятив эшчәнлек: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып-белү эшчәнлеге: сорауны аңлау һәм җавап бирү.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы,  информация табу, үз фикереңне әйтә белү.

3 нче этап.

Яңа тема буенча эш.

Максат:исемнәрне берлек һәм күплек саннарда дөрес итеп  телдән һәм язма формада куллана белүне  үстерү

-Укучылар, әле бит без сезнең белән исемнәрнең берлек һәм күплек саннары турында сөйләштек, без бит әле аларны  яза да белергә тиешбез, шулай бит.

-Әйе.

-Яхшы. Хәзер дәфтәрләребезне ачабыз число,теманы  да шунда язабыз. Безнең бу тема  2 дәрестә үтелә , бүген без эшне башлап калдырабыз да икенче дәрестә шул теманы дәвам  итеп  бетерәбез.

-Дәреслек белән эш. 15-16 битләрдәге  17 нче күнегү өстендә эш.

-Җөмләләрне чагыштырып укыйбыз һәм кайсы исемнәр бер предметны,ә кайсылары предметларның күп булуын белдерә.Шуны аңлатабыз.Үрнәктәгечә язабыз.Машина-машиналар,җыр-җырлар,чишмә-чишмәләр,имән-имәннәр.

-Ни өчен төрле-төрле кушымчалар ялганды.Ни өчен?

-Сүздә нинди сузык булуына карап, төрле кушымчалар кушыла.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру,проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, үз фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү.

Шәхес буларак бәяләү: әхлакый-этик бәяләү.

4нче этап.

Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын дөрес әйтә һәм яза белү, телдән мисаллар китерү, рәсемнәр, схемалар белән эшли белү.

-Экранга чыккан сүзләрдән күплек саннары ясыйбыз.Елга, күл, карлыгач, диңгез, уенчык, трамвай, гөл, укучы, тегүче, карлыган,тау.

-Нәтиҗә чыгарыйк әле.Күплек сан кушымчалары-лар-ләр,нар-нәр.кушымчалары  ала.

Экранда дөрес вариант чыга.

Физкультминутка”Светофор” уены.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, фикереңне әйтә белү, тикшерү,  коррекция, информация табу.

5нче этап.

Тикшерү күнегүләре.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Карточкалар белән эш.

-“Корректор” уены уйнау. Шигырьдән алынган өзекне  исемнәрдәге күплек сан кушымчаларын дөресләп укырга күнектерү.

            Язын бакчага кайталар кошләр,

            Безнең кадерле канатлы дуснар.

            Бигрәк күңелле май башларында,

            Каенлар яфрак ярган чагында

.Сез бит барыгыз укый беләсез, биремне үти башлыйбыз. Кем әзер, шушы кул күтәрә.Мин барып тикшерәм.Яки бер берегезне тикшерәсез.(Эшләр тиз генә тикшерелә).

-Димәк, укучылар без нишләдек?

-Без исемнәрдә күплек сан кушымчасын дөрес язарга  һәм танырга өйрәндек.

-Ә хәзер экранга карагыз, кемнәрнең эшендә бер хата да юк иде, кулларыгызны күтәрегез әле.

Тест

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
3. Кибетче сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 
4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 

 5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 

7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар      Г.-ләр

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү

6 нчы этап.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

Максат: дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә: дәрестә эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.  Исемнәрне берлек һәм күплек саннарга куя белергә өйрәнү, алган белемнәрне куллана белү

7 нче этап.

Өйгә эш.

-Укучылар,бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Исемнәрнең берлек һәм күплек санда булуы турында белдек.

-Исемнәрнең күплек саны турында нәрсә белдегез соң?

-Исемнәрнең күплек саны –лар-ләр,нар-нәр кушымчалары ялганып ясала.

-Хәтерегездә яхшырак калсын өчен хәзер бер-берегезгә берлек-күплек сандагы исемнәр әйтегез, парлап эшләгез.

-Укучылар, үзегез өчен уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф алган булсагыз, смайликлар аша күрсәтегез әле. Әйе, минем дә кәефем күтәренке.

1 төркем.20 нче күнегү..Рәсемнәрне карагыз.Кош һәм хайван исемнәрен берлек,күплек саннарда языгыз.

2 төркем.”Минем яраткан хайваным”кечкенә хикәя төзергә. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!

Шәхси эшчәнлек: Исемнәрдәге берлек һәм күплек сан  белән таныштыру.

Регулятив эшчәнлек: теманы тормыштагы хәлләр ярдәмендә өйрәтү.

Танып-белү эшчәнлеге: исемнәрдәге берлек һәм күплек сан төшенчәләрен формалаштыру.

Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне хөрмәт итү, бердәм хезмәттәшлек булдыру.