Көзге яфрак язмышы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ученица 10 класса Гильманова Алия Робертовна,

Руководитель: Загретдинова Альфия Назифовна, учитель татарского языка и литературы,

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №4 г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан.

Көзге яфрак язмышы

Табигатьнең матур мәле:
Кердек алтын көзләргә.
Сихри нурлар белән уйнап,
Яфрак ява эзләргә.

Агачлар бар да чуардан
Кигән бәйрәм күлмәген.
Әйтерсең лә, бүген бәйге:
Сайлыйлар иң гүзәлен!

Ә җил - җитез, шаян егет -
Күзли яфрак кызларын.
Биетә көзге вальста,
Чиртеп күңел кылларын...

Ә Җир-ана әйтә сыман:
"Җылыт карлы яңгырдан..."
Төшә яфрак, ята назлап,
Саклый аны салкыннан.

Шулай әкрен генә Җиһан 
Тынычланып, оеп кала.
Яфрак юрганы астында
Татлы йокысына тала.

У вас нет прав для создания комментариев.