Алтын көз
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Конкурс «Золотая осень».

ФИО ученика: Мингазова Язгель Ильнаровна

Класс: 2 а

ФИО учителя: Гирфанова Гульфия Салимзяновна, учитель начальных классов

Школа: МБОУ «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Алтын көз.

     Минем исемем Язгөл. Миңа 8 яшь. Мин Чирмешәндә яшим. Ел фасылларыннан мин көзне яратам. Бигрәк тэ көзнең җылы, сары яфраклар коелган чорын, әбиләр чуагы патшалык иткән көннәрен. Көндез кояш кыздыра, күк йөзе зәп-зәңгәр. Һавада торна тавышлары ишетелә. Кошлар җылы якларга китәләр. Шундый көннәрнен берсендә мин әбием белән бабамны ияртеп, “Пугачев валы” дип аталган аланга киттем. Табигатьнең матурлыгы безне гаҗәпкә калдырды. Кып-кызыл тәлгәшле балан, миләш куаклары, сап-сары күлмәкле каен агачлары, яшеллеккэ кумелеп торучы наратлар аланлыкны бизәп тора иделәр. Сукмаклар кызыл, сары яфраклар белән капланган. Шулар арасыннан төрле-төрле бөҗәкләр чабыша. Әнә керпе тәгәри, яфрак җыя.

     Без көзге матурлыкка сокланып бик озак йөрдек. Бу көн минем исемдә мәңгелеккә калачак.

У вас нет прав для создания комментариев.