Көзнең йөзе
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем учреждениесе

                             “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”        

Тема:  Көзнең йөзе

                                                                                                      

Язды: Нигъматуллин Рөстәм Рамис улы,5 класс

Сыйныф җитәкчесе: Ахметзянова Фәридә Фәйзрахман кызы

                                                                                                 Көзнең йөзендә үк бер сагыш бар,

                                                                                     Кая күз текәмә – сарылык;

                                                                                        Пәрәвезләр ага су өстеннән,

                                                                                     Таллар муенына сарылып.

Наис ГАМБӘР

Һәр ел фасылының үз күрке, үз матурлыгы бар. Алтын көзне сентябрь алып килә. Бакчалар, урманнар, әрәмәлекләр сары, кызыл, алсу һәм башка төсләргә кереп бизәлделәр.

Алтын көз!... Болай әйткәндә, без табигатьтәге буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы көзге муллык, байлык белән билгеләнә. Бакчаларда яшелчәләр өлгереп утыра: кишере, чөгендере, бәрәңгесе, кәбестәсе һәм кабагы - бары да җитешә. Безнең бакчадагы уңыш та башка елга караганда күбрәк быел. Әни: “Синең тырышлыгың аркасында улым”  - ди. Чөнки узган ел бакчага чи тирес кертеп, агач көле сипкән  идем мин. Әни мактагач үзем дә сөенеп куйдым әле, эшнең нәтиҗәсен дус малайларга җиткерәсем килде. Алар да быелгы көздә шушы эшләрне башкармакчы булдылар.

Әйе, без хыялланабыз, уйлыйбыз. Шуларны чынга ашырырга әзерләнәбез. Үсәбез, үзебездә булган тискәре сыйфатлардан арына барабыз, үзебезне зыялы кешеләр итеп тәрбиялибез. Кешенең эчке культурасы – аның күңел күзе. Маңгай күзебез белән без әйберләрнең, күренешләрнең тышкы ягын гына күрсәк, күңел күзебез исә аның мәгънәсенә төшенергә, кеше хезмәтенең матурлыгын аңларга ярдәм итә.   

Көз айларында кырлардан амбарларга алтын байлык - ашлык һәм икенче икмәк - бәрәңге агыла. Юл, бакча кырыйларында миләш, балан ут кебек янып утыралар.

Табигатьнең җәйдән көзгә күчеше күп төрле билгеләрдә чагыла: көннәр кыскара бара, кояшның җылысы сизелерлек кими. Табигатьне  моңсулатып күчмә кошлар җылы якларга китеп баралар.

Ел фасылларының иң матуры көз минемчә. Көзге урманны күзәткәнегез бармы икән сезнең? Нинди генә төсләр юк анда?! Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенде, шомырт һәм миләш агачлары кызарышып ялкынга охшады. Усаклар, кучкыл кызыллану өстенә, кызгылт сарыга әйләнде. Бик сәер вакыт, һава бозылып, усал  җилләр  исеп җибәрсә, сары яфраклар кыштырдап коела башлый һәм тәүлек  эчендә бөтен табигать шәрәләнә дә куя.

Көз – яңгырлы, төссез вакыт. Ләкин мин яфрак яңгырларын яратам. Анда ниндидер серлелек бар.

Әй сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен,

Ялтырап аккан суын, анда балык йөзешләрен. ( Гыйффәт Туташ)

У вас нет прав для создания комментариев.